Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә – «Көзге бал»

Бүгенге мәктәп тормышының балаларга белем бирү генә түгел, ә бәлки тәрбия бирү өчен дә гаять әһәмиятле булуы бәхәссез. Бу уңайдан мәктәп күләмендә үткәрелә торган чараларның берсе булган «Көзге бал» а...

Бүгенге мәктәп тормышының балаларга белем бирү генә түгел, ә бәлки тәрбия бирү өчен дә гаять әһәмиятле булуы бәхәссез. Бу уңайдан мәктәп күләмендә үткәрелә торган чараларның берсе булган «Көзге бал» аерым урын алып тора. Бу бәйрәмнең нинди дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы аны оештыруның берничә кагыйдәсен исәпкә алуга да бәйле. Беренчедән, ул укытучылар һәм укучылар белән берлектә алдан планлаштырыла. Икенчедән, ул системалы характерда, ягъни ел саен традицион рәвештә үткәрелә. Өченчедән, бу эшкә барлык укучылар, укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә җәлеп ителә. Дүртенчедән, бәйрәм чын иҗади характерда, ул укучыларга үзләренең сәләтләрен ачарга, бер-берсен тыңлап, аңлап эшләргә ярдәм итә.

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә, кагыйдә буларак, «Көзге бал» октябрь аенда үткәрелә. Укучылар аңа, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, ныклап әзерләнделәр – төрле яшелчәләрдән, көзге яфраклардан, таш, агач кисәкләреннән кулдан эшләнмәләр, композицияләр ясадылар. Быелгы елның республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуы да күргәзмәдә ассызыклап күрсәтелгән иде. Укучыларыбызның фантазиясе ничек бай булуын биредә ачык күрергә була иде – менә кабак һәм башка яшелчәләр кулланып ясалган татар бабае белән әбие, әнә җил тегермәне, каралты-куралары белән йорт, авыл тормышын чагылдырган күренешләр... Күргәзмә мәктәп залында берничә көн торды, укучылар тәнәфесләрдә аның яныннан китмәделәр дә. Һәркемнең үз кулы белән ясаган әйбере кадерле бит!

Бәйрәм мәктәп директоры Дамир Нәбиуллинның котлау сүзләре белән башланып китте. Ул мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге практика узуның укучыларга дәресләрдә алган белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итүен генә түгел, ә бәлки аларның бу вакытта хезмәт тәрбиясе алуын, бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен дә үстерергә мөмкинлек бирүен әйтеп узды. Укучылар үзләре әзерләгән чыгышларын, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, тәмле призлар алдылар. Мондый чаралар аларның иҗади активлыгын, сәләтләрен үстерә, алга таба эшчәнлеккә этәргеч ясый.
Галия НӘБИУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең биология укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ