Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кенәр мәктәбе: «Чын кешеләр булсыннар!»

2010 елның 1 сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр атлап кереп, белем дөньясына кереп киткән иделәр. Ш...

2010 елның 1 сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр атлап кереп, белем дөньясына кереп киткән иделәр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.
Әлеге кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Узган шимбәдә мәктәбебездә алар хөрмәтенә «Кыңгыравым минем» дип исемләнгән «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Кадерләп үстергән, төпле белем һәм тәрбия биргән алты бөртек XI сыйныф укучыларын олы юлга озаттык .

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Унбер ел уку дәверендә бу егет-кызлар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр. Укуда гел алдынгы сафта булдылар. Әйтик, Илмир Хәкимов белән Гөлназ Салихҗанова – Яңа Кенәр урта мәктәбенең данын яклаучылар. Һәр елны үткәрелгән район, республика олимпиадаларында зур уңышларга ирешүчеләр дә алар. Илмирыбыз математика, информатика, физика фәннәрен яратып укыды һәм үзенең киләчәген дә шул өлкәдә дәвам итәргә уйлый. Ә Гөлназ Салихҗанова филология фәннәрен үз итте.
Уку белән беррәттән мәктәптә тәрбия эше дә бара. Чыгарылыш сыйныф укучыларының тәртипләре – тәрбия эшенең бер тармагы. Укучыларыбыз–  олыны олылый, кечкенәләргә һәрвакыт ярдәм итүчеләр. Мәктәптә үткән бер генә чара да, кичә дә шушы укучылардан башка узмады. Илмир белән Гөлназ һәрвакыт бәйрәмнәрне алып баручы ролендә булдылар. Алар янына нинди генә сорау белән килсәң дә гел ярдәм кулы сузалар. Нинди генә эшкә тотынсалар да, башкарып чыга ала торган буын. Үз сүзләрендә нык торучы, өлкәннәргә ярдәм итүче, миһербанлы, шәфкатьле шәхес тәрбияләү – һәр укытучының бурычы. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз да – нәкъ шундыйлар. Аларны алда имтиханнар һәм югары уку йортлары көтә.

«Кыңгыравым минем» бәйрәме мәктәбебезнең IX сыйныфындагы 27 баласы өчен дә шатлыклы һәм шул ук вакытта, моңсу да булды. Аларның күбесе X сыйныфка укырга киләчәк. Ә IX сыйныфны тәмамлап, белемнәрен башка уку йортларында дәвам итәргә җыенучы укучыларыбызга уңышлар телибез. Алга куйган максатларына ирешеп, киләчәктә чын кешеләр булсыннар. Алдагы тормышларында без аларга бары тик изге теләктә калабыз. Хәерле сәгатьтә, кадерле укучыларыбыз!
Сөмбелә ХӘНӘФИЕВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ