Яңа Чабаксарда дини мәгариф мәсьәләләрен тикшерделәр

Юбилей узып китсә дә, Идел Болгарстанында ислам дине кабул итүнең мең бер йөз еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 6 август көнне Яңа Чабаксарда “Идел Болгарстанының үсеш шарты буларак ислам дине кабул итү, Идел буе халыкларының  тагын да үсеше” дигән конференция булып узды. Анда Татарстаннан тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков белән Фәйзелхак Ислаев, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, археолог Евгений Михайлов, РФ Ислами белем бирү  советы каршында эшләп килүче җирле ресурс үзәге җитәкчесе, Комсомол районының Тукай авылы имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов,  Яңа Чабаксар мәчете имам-хатыйбы Минкадыйр Рәҗәпов чыгыш ясады.

Сер түгел, биредәге мәчет шактый озак, ун елдан артык төзелде. Дөрес, моңа карап кына җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе дә булган Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов кул кушырып утырмады: “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең җирле бүлеген, “Татар гаиләсе” фонды бүлекчәсен оештыруны башлап йөрде. Яңа Чабаксар мәчетен төзеп бетерүдә Татарстан Республикасы да матди ярдәм күрсәтте. Мәчет ихатасы биләмәсендә корбан чалу урыны да ясап куйганнар. Шунысы да куандыра: биредә хәзер якшәмбе мәктәбе ачылып, гарәп һәм татар телен өйрәтү курслары эшли. Дөрес, мәчет әле рәсми рәвештә ачылмаган. Моның өчен Аллаһ йортының ихатасын төзекләндереп, игә китереп бетерү таләп ителә.

 

Конференциядә Дамир Исхаков Идел буе халыкларының ислам динен ирекле рәвештә кабул итүен, Мөхәммәд пәйгамбәр гаскәрендә төрки сугышчыларның да булуын сөйләде. Мәгълүм ки, заманында Хәзәр каганлыгы гарәпләр белән яхшы мөнәсәбәттә булган, Болгар дәүләте хәзәр дәүләте канаты астында яшәгән. Күрәсең, әлеге төрки туганнарыбыз тора-бара болгар җиренә күчеп килеп, шулар йогынтысында Идел буйларында ислам дине тарала башлаган. Ибне Фадланнар килгәндә, безнең туфракларда мәчетләр эшләп торуы – шуның бер дәлиле. 922 елда шушы чынбарлык рәсмиләштерелә, ислам дәүләтнең рәсми дине дип таныла.

 Ул вакытлар  – ислам мәдәниятенең бөтен дөньяда алга киткән чоры. Без бүген дә исламны алгарыш үрнәге дип карыйбыз, дини традицияләрне сакларга, ныгытырга тырышабыз. Сер түгел, соңгы елларда ил күләмендә рус булмаган халыкларның милли мәгарифендә артка китеш сизелә. Шуның өчен ирешелгән казанышларны саклап калуның төрле юлларын эзлибез. Әйтик, мәчет каршында якшәмбе мәктәбе ачып туган телне укыту – шуның бер ысулы.  Бу җәһәттән        Д. Исхаковның күршеләребезне, мөселманнардан үрнәк алып, чиркәү каршында чуваш теле курслары оештырырга чакыруы бик урынлы яңгырады.

Фәйзелхак Ислаев үз чиратында Идел буе халыкларының тарихында булган четерекле, фаҗигале чорларны яктыртты. Рус булмаган халыкларны көчләп чукындыру бигрәк тә 1741–1762 елларда киң колач алган. Ул елларда безнең төбәктә 400 мең кеше мәҗбүриләп чукындырыла. “Дөрес, бу елларда 12 мең татар гына динен алыштыруга күнә. Аларның да күпчелеге унтугызынчы гасыр азагында, бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң, Россиядә дин иреге турында закон кабул ителгәч, ислам диненә кире кайта. Башка диннәрдән баш тартырга яраса да, XVII–XVIII–XIX гасырларда правослау диненнән ваз кичәргә ярамаган. Моның өчен Себергә сөргенгә сөргәннәр, хәтта учакта яндырып үтерү очраклары да булган. Шунысы да бар: ислам дине кабул иткән чувашларга аеруча кырыс мөгамәлә күрсәткәннәр”, – дип сөйләде, тәгаен алганда, Фәйзелхак әфәнде (бер уңайдан галимне котлап китик: шушы көннәрдә аңа Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде).

Табигый, конференция вакытында, чувашлар болгарларны үз бабалары дип исәпләгәч, мөселман чувашлар кая киткән соң, дигән мәсьәлә дә күтәрелмичә калмады. Бу уңайдан чуваш җәмәгатьчелеге вәкилләре, чувашларның өстен катлавы гына ислам дине кабул иткән, күпчелеге мәҗүси булып калган, кабер ташларындагы язулар хәзерге чуваш теленә якын, дип җавап кайтарса да, археолог Евгений Михайлов бу фикер белән килешеп бетмәвен җиткерде. “Без күптән түгел генә Яльчик районындагы Зур Таяба авылы янында археологик казынулар башладык. Болгар шәһәрлеге бу. Борынгы тарихи катламнар да бар. Әлеге шәһәрлек монгол яуларына кадәр яшәгән. Күрәсең, биредән күченеп киткәннәр. Яу эзләре сизелми. Анда утызлап кабер тикшерелде. Мәетләр бөтенесе дә мөселманча җирләнгән,” – дип белдерде. Әлеге җәһәттән Дамир Исхаков, борынгы кабер ташларында параллель ике тел күзәтелә, берсе чуваш теленә охшаш булса, икенчесе кыпчак төркеменә караучы хәзерге татар теленә якын, дип җавап бирде. Шунысы кызык: фәндә болгар кабер ташлары дип йөртелсә дә, табылган, бүгенгәчә сакланып калган борынгы кабер ташларының бөтенесе дә Алтын Урда чорына карый. Татарстан археологлары тарафыннан борынгы дип ачып тикшерелгән 400 кабердә дә мәетләр ислам дине кагыйдәләре буенча җирләнгән икән.

“Шунысы кызык: бездә табылган борынгы чуваш кабер ташларының барысы да очлы башлы,” – дип сөйләгән иде конференциядә археолог Евгений Михайлов. Фәнни җыелыш беткәннән соң, хуҗалар, безне Яңа Чабаксар шәһәре янындагы Атлаш авылына алып барып, мәктәп бакчасының артында калган шундый бер кабер ташын күрсәттеләр (авылның чувашча борынгы исеме Тутар Касси булып, бу гыйбарә “Татар авылы” дигәнне аңлата икән). Атлаш урта мәктәбендә эшләп килүче, туган якка багышланган бик бай музейны да тамаша кылдык без.

Рәшит Минһаҗ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.