Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа экспонатлар белән баетылган Г.Тукай музее үзенә дәшә

Габдулла Тукай әдәби музее үз ишекләрен ачты. Тагын да матурланган һәм баетылган әлеге музей кунаклар кабул итәргә әзер.Музейда Тукайның тормыш юлына, мәхәббәт  һәм театр темаларына, шагыйрь белән ара...

Габдулла Тукай әдәби музее үз ишекләрен ачты. Тагын да матурланган һәм баетылган әлеге музей кунаклар кабул итәргә әзер.


Музейда Тукайның тормыш юлына, мәхәббәт  һәм театр темаларына, шагыйрь белән аралашкан шәхесләргә багышланган заллар оештырылган. Экспозицияләрдә Тукайның түбәтәе, җиң каптырмасы, карандаш савыты кебек шәхси әйберләре, картиналар, шулай ук шагыйрьгә бәйле башка истәлекләр белән танышырга була. Биредә беренче тапкыр Тукайның шәхси кул сөлгесе, кара савыты да тәкъдим ителә.DSC00707


«Музейны төзекләндерү эшенең концепциясе инде берничә ел элек гыйльми советка тәкъдим ителгән иде. Без аны танылган язучылар, галимнәр белән бергә эшләдек.


Төзекләндерелгән музеебыз бик матур, заманча килеп чыкты, шул ук вакытта XX гасыр башы рухы да сакланып калды. Бер бүлмәдә шул вакыттан калган йорт җиһазларын урнаштырдык. Алар Аппаковлар гаиләсеннән алынган иде», - дип сөйләде ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.DSC00697


Әдәби музейда бик күп китаплар белән тулган киштәләрдән торган «Тукай үзәге» дә булдырылган. «Без инде төзү эшләре дәвам иткән вакытта ук төрле кешеләрнең гаиләләреннән, шул исәптән күренекле шәхесләребездән дә, Татарстаннан да, чит өлкәләрдән дә Тукай китапларын җыйдык. Алар биредә урын алган. Монда Тукай өйрәнгән чыганаклар һәм шагыйрьнең төрле телләрдә һәм төрле елларда нәшер ителгән китаплары урнаштырылган», - ди музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.


Биредә шулай ук электрон җайланмалар да бар. Алар аша Тукай иҗатына багышланган материаллар, шагыйрьнең үз әсәрләре белән дә танышып була.


Яңартылган, заманча җиһазлар, яңа экспонатлар белән тулыландырылган Г.Тукай әдәби музее бүгеннән һәркемне үзенә дәшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күптән көтелгән хәбәр! Рәхмәт! Автор: Камилә ханым

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ