Ялган сүз

Мәгълүм булганча, Ислам шәригате боерыклардан һәм тыюлардан тора. Бу кануннар безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булсын өчен, кеше шул илаһи кануннар буенча яшәргә тиеш. Шәригатебездә тыелган яман гамәлләрнең берсе – ялган.

Ялган бөтен кешелеккә иң зур зыян китерә торган гөнаһларның берсе булып тора. Күп вакытта кешеләр хурлыкка калмас, үзләренең дәрәҗәләрен төшермәс өчен, ялган сүзләр сөйли. Тыңлаучыларны ышандырырга мөмкин, ләкин бар нәрсәне белеп торучы Аллаһ каршында җавап бирәчәген онытып җибәрә. Әгәр дөньяда адәм баласы ялган сүзләр сөйләп, төрле хурлыклардан сакланса, киләсе дөньяда шулар аркасында ул тагын да күбрәк хурлыкка төшәчәк. Дөньялыкта бәндә өч-дүрт кеше янында ялганчы булырга мөмкин, әмма ахирәттә барча кешеләр алдында ул нишләр икән соң? Алар арасында дуслары, якын туганнары да, башкалар да булачак бит!

Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай дип боера:
«…Ялган сүздән сакланыгыз» («Хаҗ» сүрәсе, 30 нчы аять).

«И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез. Шулвакыт Ул (Раббыгыз) сезнең гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны кичерер» («Әхзәб» сүрәсе, 70-71 нче аятьләр).

Ялганның китергән зыяннарын да искә төшерик.

Беренчедән, ялганчы башкаларга түгел, үзенә зы-ян китерә. Аның бөтен ялган сүзе үзенә каршы юнәлтелгән була. Кеше ялган сөйләгәндә, аннан фәрештәләр ерагая. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә әйткән: «Аллаһның колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача», – дигән (Тирмизи).

Икенчедән, кешене ялган гөнаһка китерә, аннары –
җәһәннәмгә.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Ялган – кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр» (Бохари, Мөслим).

Өченчедән, ялган кешенең калебен каралта һәм аңа хак юлда киртә булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Аллаһның колы ялганлаган вакытта, аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар күбәя бара, һәм калеб тулысынча тап белән каплана. Шундый кеше Аллаһ каршысында ялганчы булып языла», – дигән (Мәлик бин Әнәс, «Муватта»).

Сафуан ибн Сүләйм (Аллаһ аннан разый булсын) дигән сәхабәдән риваять ителә: Аллаһның расүленән (с.г.с.): «Йә расүлуллаһ, мөселман куркак булырга мөмкинме?» – дип сорадылар. «Әйе, мөмкин», – диде Пәйгамбәребез (с.г.с.). «Мөселман саран булырга мөмкинме?» – дип сорадылар. «Әйе, мөмкин», – дип җавап бирде Пәйгамбәребез (с.г.с.). «Мөселман ялганчы булырга мөмкинме?» – дип янә сорадылар. «Юк, беркайчан була алмый», – диде Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм (Мәлик бин Әнәс, «Муватта», Бәйһәкый).

Бу хәдистән күренгәнчә, иман белән ялган калебтә бергә була алмыйлар. Иманлы кеше кайвакыт куркак һәм саран булса да, ялган аңа бер дә килешми, чөнки ялган – мөселман сыйфаты түгел. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Сез минем беркайчан да саран, ялганчы һәм куркак булуымны күрмәссез», – дигән (Бохари).

Бөек галим, рухи остаз Габделкадыйр Җиләни (1077–1166) тормышында булган бер вакыйга белән танышыйк. Ул үзе турында болай дип сөйләгән: «Мин балачактан тугрылык, дөреслек хөкем сөргән мохиттә үстем. Көннәрдән бер көнне, белем алыр өчен, Мәккәдән Багдад шәһәренә юлга чыктым. Әнием кирәк-яракка дип миңа 40 динар акча бирде һәм беркайчан да ялган сөйләмәскә дигән вәгъдәмне алды. Хәмәдән шәһәренә килгәч, безгә юлбасарлар һөҗүм итте. Алар малларыбызны урлап китәргә теләделәр. Юлбасарларның берсе, яныма килеп, сорау бирде: «Күпме акчаң бар?» Мин: «40 динар», –
дидем. Ул борылып китте. Аннары икенчесе килде һәм шул ук сорауны бирде. Мин аңа дөресен әйттем. Шуннан соң ул мине үзләренең башлыгы янына алып килде. Юлбасарларның җитәкчесе миннән сорады: «Күпме акчаң бар?» Мин: «40 динар», – дип җавап бирдем. Ул гаҗәпләнде һәм: «Ни өчен син безгә дөресен сөйләдең?» –
дип сорады. Мин аңа: «Әниемә беркайчан да ялганламаска дип сүз биргән идем, шуңа күрә вәгъдәмне бозудан куркам», – дидем. Юлбасарларның башлыгы җавабымны ишеткәч, бик курыкты һәм кычкырып әйтте: «Син әниеңә биргән сүзеңне бозудан куркасың. Ә мин Аллаһка биргән вәгъдәмне бозудан курыкмыйм. Мин Аллаһы Тәгалә белән ясалган килешүне боздым». Аннары ул урланган бөтен малларны кайтарырга кушты һәм: «Мин синең аркада Аллаһтан гафу сорыйм», – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, башка юлбасарлар үзләренең башлыкларына әйттеләр: «Син гөнаһлы гамәлләр кылуда безнең башлыгыбыз булган идең, хәзер исә син безнең тәүбәбездә башлык булдың». Кечкенә Габделкадыйрның дөреслеге аркасында бөтен юлбасарлар тәүбә кылды.

Тугры хәлифәләрнең берсе Гомәр бин Хәттаб (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Сез иманлы кешененең ялганчы булуын күрмәссез», – дигән (Бәйһәкый).

Көннәрдән бер көнне Гомәр бин Хәттаб (Аллаһ аннан разый булсын) Мәккәгә барган чагында сарыклар көтүен көткән яшь егетне күрә. Хәлиф Гомәр аны сынап карарга уйлый һәм: «Миңа бер сарыгыңны сат», – ди. Егет: «Мин хуҗага нәрсә дип әйтермен?» – дип сорый. Гомәр: «Аны бүре ашады дип әйтерсең». Көтүче янә сорау бирә: «Ә Аллаһка мин нәрсә дип җавап бирермен?» – ди. Моны ишеткәч, Гомәр елап җибәрә. Аннары ул хуҗадан бу көтүчене сатып ала һәм аны коллыктан азат итә. Шушы вакыйгалардан күренгәнчә, дөреслек, ялганнан саклану уңышка, бәхеткә китерә.

Габдулла бин Гамр (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять итә: Бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына бәдәви (күчмә гарәп) килә һәм сорау бирә: «Йә расүлаллаһ, нинди гөнаһлар зур булып санала?» «Аллаһы Тәгалә ширек кылу», – дип җавап бирә Расүл әкрам (с.г.с.). «Аннан соң?» –
дип сорый бәдәви. «Ата-анага итагатьсезлек, хөрмәтсезлек», – дип әйтә Пәйгамбәребез (с.г.с.). «Ә аннан соң?» –
дип сорый бәдәви. «Ялган ант», – дип әйтә Аллаһның расүле (с.г.с.). «Ә ялган антны ничек аңларга соң?» – дип сорый бәдәви. Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай дип аңлата: «Ялган ант – ул мөселманның малына кызыгып, аның бер өлешен алу өчен ялган ант бирү»,
– ди (Бохари).

Бу хәдистә әйтелгәнчә, чит кешенең малына ия булыр өчен бирелгән ялган ант зур гөнаһларның берсе булып санала. Мондый антны биргән кеше хәрәмне хәләл итеп, ялгышлыкны хакыйкать итеп күрсәтә, ягъни Исламның төп хөкемнәрен үз файдасына үзгәртә. Шуңа күрә ялган ант кешене башта бу дөньяда гөнаһларга батыра, аннары киләсе дөньяда җәһәннәмгә илтә.

Әбү Хурәйрәдән (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять ителә: Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше файдалы, изге сүзләр сөйләсен яки дәшмичә торсын», – дигән (Бохари, Мөслим).

Аллаһы Тәгалә барчабызга телләребезне ялганнан, гайбәттән һәм башка Аллаһның ачуына китерә торган сүзләрдән саклап, күбрәк файдалы, изге сүзләрне сөйләргә, Аллаһны һәрдаим зекер итәргә насыйп итсә иде.

Нияз хәзрәт Сабиров,
Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,
тарих фәннәре кандидаты

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.