Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кенәр мәктәбе укучылары хәрби-кыр җыенында

Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. Яшь буында туган илгә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәр...

Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. Яшь буында туган илгә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагатьлелек, хезмәт сөючәнлек, белемгә, һөнәргә омтылу, батырлык, кыюлык, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнсә генә киләчәгебез матур булачак.

Бүгенге көндә иң аянычы – балаларыбызның туң йөрәкле, күпчелегенең үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе йөрәкне әрнетә. Яшьләрнең чирләшкә, йомшак характерлы була баруының да төп сәбәбе аларның рухи зәгыйфьлегендә. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданы, патриоты булып үсәргә тиеш.
Патриотик тәрбия эшен алып баруда мәктәп мөһим роль уйный. Менә шуңа да безнең Яңа Кенәр урта мәктәбе педагогик коллективы яңа шартларда яшәргә, эшләргә сәләтле, үз илен яратучы шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен тырышлыгын куя. Хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең күбесеннән командование исеменнән рәхмәт хатлары килүе, шуның бер дәлиле булып тора.
Ел саен егетләребез, биш көнлек хәрби әзерлек җыенында булып, төрле ярышларда актив катнашалар, призлы урыннар белән сөендерәләр. Укучыларыбыз, районыбызның урта мәктәпләре белән беррәттән, Арча педагогия һәм Арча агрокөллиятләре егетләре белән дә көч алышып, үзләрен төрле яктан сынап карыйлар. Шунысы сөендерә: безнең укучыларыбыз ел саен алгы сафларда булалар.

Быел да мәктәбебезнең X сыйныфында белем алучы унбер егете әлеге хәрби-кыр җыенын ел буе хәзерләнеп көтеп алды. Укучыларыбыз ярышларда үзләренең хәрби белемнәрен, ату осталыкларын, противогаз һәм ОЗК кия белү күнекмәләрен күрсәттеләр. Хәрби топография, стройда йөрү һәм спорт белән бәйле төрле чараларда көч сынаштылар; футбол, волейбол уйнадылар, кыр шартларында ашарга пешерделәр.
Әйе, хәзерге вакытта туган илгә мәхәббәт тәрбияләү – җиңел эш түгел.  
Бүгенге чорның катлаулы, авыр мизгелләре кешеләрнең байтагын өметсезлеккә этәрде һәм ул, пессмизм булып, үсеп килүче буынга күчте. Нинди шартларда булуга карамастан, тәрбиянең бөтен нечкәлекләрен белеп, без укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләргә тиеш. Балалар күңелендә патриотлык хисе, туган илеңне саклау бурычы, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту – укытучының төп вазифасының берсе.
Вәис ГАБДРАХМАНОВ,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең хәрби тәрбия бирү укытучысы.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ