Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңгырлы «Соңгы кыңгырау» 

22 май – язның хуш исле чәчәкләргә күмелгән иртәсе. Казандагы 155 нче гимназия территориясендә дә иртәдән «Соңгы кыңгырау» бәйрәме рухы хөкем сөрде. Соңгы кыңгырау гимназиянең чыгарылыш сыйныфы укучыл...

22 май – язның хуш исле чәчәкләргә күмелгән иртәсе. Казандагы 155 нче гимназия территориясендә дә иртәдән «Соңгы кыңгырау» бәйрәме рухы хөкем сөрде. Соңгы кыңгырау гимназиянең чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен, бер  яктан, шатлыклы булса да, икенче яктан, үзләренең яраткан гимназияләреннән, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыннан аерылу,  алар өчен моңсу да. Иртәдән үк чыгарылыштагы укучы балалар да, әти-әниләр дә гимназиягә юл тотты.   
Гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов инде күптән гимназиядә. Ул төнен дә борчылып уздырды. Иртән нинди һава торышы, нинди көн булыр икән, дигән уй борчыды аны. Чөнки чыгарылыш укучыларын җыйган әлеге бәйрәмне гимназия каршындагы мәйданчыкта – саф һавада гына үткәрәсе бит.

...Чыгарылыш укучылары бигрәк тә матур итеп киенгән. Алар белән бергә сыйныф җитәкчеләре – Алсу Гәрәй кызы Хәйруллина белән Диләрә Әмәт кызы Павлова да шунда басканнар. Шулай да бу бәйрәмне төп оештыручы, балаларны һәм укытучыларны рухландыручы, алып баручы Хәлимә Хәтим кызы Төхфәтуллова булды.


 
 
 
 
 
 
 
 
Иртән, гимназия каршына җыелып бәйрәмне ачуга, язгы май яңгыры коя башлады. Әмма бәйрәм халкы аптырап калмады, зонтиклылар да, зонтиксызлар да бар иде. Әлеге яңгырны олылар да, укучы балалар да бик вакытлы, кирәкле, шифалы яңгыр итеп кабул иттеләр һәм бәйрәм үз көенчә, матур гына дәвам итте.
Әти-әниләр дә, килгән кунаклар да, укытучылар да чыгарылыш укучыларына бары тик изге теләкләр генә теләде.

Аларга алмашка киләчәк беренче сыйныф укучылары да югалып калмадылар. Олы абыйларына һәм апаларына үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Соңгы кыңгырау моңының чәчәкләргә күмелгән май иртәсендә булуы, язгы, шифалы яңгыр, киресенчә укучыларның да, аларны укыткан, белем биргән укытучыларның да күңелләрен генә күтәрде. Чыгарылыштагы һәр бала үзләренең белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә чәчәкләрне кызганмадылар. Аларның һәркайсына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Алай гына да түгел, үзләренең күңелләрендә, йөрәкләрендә булган иң тирән хисләрен белем һәм тәрбия биргән укыутучыларына җыр, музыка, шигырь, биюләре аша да җиткерделәр.

 
 
 
 
 
 
 
Укучыларның шатлыклы да, бераз моңсу да булган авазларын, соңгы кыңгырау моңы, аларның олы юлга чыгуларын хәбәр итте.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

КФУ професоры, Казандагы 155 нче гимназиянең фәнни кураторы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ