Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәннең 9 нчы лицеена яңа директор билгеләнгән

Яшел Үзәннең 9 нчы лицее директоры итеп Шагаева Алия Юныс кызы билгеләнде. Моңарчы ул ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарды.Алия Шагаева 2000 е...

Яшел Үзәннең 9 нчы лицее директоры итеп Шагаева Алия Юныс кызы билгеләнде. Моңарчы ул ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарды.

Алия Шагаева 2000 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Һөнәри эшчәнлеген ул Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә. Моннан тыш ТР Мәгариф үсеше институтында өлкән укытучы, шунда ук заманча мәгариф технологияләре кафедрасы мөдире, Балтач районының мәгълүмат-методика үзәге директоры булып эшли.

Исегезгә төшерәбез, «Мәгариф» журналында Алия Шагаева белән интервью бастырылган иде. Журналның баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева белән әңгәмә барышында ул болай дип сөйләде:
«Мәктәп ул – озак вакытлы инвестиция. Бер ел эшләп кенә уңышка ирешеп булмый. Хәтерлисезме, кешесез утрауга эләккән Робинзон Крузо беренче уңышын 7 елдан соң гына ала. Укытучының хезмәте дә нәкъ шундый. Исәпләп карасаң, V сыйныфтан алып нәтиҗә күренерлек XI сыйныфка кадәр җиде ел уза бит. Баланы орлык белән чагыштырырга була. Орлыкны уңдырышлы җиргә утыртасың, селекция үткәрәсең, тукландырасың, су сибәсең. Шуннан соң гына уңыш җыясың».
Тулы язма белән сылтама аша үтеп танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ