Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» – бик кирәкле бәйге

«Яшел бишек» конкурсында мин ел да теләп катнашам. 2018 елда катнашып, икенче урынга лаек булсам, 2021 елда инде беренче урынны алдым. «Яшел бишек» конкурсының темалары миңа бик якын. Чөнки мин үз туг...

«Яшел бишек» конкурсында мин ел да теләп катнашам. 2018 елда катнашып, икенче урынга лаек булсам, 2021 елда инде беренче урынны алдым. «Яшел бишек» конкурсының темалары миңа бик якын. Чөнки мин үз туган ягыма, табигатькә гашыйкмын. 2018 елда «Кукмараның экологик сукмагы» дигән язмамда (Мәгариф, 2018 ел, 8 нче сан) үзем яшәгән Кукмара төбәгенең басулары, кырлары, урманнары турында язсам, быел инде «Яшәгез, чишмәләр!» дигән язмам (Мәгариф, 2021, 11 нче сан) үзем туып-үскән Каенсар авылының чишмәсе турында иде.
 
 

 
«Яшел бишек» конкурсында катнашып, мин география, экология фәннәренә караган күп кенә белемнәр тупладым һәм аларны практик яктан кулланышка алдым. Шушы конкурста минем эшемне югары бәяләгән жюри әгъзаларына, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә иҗади уңышлар телим! Бүләкләү тантанасын шулкадәр зурлап, Казан федераль университетының ак колонналы төп бинасында олуг галимнәребез катнашындагы утырыш барышында уздырдыгыз.

Онытылмаслык хатирә булып, күңелемдә озак сакланыр әле бу. Ә университетның тарих музее буйлап оештырылган экскурсиядән күпме мәгълүмат, хис-тәэсирләр алдык. Сөйләп-аңлатып бетерерлек кенә түгел. «Яшел бишек» – бик кирәкле бәйге, озын гомерле булсын иде ул.
Гөлчәчәк БӘЗГЕТДИНОВА,

Кукмарадагы 6 нчы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ