Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр арасында эшче һөнәрләр популярлаша

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның 30% ы эшче һөнәрләрне сайлый. Бу – әлеге юнәлешкә ихтыяҗ күрсәткече, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.«11 сыйныфтан соң 30% ка якын укучы эшче һөнәрл...

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның 30% ы эшче һөнәрләрне сайлый. Бу – әлеге юнәлешкә ихтыяҗ күрсәткече, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.
«11 сыйныфтан соң 30% ка якын укучы эшче һөнәрләрне сайлый. Бу бик яхшы, чөнки без моның кирәкле булуын күрәбез. Бу юнәлештә эшләргә теләүче яшь егетләр һәм кызлар яхшы әзерлектә. Аларның күбесе эре компанияләрне сайлап кына калмыйча, үз эшләрен дә оештырып, үзмәшгульлек белән дә шөгыльләнә», – диде ул WorldSkills Russia милли җыелмасында катнашучылар белән очрашуда.
Голикова 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, укучыларның 60% ы урта махсус белем сайлый, һәм монда WorldSkills хәрәкәте үсешенең өлеше зур, дип искәртте.

«ТАСС» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ