«Ярар, балалар, абый диеп кенә дәшегез инде»

Халыкара укытучылар көне якынлашу уңаеннан үземне укыткан педагогларымны барлыйм. Аларның барысын да яратам, мәктәп елларымны сагынам , барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә .

Ярты гасыр вакыт узса да, беренче укытучыларым Александр Степанович Степанов белән аның хәләл җефете – Анастасия апа (без аны Настя апа дип йөрттек) бүгенгедәй хәтеремдә.

Сугыштан соң бу яшь гаиләне Мамадыш районы Арташ авылы башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрәләр. 41 нче ел балаларының, шул исәптән минем әниемнең дә, беренче укытучылары алар. Беренче сыйныфта әниемнәр 42 бала була. Әнием сөйләгән иде: миңа Александр Степанович дип дәшәрсез дип әйтә укытучы. Үзеңнән зурракларга апа-абый дип дәшүгә ияләнгән балаларга болай дип истә калдыру бик ансат булмаган. Икенче көнгә онытылган. Миңлекамал дигән кыз соңга калган, дәрес башланган булган инде. «Нихәл, Александр Сергеевич Пушкин», – дип исәнләшеп керә бу. «Р» хәрефе дә бик әйбәт чыкмаган. Рәхәтләнеп көлде дә: «Ярар, балалар, абый диеп  кенә дәшегез инде», – дигән. Авылда олысы да , кечесе дә Степанов абый дип йөрттеләр аны .

Авылыбызның бик хөрмәтле кешеләре иде алар. Ике ул, ике кыз үстерделәр. Николай белән Тамара әти-әнисе юлыннан китте – укытучы һөнәрен сайладылар.

Степанов абый математикадан мәсьәлә чиштерергә ярата иде. Дәрестән соң да калып чиштек, өйгә дә өстәмә бирә иде. Ярыша-ярыша чишә идек, кем күбрәк тә һәм тизрәк. Математика яратуыма мин аларга рәхмәтле.

4 нче сыйныфка Урта Кирмән урта мәктәбенә йөри башладык.

Татар теле укытучым Зәйтүнә апаны бик ярата идек, авызына гына карап тора идек.  Аңлата, өйгә эш бирә, барыбыз да әзерләп килсәк, дәрес ахырына вакыт калдыра.  Җуль Вернның ”Су астында 80 мең км” дигән фантастик әсәрен сөйли, иң кызыклы урында кыңгырау шалтырый…Тизрәк иртәгә булсын да, тизрәк татар теле дәресе җитсен, дәвамын ишетәсе килә.

Ләлә Бариевна.  Ничек бирелеп дәрес аңлата, тактага язганда да язуың матур булырга тиеш. Ләлә апаның акбуры да үзе белән йөрде, кисәкле иде ул, уалмый торган.

Ул чор укытучылары ничек өлгерде икән? Мичкә ягып өеңне җылытасы, самовар кайнатасы, мал-туарыңны карап керәсе, иреңне көйләп эшкә чыгарып җибәрәсе бар, балаларыңны йокыдан уятып мәктәпкә әзерләндерергә кирәк, өс-башлары да чиста-пөхтә булсын..  Хәзерге кебек уңайлыклар ул вакытта фантастик бер әйбер . Кич барысы йокларга яткач, иртәгә бирәсе дәресләрнең планын яз, укытучы – агитатор да, Мөгаен, йокларга да вакытлары калмагандыр.

Алар инде бакыйлыкка күчкән, авыр туфраклары җиңел булсын.

Рус теле атналыгы булды. А.С Пушкинның «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятен сәхнәләштердек. Мин ярык тагарак янында йон әрләп утыручы карчык ролендә. Рольгә шулкадәр кереп киткәнмен «Дурачина ты, простофиля», – дип,  сыйныфташым Мансурны җилтерәтәм икән. Спорт залы яңгырап тора. Рус теле укытучым Рәшидә апа Әүхәдиева бик тәләпчән, шигырьне яттан сәнгатьле итеп сөйләмәсәң, «5»ле юк. Шул таләпчәнлеге белән яраттыра да иде.

Дөнья гамәлен өйрәттең,

Нигезле белем бирдең.

Безнең өчен иң хөрмәтле,

Абруйлы кеше идең.

Хәзер дә дәвам итәсең

Мөгаллимлек һөнәрен.

Өйрәтәсең инде хәзер

Син Ахирәт гамәлен.

Рәшидә апабыз – хәзер дә бик кирәкле кеше.

Гөлфәридә апа Шәрипованың «математика исе килә торган җиргә барсаң» дия-дия аңлатканнарын ничек онытасың, ди!?

Югарыда искә алып киткәннәр, монда язылмаганнар, сез иң гүзәл кеше икәнсез ! Шуңа да безнең арада укытучы һөнәрен сайлаучылар күп булгандыр.

Бәйрәмегез мөбарәк булсын, мөхтәрәм укытучыларым!

 

Әлфия МИҢЛЕКӘЕВА,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 1980  елгы чыгарылыш  укучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.