Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» конкурсы җиңүчеләре кемнәр булыр?

Безнең «Мәгариф» журналы иҗади бәйге-конкурсларны әледән-әле төрлесеннән уздырып килә.Тик шулай да алар арасында күпләрнең күңеленә хуш килгәне, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең төрле категориядә булга...

Безнең «Мәгариф» журналы иҗади бәйге-конкурсларны әледән-әле төрлесеннән уздырып килә.

Тик шулай да алар арасында күпләрнең күңеленә хуш килгәне, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең төрле категориядә булганнарын – балалар бакчасы тәрбиячеләрен дә, башлангыч сыйныф укытучыларын да, биология, химия, география, рус теле һәм теле мөгаллимнәрен берьюлы иҗади мәйданга дәшеп, рухландыраалганы, мөгаен, «Яшел бишек» конкурсыдыр. Инде быел аның дүртенче ел рәттән үткәрелүе. Бер карасаң, экология темасын яктырткан язмалар узган елларда шактый алынды. Быелгысын игълан иткән чакта инде аларны кабатламыйча,   үзгәрәк яктырту алымнарын ничегрәк табарлар икән дип бераз шөбһәләнеп тә торган идек. Тик эзләнсәң, тырышсаң, була икән шул. Быелгы конкурс язмалары белән танышкач, күңелдә шундый фикер калды. Журналыбызның сентябрь-октябрь саннарында «Яшел бишек»кә алынган язмаларның берничәсен урнаштырган идек инде. 1 октябрьдә бу конкурс төгәлләнде.


 


 


 


 


 


 


 
 
 
 
 
 
Инде Россия табигать фәннәре академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов рәислегендәге мәртәбәле жюри бүген «Мәгариф» журналы редакциясенә җыелып, конкурска нәтиҗә ясауга кереште. Быел «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Экология» номинацияләренә язмаларның күбрәк килүе белән үзенчәлекле булды. Конкурс нигезләмәсендә әйтелгәнчә, «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «География». «Экология» номинацияләренең һәркайсы буенча I урынга лаек дип тапкан язмалар ачыкланачак. Инде көтәргә күп калмады.
«Яшел бишек» конкурсының быелгы җиңүчеләре исемлеге исә «Мәгариф» журналының ноябрь санында игълан ителәчәк. Шунда ук конкурс җиңүчеләренең һәм иң яхшы дип табылган язмалары тупланып, презентация рәвешендә биреләчәк. Ә калган язмалар исә «Магариф.РФ» электрон журналының алдагы саннарында урын алачак. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.
             Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ