Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» лауреатларын КФУ галимнәре алкышлады

Яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүне пропагандалауда үзебездән беркадәр өлеш кертү максатыннан инде дүртенче ел рәттән, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә, «Яшел бишек» дигән иҗади...

Яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүне пропагандалауда үзебездән беркадәр өлеш кертү максатыннан инде дүртенче ел рәттән, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә, «Яшел бишек» дигән иҗади конкурс уздырып киләбез. Анда балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен – «Табигать белеме», башлангыч сыйныф укытучылары өчен – «Әйләнә-тирә дөнья», ә югары сыйныфларда эшләүче мөгаллимнәр өчен «Биология», «География», «Экология» номинацияләрен тәкъдим итеп, үзенчәлекле язмаларга бәйге оештырыла. Ни хикмәт: инде ничә еллар бәйгебезнең соңгы өч номинациясенә дә, биология, география укытучыларына караганда, тәрбиячеләрдән, башлангыч сыйныф, татар теле әдәбияты мөгаллимнәреннән язмалар күбрәк килә. Ел да җиңүчеләре арасында да бу фән укытучылары күбрәк. Бу хакта бүләкләү тантанасында КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин да искәртеп узды. Киләчәктә география, биология, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты укытучылары да «Яшел бишек» бәйгесен үз итә төшсеннәр, язмалары белән катнашырга атлыгып торсыннар иде.



Быелгы бәйгегә килгәндә, коронавирус аркасында, аны бераз кичектереп һәм уздыру вакытын беркадәр кысып, җәен эшнең иң тыгыз вакытында – июнь-сентябрь айларында уздырырга туры килде. Шулай булса да «Мәгариф» журналына `һәрчак тугры һәм экология проблемаларына битараф булмаган авторларыбыз, вакыт табып, каләм һәм педагогик осталыкларын күрсәтеп, үз язмаларын жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Таләпчән жюри шулар арасыннан конкурс таләпләренә туры килгән 36 язманы II турга уздырды. Узган елларны һәр номинация буенча өчәр призлы урын билгеләнә иде. Ә быелгы конкурс нигезләмәсе буенча һәркайсыннан берәр генә абсолют җиңүче билгеләү каралган. Шунлыктан жюридагыларга, язмалар арасыннан яхшылардан да яхшыракларын сайлаганда, шактый гына бәхәсләшергә, үз фикерләрен дәлилләргә дә туры килде. Шунысын да әйтик: ахырда барыбер уртак фикергә киленде: һәр номинация буенча берәр абсолют җиңүче билгеләнде. Менә алар:
«Табигать белеме» номинациясе буенча: Кукмарадагы 6 нчы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Рәшит кызы БӘЗГЕТДИНОВА. «Яшәгез, чишмәләр!» дигән язмасы өчен.  
«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча җиңүче: Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Миләүшә Кәшбетдин кызы ХӘСӘНОВА. «Әй, аланнар, әй, болыннар, сез безне көттегезме?» дигән язмасы өчен
«География» номинациясе буенча: Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Габдулла кызы САДРИЕВА. «Әтнәм – туган яккаем» дигән язмасы өчен.
«Биология» номинациясе буенча: Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары Дания Юныс кызы ХАЛИКОВА белән Рәмзия Вәдүт кызы ШӘРИФҖАНОВА. «Без һәрнәрсә өчен җаваплы» дигән язма өчен.
«Экология» номинациясе буенча җиңүче: Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Раилә Халит кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНА. «Табигать зар елый...»дигән язмасы өчен.




Җиңүче авторларыбызның әлеге язмалары белән журналыбызның быелгы сентябрь-ноябрь саннарыннан укып таныша аласыз. Иң яхшы дип табылган калган язмаларны да туплап, ноябрь санында шулай ук 25 битлек тупланма-презентация дә бирдек.
Конкурс язмаларын урнаштыру – бер хәл, ә бәйгенең йомгаклау тантанасын җиңүчеләребез күңелендә онытылмаслык хатирәләре белән истә калырдай итеп уздыру – үзе бер күңелле мәшәкать. Узган елларда бүләкләү тантанасын «Татмедиа» бинасында уздырсак, быелгысын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге үзенең чираттагы утырышы кысаларында үткәрергә ризалык бирде. Н.Лобачевский, Н.Зинин, А.Бутлеров, Е.Завойский, И.Бодуэн де Куртенэ, А.Казимбәк, С.Аксаков, Л.Толстой, В.Ульянов-Ленин, К.Фукс, И.Хәлфин, М.Госманов кебек йөзләгән мәшһүр шәхесләребезнең исеме белән бәйле, аларның эзләрен, мирасын кадерләп саклаучы КФУның төп бинасында – әлеге уку йортының туган көне – 17 ноябрь алдыннан узуы белән «Яшел бишек» җиңүчеләренең күңелендә бу бүләкләү тантанасы бигрәк тә истәлекле иде. Ә аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганда көчле алкышлары белән котлаучылар арасында социология фәннәре докторы Рияз Гатаулла улы Минзарипов, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин, биология фәннәре докторы Илгизәр Ильяс улы Рәхимов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Нурислам кызы Таишева кебек мәртәбәле затларыбыз да бар иде. Гади авыл укытучысы өчен үз хезмәтеңне күрә белеп, шулай олылауларыннан да зуррак тагын ни бар?!

Бүләкләү тантанасыннан соң конкурста җиңүчеләребез КФУның тарих музее буйлап экскурсиядә булдылар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Аделина ШӘРИПОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ