Яңа дәреслекләр эшләнә

Һәр чор яшь буынга милли тәрбия һәм белем бирүгә үз таләпләрен куя. Соңгы елларда Россия мәгариф системасында кабул ителгән кануннар урыс булмаган милләтләрнең телен һәм әдәбиятын укытуны тулысынча үзгәртеп кору мәсьәләсен куйды. Бу, иң элек, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен әһәмиятлеләрдән булган яңа таләпләргә җавап бирерлек укыту-методик комплекслар булдыруны таләп итә. Әлеге таләпләргә җавап бирә торган яңа дәреслекләрне булдыруга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре дә үзләреннән өлеш кертә. Шушы уңайдан без институтның милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмовага мөрәҗәгать итеп, әлеге юнәлештәге хезмәтләре һәм нәтиҗәләре белән кызыксындык.

– Соңгы елларда безнең тарафтан, федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) таләпләренә туры китереп, татар һәм рус телләрендә белем бирү оешмалары өчен «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган телдәге (татар телендәге) әдәбият» предметларыннан үрнәк белем бирү программалары эшләнде. Барлыгы ун программа экспертиза узып, Федераль Дәүләт Үрнәк программалары реестрына да кертелде. Бүгенге көндә шулар нигезендә туган тел (татар теле) һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләре төзелә.

 

Хәзерге көндә «Туган тел (татар теле)» предметыннан 1–11 нче  сыйныфлар өчен УМКлар инде булдырылды. Татар әдәбиятыннан башлангыч сыйныфлар өчен УМКлар төзелде, узган ел 5–9 нчы сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләнде, агымдагы ел ахырына 10–11 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләнеп тапшырылачак. Әйтергә кирәк, барлык дәреслекләр дә республика мәктәпләрендә апробация уза һәм шуннан соң гына уку-укыту процессына кертелә.

Яңа дәреслекләрнең элегрәк эшләнгәннәреннән төп аермаларының берсе – аларда ике юнәлешнең берләшүе. Ягъни дәреслек ике өлештән тора. База өлеше рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендә укучыларны укытуны, тирәнтен өйрәнү өлеше татар телендә белем бирү мәктәпләре балаларын укытуны күздә тота. Укытучы тирәнтен өйрәнү материалын, өстәмә рәвештә татар телен шактый яхшы белгән, әмма башка, мәсәлән, рус телендә белем бирү оешмаларында укыган балалар белән эшләгәндә файдалана ала. Шулай ук, дәреслекнең тирәнтен өйрәнү өлеше, альтернатив вариант буларак, сәләтле балалар белән эшләгәндә, аерым алганда, укучыларны олимпиадаларга, төрле дәрәҗә конференцияләргә әзерләгәндә кулланыла ала.

Узган ел 1–4  нче сыйныфлар өчен татар телен туган тел буларак укучы балаларга «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку» китаплары басылып, хәзерге вакытта берничә мәктәпкә сынап карау өчен таратылды. Аерым алганда, әдәби уку дәреслеген башкалабыздагы 10 нчы, 33 нче гимназияләргә һәм 12 нче кызлар гимназиясенә тапшырдык. Әле үткән атнада Чаллыга барган идек. Анда хезмәттәшлек итә торган Вахитов исемендәге 2 нче гимназия бар. Дәреслекләрне аларга да алып бардык. Казандагы «Адымнар» мәктәбенә дә сынап карау өчен бирәбез. Алар белән дә килешү төзедек. Әлеге дәреслекләр шулай ук Казанның 20 нче һәм 27 нче татар гимназиясендә дә сынау үтәчәк.

Алдагы уку елына бу дәреслекләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән нәшер ителеп барлык мәктәпләргә дә җиткереләчәк. Мәктәпләр аңа хәзер үк заявка-гариза бирә алалар. Бу китаплар белән Фәннәр академиясенең сайтында танышу мөмкинлеге бар. Кызыксынган һәр кеше, укытучылар, методистлар ачып карый, таныша ала.

Узган уку елы барышында беренче сыйныфтан дүртенчегә кадәр татар теле дәреслекләре кулланылышка куелды. «Туган тел (татар теле)» дәреслеге белән «Туган телдәге әдәби уку» дәреслеге бер-берсен тулыландырып бара. Бу эш темаларда да, компетенциядә дә чагылыш таба. Балалар ияләшеп өлгергән персонажлар да (шагыйрь Роберт Миңнуллинның – Алмаз исемле, Җәүдәт Дәрзаманның Гөлназ исемле лирик геройлары, шулай ук Нур исемле укучыбыз) ике дәреслектә дә очрый. Таныш персонажлар булгач, балалар бу ике дәреслектәге бәйләнешне сизеп тора.

Федераль исемлеккә кертү өчен татар теле буенча 1–4  нче cыйныфлар дәреслекләрен  Мәскәүгә җибәргән идек. Әлеге дәреслекләр методик берләшмәдә экспертиза үткән. Федераль исемлеккә кертергә дигән карар кабул ителгән. Хәзер Россия Мәгърифәт министрлыгының тәгаен боерыгының килеп ирешүен генә көтәбез.

Быел да экспертиза үткәреп федераль исемлеккә кертү өчен, апрель ае азагына кадәр Мәскәүгә 5–9  нчы сыйныфлар өчен татар теле һәм 1–4 нче  cыйныфлар өчен әдәби уку дәреслекләрен җибәрәсебез бар. Бу – шактый катлаулы эш. Байтак кына вакытны ала. Алар да киләчәктә әлеге исемлеккә кертелер, дип ышанып калабыз, – дип сөйләде безгә Гөлназ Мөхәрләмова.

Рәшит Минһаҗ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.