Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елы: перчаткалы һәм маскалы

Татарстанның югары уку йортларында яңа уку елы башлангач, студентлар дәресләр вакытында маскалар кияргә тиеш булачак, ә мөгаллимнәргә моңа өстәп перчаткалар кию дә мәҗбүри. Бу хакта республика буенча...

Татарстанның югары уку йортларында яңа уку елы башлангач, студентлар дәресләр вакытында маскалар кияргә тиеш булачак, ә мөгаллимнәргә моңа өстәп перчаткалар кию дә мәҗбүри. Бу хакта республика буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе  урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.
«Укытучы һәм студентлар иҗади дәресләр вакытында гына маскаларын сала алачак» , – диде ул.
Моннан тыш, вуз бусагасын атлап кергән һәркемнең көн дәвамында кимендә ике тапкыр температурасы үлчәнәчәк. Бинага керү урыннарында санитайзерлар урнаштырылачак, дәрес араларында даими рәвештә аудиторияләр җилләтелеп торачак. Уку елы башланыр алдыннан барлык югары уку йортларына дезинфекция уздырырга тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ