Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбенең игелекле иганәчесе

Бүгенге тормышыбыз кешенең күңел төпкелендә яткан, башкалар күзенә бик чалынмаган сыйфатларын лакмус кәгазе төсле ачып бирергә ярдәм итә. Кемдер, ашыга-кабалана күпләрне алдап, мал җыя, кемнәрдер, эре...

Бүгенге тормышыбыз кешенең күңел төпкелендә яткан, башкалар күзенә бик чалынмаган сыйфатларын лакмус кәгазе төсле ачып бирергә ярдәм итә. Кемдер, ашыга-кабалана күпләрне алдап, мал җыя, кемнәрдер, эреле-ваклы дәүләт программалары тирәсенә елышып, кесә калынайтырга омтыла; әдәп-әхлак кагыйдәләре, бер-береңә ярдәм итү кебек төшенчәләр күптән онытылды. Хәер, аларны торгызу эшенә ни дәүләт, ни җәмгыять кызыксынмый да бугай...
Әмма шундый чорда да кешелек сыйфатларын югалтмаган, үзенең нинди мохиттән чыгуын онытмаган, башкаларга ярдәм итәргә мөмкинлек тапкан кешеләр була. Алар үз эшләрен очсыз рекламасыз гына, чыннан да бу очракта һичшиксез ярдәм кирәклеген аңлап, чын күңелдән башкаралар. Сүзем шундыйларның берсе – Яңа Арыш авылы егете Ринат Зәйнагытдин улы Гатиятуллин турында. Алдан ук искәртим: язмамның герое минем бу турыда кайда булса да язуымны теләми. Шулай булса да, игелекле гамәлләр турында белеп, шундый мисалларда үсеп килүче буынны тәрбияләү кирәктер, дип саныйм.

Тумышы белән безнең авылдан булган Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов  тарафыннан игълан ителгән «Туган мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясенә дә теләп кушылды ул. Яңа Арыш урта мәктәбенең икенче кат залына линолеум алыштыруга булышты һәм химия кабинетына пластик тәрәзәләр куйдырды, 2017 елда аның ярдәме белән барысы 850 мең сумлык тәрәзәләр алышынды. 2018 елда исә универсаль спорт мәйданчыгын кардан чистарту өчен кар аттыргыч алып бирде. 2019 елда, мәктәпнең түбәсен алыштырганда яңгыр сулары үтеп, икенче катка зур зыян салгач, ремонт өчен 100 мең сум акча бирде. 2021 елда аның ярдәме белән мәктәпкәчә төркем өчен заманча уен мәйданчыгы җиһазладык, ул үзе 140 мең сумга төште. Быел исә мәктәп бинасының беренче катындагы керамик плитәләрне алыштырып җәю өчен  540 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте.
Яңа Арыш авылында мәчет төзелеше башлангач та, ул беренчеләрдән булып ярдәм итәргә алынды. Җәмгысы төзелеш эшен 7 – 8 миллион сум чамасы материаллар белән тәэмин итте. Авыл халкы өчен Ринатның күрсәткән игелекләре бу гына түгел әле. Сабантуй бәйрәмнәре үткәрергә булыша, бабасы хөрмәтенә «Гатиятулла чишмәсе» исеме кушылган чишмәне төзекләндерүгә дә ул саллы гына сумма акча тотты. Хәзер авыл халкы бу чишмәдән су алган саен аңа рәхмәтләрен укый.
Әлбәттә, аның бу изге гамәлләрен югары даирәләр бик яратып сөйли торган «бизнесның социаль җаваплылыгы» дип тә, туган авылын ярату, туган мәктәбен, укытучыларын хөрмәт итү дип тә атап буладыр. Ни генә булмасын, арабызда шундый киң күңелле, игелекле кешеләр булу үзе үк тормышыбызга ямь бирә, алдагы көннәребезгә өмет белән карарга ярдәм итә. Афәрин, Ринат, диясе генә кала.

Дамир НӘБИУЛЛИН,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ