Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәменә сценарийлар

Мәктәпләрдә укучы балалар сөенә-сөенә Яңа ел кичәсенә әзерләнә. Ә һәрбер бала әлеге бәйрәмнең кабатланмас, үзенчәлекле үтүен тели. Сезгә бәйрәмне оештыруда ярдәм итү максатыннан, тәҗрибәле укытучылард...

Мәктәпләрдә укучы балалар сөенә-сөенә Яңа ел кичәсенә әзерләнә. Ә һәрбер бала әлеге бәйрәмнең кабатланмас, үзенчәлекле үтүен тели. Сезгә бәйрәмне оештыруда ярдәм итү максатыннан, тәҗрибәле укытучылардан килгән кызыклы бәйрәм сценарийларын туплап бирәбез.
Яңа ел маҗаралары. 
(Өлкән сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий)
Ләлә ХӘСӘНОВА,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе
Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Ковид, Иске ел (Күсе), Яңа ел, алып баручы кыз һәм ике егет.
Кичә барышы
(Яңа ел турында җыр көе астында егет белән кыз бергә көлешэ-көлешә чыршы бизиләр.)
Чулпан. Инсаф, без өлгерәбезме соң? Озакламый Нәркис тә килеп җитәргә тиеш инде. Чыршыны бизәп бетердек. Бик матур булды, шулаймы? (Чыршы тирәли әйләнеп карап чыга.)
Илсаф. Чулпан, син никтер сәеррәк бүген, ни булды?
Чулпан. Кичтән әллә нигә хәлем китте, температурам да бар иде азрак. Иртән үземне яхшы хис иттем үзе. Шулай да күңелдә сәер тойгы калды.
Илсаф. Курыкмаа, бар да яхшы булыр. Бәйрәмне башлар вакыт җитә, мин киенеп кенә чыгыйм инде. (Кереп китә. Звонок шалтырый. Кыз, йөгереп барып, ишекне ача. Ишектән кара киемнәр кигән бер тип килеп керә. Кыз артына чигенә-чигенә бара. Йөзендә курку. Шөбһәле музыка.)
Чулпан.  Сез кем? Сезгә монда ни кирәк?
(Тип чыршы янына ук килә, карап йөри, залдагы балаларга карый. Башын чайкый. Шөбһәле музыка.)
Тип. Мин – КОВИД-19. Нәрсә? Танымадыңмы? Тәәк, сез монда ни эшләргә җыендыгыз?
Чулпан. Ничек инде? Яңа елны каршы алырга җыенабыз. Ел ахыры бит! (Илсаф килеп керә. Аптырап,Чулпаннан сорый.)
Илсаф. Кем бу? Нәркис дисән, охшамаган.... Никтер соңга кала бүген ул?
Ковид (ачу белән). Нинди бал-маскарад? Нинди бәйрәм? Сез ни эшләгәнегезне үзегез аңлыйсызмы? Илдә, дөньяда пандемия!!! Куркынычсызлык чараларын оныттыгызмы әллә? Бер-берегезгә якын килмәгез, дистанция саклагыз! Кара син боларны!!! Куркуны бөтенләй онытканнар!!! Маскаларыгызны киегез!!! (Илсаф һәм Чулпан ашыга-ашыга маскаларын кияләр. Аптырау, куркулары йөзләренә чыга.)
Чулпан (башын тотып). Илсааф, минем температурам күтәрелә бугай... (Салмак музыка.)
Илсаф (төчкереп). Кичә хәлем китте дигән идең, булды болай булгач... Миңа да йоктырдын чиреңне. (Чулпаннан читкә китеп урындыкка утыра. Башын тоткан. Үз-үзе белән сөйләшә.) Шулай була ул! Алдынны-артынны карап йөр, дип күпме әйтә миңа эни. Булды бу... Шул гына җитмәгән иде... ииииии. (Башын тоткан, як-якка башын чайкый. Ковид горур кыяфәт белән  йөри.)
Ковид. Тәәк, булды бу! (Кулларын ышкый.) Менә шулай матур гына итеп утырыгыз. Өйләрегездә генә утырырга кирәк, дип күпме әйтелде! Менә хәзер ун көнгә марш караватка! Бал-маскарад та юк, бернинди бәйрәм дә юк! Яна елны каршыламакчылар, кара син боларны... Күрсәтермен мин сезгә Яңа ел!!!
(Җигелгән ат тавышлары, кыңгырау шалтыравы булган музыка. Бикләнмәгән ишектән шау-гөр килеп, Кыш бабай килеп керә.)
Кыш бабай. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! (Аптырап тирә-якка карый.) Шатлык... ээээ, бәхет алып...
Ковид. Нәрсә кычкырасын? Күрмисенме әллә, монда мин – короновирус белән килдем!!!
Кыш бабай ( каушап калып). К-коро-на-вируус?..
Ковид. Әйе. Менә син, Кыш бабай галиҗәнәпләре, кулыңны юдынмы? Юк?! Ә монда иркенләп килеп кердең... җыен вирусларны җыеп килдең, димәк? Вәт молодец!!!  Капчыгыңда ниләр инде синең?
Кыш бабай (каушаганы бетмәгән). Конфетлар, тәм-томнар... Әәә, хәзер төзәтәм ялгышымны. (Кул чаба, таягы белән өч тапкыр идәнгә бәрә.) Менә, булды... (Капчыктан антисептик, маскалар, перчаткалар ала башлый. КОВИД  каушап кала, читкәрәк китә. Шулай да бирешми.)
Ковид. Соңга калдын шул инде! Монда мин хуҗа хәзер. Әнә кара! ( Кулы белән Илсаф һәм Чулпанга таба күрсәтә.) Үзең дә сизми миңа булыштын да әле!  Минем вирусларымны ияртеп килден. Ха-хаха!
Кыш бабай (куркып кала, урындыкка барып утыра). Ой, ой, ни эшләптер минем дә хәлем китте әле... (Башын тота, күзләрен уа.)
Ковид (җиңүче кыяфәтендә йөри). Менә бит ничек яхшы-ы.ы. (Кулларын уа. Кыш бабай янына килеп). Сиңа ничә яшь әле?
Кыш бабай. Үзем дә хәтерләмим инде. Бик күп, бик күп...
Ковид. Оооо, менә булды бу!!! Синең кебекләрне мин иң беренче бәреп егам, беләсеңме син шуны? Иммунитет начар чөнки. Өендә генә утырасы урынга йөрисен монда бөтен дөньяга хуҗа булып!!! Синең вакытын үтте! Мин хуҗа бар дөньяга!!! (Кулларын өскә күтәрә.) Ха-ха-ха!!!
(Шау-гөр килеп Нәркис килеп керә.)
Нәркис. Мин соңга калмадыммы? Кайда музыка, җыр? (Чулпан, Илсаф, Кыш бабай, куркып, аңа карыйлар.)
Илсаф. Нәркис, кит тизрәк! Кермә монда!
Чулпан. Безгә Ковид килде! Кит, кит, тизрәк!
Нәркис. (Курткасы чишелгән, кулында пакет белән мандарин. Иптәшләре әйткәнне ишетми.) Әй, сез ни эшләп шундый күңелсез? Ни булды? (Барысы да Ковидка төртеп күрсәтә.)
Хор белән. Әнә, кара!!! (Нәркис янына Ковид килә һәм аны астан өскә, өстән аска тикшерә.)
Ковид. Тәәк, син кем? Нәрсә бик батыр булып кыланасың монда? Мине танымыйсың, күрмисеңме әллә? Мин коронавирус булырмын! (Танышырга дигән булып кулын суза.)
Нәркис (аны бәреп диярлек чыршы янына үтә). Хы, чынлап әйтәсеңме син? Ә мин сине Яңа ел дип торам. Фуу, шундый ямьсез! Үзеңне читтән күргәнең бармы синең? Кем инде шундый кием белән йөри бәйрәм вакытында?! (Илсаф, Чулпан, Кыш бабайга, залга карап.) Дуслар, ә мин сезгә витаминнар алып килдем. Минем әбием бәйрәм күчтәнәче итеп сезгә тапшырырга кушты. Хоп, эләктерегез. (Мандаринны берәм берәм өскә чөя. Тегеләре алалар һәм чистартып ашый башлыйлар.) Әби иртәгә сезне үзенә кунакка көтеп калды.
Чулпан. Чынлапмы?
Нәркис. (Чулпанга.) Син нәрсә балтаң суга төшкән кыяфәт белән утырасың? Авырмыйсың син! Кара, йөзләрең алсуланып тора! Кеше көлдереп утырма монда! (Илсафка.) Илсаф, син дә шулай ук!
Ковид. Егет кеше, сез чын хәлне аңлап бетермисез бугай?..
Нәркис. Әй, аптыратма әле! Туйдырдын инде! 2020 ел башыннан бирле үзәккә үттең! (Башындагы колпакны ковид башына чәпәп куя.) Менә, булды. Әзрәк рәвешләнеп киттең. Йөрисен монда эч пошырып. (Кыш бабайга аптырап карый.) Бабай, ә сиңа ни булды? Әллә сине дә алдадымы бу хәерсез? (Ковидка төртеп күрсәтә.) Ухх, сине!!! (Йодрык күрсәтә.)
Кыш бабай, мин сиңа кечкенәдән ышандым. Ха, ха, чынлыкта әле хәзер дә ышанам. Син бит тылсымчы! Синдә бөтен кешенең ышанычы! Син бит барысын да булдырасың! Күпме кешеләрне бәхетле итәсең!
Кыш бабай. Чынлап та! Кара әле... чын тырышып мине ышандырды, хәерсез! (Ковидка йодрык күрсәтә. Күңелле, шатлыклы музыка.) Мин бит бервакытта да авырмыйм! Әй.... (Торып баса.) Кит хәзер үк моннан чыгып! Йөрмә балаларның бәйрәмен бозып! Юкса... (Таягын күтәрә, Ковид, куркып, ишеккә таба атлый,  йодрыкларын йомарлаган. Шулай да чыгып китә. Барысының да күңелләре күтәренке, мандарин ашыйлар, көлешәләр.)
Чулпан. Ха-ха-ха, чыгып качты теге хәерсез! Бөтен бәйрәмнең ямен ала язды, әй.
Илсаф. Әйдәгез, бәйрәмне башлыйк, дуслар! Күрәсезме, күпме кеше көтеп утыра. (Залга күрсәтә. Нәркис әкрен генә чыгып китә. Тантаналы музыка.)
Чулпан.
Сихри дөнья күгеннән
Ап-ак карлар коела,
Әйтерсең лә күбәләкләр
Нур диңгездә коена.
Могҗизалы бу күренеш
Куандыра күңелне
Яңа елның йомшак атлап
Килүе шул түгелме?
Илсаф.
Кил, яңа ел, якты йөзең белән,
Йолдызларың белән яктырып.
Көмеш аең белән чаңнар кагып,
Бөтен дөнья торсын яңгырап.
Кыш бабай. Кар кызым кайда калды соң?.. (Як-ягына карана.) Һай, мине бүләкләр белән урамда көтә бит ул! Хәзер, хәзер алып керәм мин аны. (Чыгып китә. Чана белән бүләкләрне өстерәп, Кар кызы белән бергә керәләр. Аларга төрле җәнлекләр дә ияргән. Тантаналы музыка.)
Кар кызы.
Ашыктык сезгә килергә.
Яңа ел каршыларга.
Купшы чыршы тирәли
Бергә күңел ачарга.
Илсаф. Бездә кунак кадерле, әйдә, түрдән узыгыз.
Кыш бабай.
Исәнмесез, балалар!
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Һай чыршыгыз бигрәк матур:
Елык -елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
Алып килдем бүләкләр,
Сезгә изге теләкләр.
Алыгыз сөенешеп,
Ял итегез көлешеп. (Балаларга бүләкләрне өләшә, Кар кызы аңа ярдәм итә.)
Илсаф. Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез, бергә-бергә балачакны искә төшереп, чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.
Кыш бабай. Тукта, тукта, чыршыдагы утларны кабызырга онытканбыз бит! Бер, ике, өч! Чыршыдагы утлар кабынсын! (Таягын чыршыга таба селки, утлар кабына.) Менә булды. (Балалар  чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр.)
Чулпан. Бабакай, ни өчендер Яңа ел белән Иске ел күренми.
Кыш бабай. Шалтыратып алыйм әле. Күрәсең, алыш-бирешләре озакка сузылгандыр.
Алло, Яңа ел, озак тордыгыз. Иске елның китәр сәгатьләре якынлаша. Әәә, тоттыгызмы соң? Яхшы, әйдәгез, капкалар ачык, абзар әзерләнгән, ашарына салынган! (Музыка. Үгез тавышы. Тирләп пешеп Иске ел (күсе) белән Яңа ел керәләр.)
Яңа ел.
Исәнмесез, якын дуслар!
Мине каршы алыгыз
Һәм танышып калыгыз!
Исемем минем – Яңа ел,
Мин – бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Сезне өзелеп сагынганга
Килдем мин яныгызга.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Телимен барчагызга.
Үз телемдә, үз җиремдә
Бәйрәм белән котлыйм сезне,
2021 елның имин булсын һәрбер көне.
Гафу итегез, киребеткән үгез аркасында соңга калдык. Юк менә, аркылы килгән, чыкмый гына ишектән. Сезнең ул коронавируслы дөньягызга кердем юк, ди! Әле ярый Иске ел мощныйрак, шул өстерәп чыгарды, капкадан өстерәп кертте. Бу ел аңа зыянга булмаган!
Кыш бабай. Молодец, егетләр! Мондый егетләр булганда барлык авырлыкларны да җиңеп була, авырулары да бетәр алла бирса, илебездә тынычлык та урнашыр. Яңа ел, ничек хәлләр?
Яңа ел. Рәхмәт, Кыш бабай! Зарланырлык түгел. Куркыта инде, ел буе хакимлек итәсе бит әле, ел нинди нәтиҗәләр китерер? Ярый да яхшы, уңышлы ел булса, ә булмаса, мине гаепләячәкләр.
Чулпан. Курыкма син, Яңа ел , бергә  булганда барлык авырлыкларны да җиңәрбез.
Кыш бабай. Тик кара аны,бу гәүдәң белән әллә кая барып булмый, күбрәк аша, мин килгәндә тәгәрәтеп йөрерлек булсын. Вәгъдәме?
Яңа ел. Вәгъдә, Кыш бабай.Эшләрбез дә ашарбыз да.
Кыш бабай. Әйдә, Иске ел, әйт әйтәсе сүзләреңне, китәбез. Минем сине әле тарих битләренә дә кертеп куясым бар.
Күсе
Сезнең белән саубуллашып
Тагын бер елга китәм.
Исән-имин булыгыз,
Тагы да зур үсегез.
Киләсе елга бәйрәмгә
Барыгыз да килегез.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Сәламәтлек, шатлыклар,
Телим бары уңышлар!
Кыш бабай. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!
Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!
(Кыш бабай белән Кар кызы китәләр. Музыка – җигелгән атлар киткән тавышлар яңгырый.)
Илсаф. Әйдәгез, кызлар, егетләр, уеннарны башлап җибәрик. (Күңелле музыка.  Аерым классларның чыгышлары: скетч, җыр, биюләр чиратлашып бара.)
Илсаф. (Классларның чыгышлары беткәч.) Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез! Конкурсларга нәтиҗә ясау өчен жюрига сүз бирәбез.
Чулпан.
Яңа ел белән, туганнар,
Яңа ел белән, дуслар,
Яңа ел белән, күршеләр,
Яңа ел белән!
Илсаф.
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2021нең ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
Чулпан.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын,
Матур булсын киләчәк.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Хыялларыгыз тормышка ашсын, дуслар!

 


(Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме)


Кар кызы:
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Сезнең барыгызны да Яна ел белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете, тынычлык, ак кар кебек ак көннәр телибез. Дөньялар имин булсын!Карагыз әле, минем шаян куяннарым шушы чыршы янында очрашырбыз дигәннәр иде, нигәдер күренмиләр, әллә адашканнар инде, эзләп килим әле.

(Көй астында кар кызы җитәкләп куяннарны алып керә.)


Кар кызы:
Нидән шулай кәефегез китте? Карагыз әле чыршыбызга, ул ничек матур бизәлгән. Уенчыклары нинди матур! Шаяннарым, карагыз әле, безнең монда бик куп дусларыбыз да килгән: песи, акбай, аларны әтәч уяткан. Я әйтегез әле миңа, песи ничек сөйләшә? (Кар кызы һәркайсын балалардан сорап чыга)
Кар кызы:
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Матур жырлар жырларбыз.
Әйдәгез, куянкайларым, шушы матур чыршыга матур жырыбызны жырлап күрсәтик әле.
Жыр:”Чыршы янында”
Ямь –яшел ылыслары
Балкып тора утлары,
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Сиңа килгән кунаклар
Аюлар һәм куяннар,
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Җырлыйбыз да биибез.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Кар кызы:
Куянкайлар, ә сезнең әниегез кая соң? Ул нигәдер күренми, әллә сез аңа әйтми генә киттегезме?
                         ( Елап әни куян килеп керә.)
Кар кызы:
Әни куян, сина ни булды, нигә елыйсың? Бүген бит шундый матур, күңелле бәйрәм – Яңа ел бәйрәме!
Әни куян:
Ничек инде еламаска, минем шундый матур, шаян, наян куянкайларым, йомшаккайларым, озын колакларым бар иде, тик мин аларны югалттым. Кая икән ул минем улларым, кызларым, балакайларым, куянчыкларым, эзләп арып беттем инде. (Әни куян елый.)
Кар кызы:
Тукта әле,куянкай, елама. Менә шушы түгелме синең югалган озын колакларың? (Әни куян балаларын кочаклый.)
Әни куян: Менә бит алар, минем куянчыкларым. Табылдылар нәниләрем. Менә Раян  куяным, менә Әдилә куяным.  Рәхмәт сиңа, Кар кызы.
Мин бик  шатмын, бик тә
Балаларымны таптым
Әйдәгез бергәләшеп
Тыпырдап биеп алыйк.

Җырлы бию “Нәниләр”


Кар кызы: Куянкайлар, чыршыбыз бик матур бизәлгән, уенчыклары нинди матур, ә нишләп соң утлары янмый? Әйдәгез, бергәләп кул чабыйк, чыршыдагы утлар кабынсын.

(Кул чабалар, чыршыдагы утлар кабына)


Ә хәзер әзрәк шаяртып алыйк, утларын сүндерик. Өреп карыйк әле чыршыга (балалар өрәлә, ут сүнә, кул чабалар кабына).


Әни куян: Балакайларым, чыршыбыз шулай балкып торсын, әйдәгез, Кар кызына матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.
Рәйхан:  Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Регина:   Айда кар яумый икән,
Җилләр дә исми икән.
Безнең яшел дустыбыз
Чыршы да үсми икән.
Раян:Егет булып үсеп җиткәч
Айга очып китәрмен.
Бүләк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.
Динә:Айга юл ачык хәзер
Сез дә очып барырсыз.
Киләчәктә яңа елны
Айда каршы алырсыз.

Әйдәгез, куянкайларым,  “Кар ява” дигән җырыбызны да җырлап алыйк!


Ә хәзер, әйдәгез, шигырьләрне дәвам итәбез.
Әдилә:  Яратам мин ап-ак төсне,
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Ильяс:Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.
Зәринә:Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?
Искәндәр:Көтәбез без Яңа елны,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.
Кар кызы: Әйе шул, кыш көне урамда салкын. Кар да еш ява. Әйдәгез әле, куянкайларым, кар бөртекләре белән җырлап-биеп алыйк.

Җыр“Кар бөртеге”


Рәмилә:Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.
Әмир:Салкын кыш килде,
Тышта бик суык.
Кошлар җим эзли
Агачка кунып.
Йосыф:    Кыш килде, салкын урамда,
Ә без куркып тормыйбыз,
Чана-чаңгыларны алып,
Таудан шуып-уйныйбыз.
Гомәр:Уйнап-биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
Кар кызы: Рәхмәт сезгә, балакайларым, бигрәк матур сөйләдегез. Менә мин сезгә нәрсә алып килдем (кәрҗиненнән шалтыравыклар ала).

Җыр: “Шалтыравык”


Кыш бабайнын тавышы ишетелә.


Әни куян: Балакайларым, әйдәгез Кыш бабай белән шаярып алыйк әле, аннан качыйк.
Кар кызы: Килегез, минем ак җәймәм астына яшереник (качалар).

Кыш бабай керә.


Кыш бабай: Исәнмесез, улларым, кызларым, кунаклар! Яңа ел алып килдем. Сезгә чиксез шатлыклар, уңышлар, сәламәтлек телим. Маймыл елы бары яхшылыклар гына алып килсен.  Дусларым, әле генә монда нәни куяннарның җырлары, тавышлары ишетелә иде, кая киткәннәр... Әллә монда инде? (Балалар песи булып мияулыйлар, эт булып өрәләр, әтәч булып кычкыралар.)
Кар кызы: Юк, юк , бабакай без монда.
Әни куян: Исәнмесез, Кыш бабай, минем нәни куяннарым сезне сагынып беттеләр.
Кыш бабай: Исәнмесез, оланнарым, минем нәни йомшакларым, сез тагын да зур үскәнсез. Чыршыгыз да бик матур бизәлгән. Ягез әле, нәниләрем, бер җылынып биеп алыйк.

Җырлы уен “ Куяннар белән төлке уены”


Бию “Дуслаштык”


Әни куян: Кыш бабай, минем балаларым сезне сагынып көттеләр, сезгә матур шигырьләр өйрәнделәр.
Булат:   Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Дилия:  Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.
Камилә:  Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Ислам:  Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
Ильяс: Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
Агния:     Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.
Нариман:  Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар-бураннар тузып кала
Аның юлында.
Кар кызы: Нинди матур шигырьләр өйрәнгәннәр, әле җырлый да беләләрдер
                     Жыр:”Кыш бабай белән күмәк җыр”
Кыш бабай, Кыш бабай
Кунакка килгән.
Килмәс иде – безнең белән
Биисе килгән.
Кыш бабай белән бергә
Кызы да килгән.
Ялтыравык ак кар төсле
Күлмәген кигән.
Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым! Сезнең өчен бик сөендем, зур үскәнсез, матур җырлар, шигырьләр өйрәнгәнсез.
Кар кызы: Бабакаем, куянкайларга әзерләгән күчтәнәчләребез кая? Онытмадыңмы?
Кыш бабай: Картайдыммы, онытып җибәргәнмен, күчтәнәчләр бар. Куянкайлар, сез кишер яратасызмы? (Кыш бабай кечкенә кишер күрсәтә) Менә кишер алып килдем, сезнең яратканны белдем.
Кар кызы: Кыш бабай бу кечкенә бит, ә куяннар күп, барысы да бүләк көтә.
Кыш бабай: Хәзер сихерләп зурайтам мин аны (чыршы тирәли әйләнеп йөри дә, чыршы төбеннән зуркишер тартып чыгара).  Менә монысы барысына да җитә.
Кар кызы: И, бабакаем, нәрсә булды инде, һаман шул ук кишер, бүләгең дә юк.
Кыш бабай: Юк-юк, бу серле кишер. Әфсен-төфсен, күчтәнәчләр чәчелсен  (кишердән бер күчтәнәч алып күрсәтә).Әйдәгез, оланнар, калганнарын ишек төбендә калдырдым , бергәләшеп чыгып алыйк.

Балалар кыш бабай белән чыгып китәләр.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ