Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр нигә оялмый?

Россия халкының 60 проценты мәктәпләрдә җенси тәрбия укыту яклы. Илкүләм иҗтимагый сораштыру үзәге әнә шул хакта хәбәр итә. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова да бу фикер белән килешә. Ә м...

Россия халкының 60 проценты мәктәпләрдә җенси тәрбия укыту яклы. Илкүләм иҗтимагый сораштыру үзәге әнә шул хакта хәбәр итә. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова да бу фикер белән килешә. Ә менә Россия мәгариф министры Ольга Васильева исә ул хакта сөйләшү гаиләдә булырга тиеш дип саный. Укучыларыбыз – ата-аналар, укытучылар, табиблар, психологлар, дин белгечләре җенси тәрбия турында ни уйлый икән?
Кирәге дә, кирәкмәгәне дә – интернетта
Әлеге тема бик четерекле. Кайчан, нәрсә хакында сөйләргә кирәген белмибез. Мәктәп гаиләгә ышана,
ә гаиләнең – үз мәшәкате. Аның баласына җенси тәрбия бирергә вакыты юк. Күптән түгел Татарстанның бер районында булган хәл күңелне айкап ташлады.
14 яшьлек кызның үзеннән шактый зур егет белән
чуалуы, ул гына түгел, җенси тормыш белән яшәү-ләрен яшермәве бу хакта ачыктан-ачык сөйләшүгә күнекмәгән халыкны шаккаттырды.
Икенче яктан, балага җенси тормыш турында сөйләү бераз каушата да. Ничек итеп моның турында үз балаңа авыз ачарга була дип уйлыйбыз. Үзебезне искә төшерәбез. Безгә беркем дә бу хакта сөйләмәде. Ә бит элек тә иртә өлгергән кызлар бар иде, тик ул чакта андыйлар берән-сәрән генә булганга, аларга бармак төртеп күрсәттеләр. Татар гаиләсендә үскән, татар авылында яшәүче кешеләр өчен андый хәл оят санала иде. Хәзер оят дигәне дә юкка чыгып бара. Менә 13 яшьлек кызның әнисе (исеме үзгәртелде) ниләр сөйли.
– Күрше-тирә һәрвакыт кызыгызны эшкә өйрәтегез дип әйтеп килде. Тик мин аңа бернинди эш кушмадым. Ул кечкенәдән интернетта булды. Мөгаен, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә шуннан белгәндер, – ди Фәйрүзә. – Быел җәй көне баладагы үзгәрешләрне бераз сизенгән идем. Ләкин аны каршыма утыртып,
хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләре турында ныклап сөйләргә кыюлыгым җитмәде. Алай да очрашып йөри торган егетен ошатмавымны әйттем. Тик кызым без «дуслар гына» дип ышандырды. Әмма эш дуслыктан узган булып чыкты. Ул хәлләрне белгәннән соң, иманын укытыйммы дигән идем, психологларның киңәшен исемә төшердем. Каты бәрелсәгез, үз-үзенә кул салыр йә сукбайлыкка китәр дип куркыталар бит. Миңа хәзер кызым өчен бик оят. Урамга чыгарга да кыенсынам...
Ә менә Гөлназ үзе белән булган хәлләргә җиңел карый. Балалыгы белән аңлап бетермиме?..
– Бу хакта әти дә, әни дә белми иде. Без гел машинада очраштык. Мәктәптә белеп, тикшерә башладылар. Егетемә минем янга килмәскә куштылар. Тик мин аны бик сагынам. Хәзер уемда ул гына, укыйсым да, кайчак яшисем дә килми, – ди кыз. – Бу эшләр тыныч кына тәмамланса, әни мине кияүгә бирмәкче. Әмма егетем өйләнәм дип тормый шул. Аны гаепләмәвемне сорый. Мин бит барысына да үзем гаепле. Безнең мөнәсәбәтләрне сораштыра башлагач, беркемнән берни яшермәдем, сөйләп бирдем. Җәйдән бирле җенси тормыш белән яшибез. Бәби табасың бит диючеләр бар, кайгырмасыннар, без сак-
ландык!
Авылда – сер, шәһәрдә белүче юк
– Хәзер балалар туганда ук меңне белеп туа. Без биг-
рәк аңгыра булганбыз инде. Егетләргә кул тоттыру да оят иде. Хәзер исә ана – кызны, ата улны белми, –
ди Казанда укытучы булып эшләүче Гүзәлия Шәймәрданова. – Миңа 52 яшь. Әле дә бу темага сөйләшергә читенсенәм. Үземнең ике малаем бар. Аларны әтиләре тәрбияләде. Андый темаларга ул сөйләште. Әле менә быел җәй дус хатыным шалтырата. Никахка чакыра. Башта аптырап киттем. Кызы бәләкәй төсле иде әле. Баксаң, 15 яшьлек кызы кияүгә чыккан. Җәй көне авылга кайтарган иде. Шунда гашыйк булган. Кияү буласы кешегә 21 яшь икән. Казан егете. Шәһәрдә булса, беркем белмичә калыр иде. Авылдагы хәлләрне тиз күрәләр. Мин монда ата-ананы гына да гаепләмәс идем. Мәктәптә дә җенси тәрбия дәресләре кирәк.
Икенче әңгәмәдәшебез Ландыш Салихова кызыннан берни яшермәскә тырыша икән.
– Беренче сыйныфтан бирле бер малай кызыма чәчәк ташый. Бәйрәмнәрдә шоколадлар алып килә. Баштарак җитдигә алмасам да, бишенче сыйныфка күчкәч, игътибарлырак була башладым. Гашыйклар көнендә ул малай минем кызны кафега алып барган. Бу хакта теге баланың әтисе белгән. Ышанасызмы, 6 ел эчендә минем кызым өчен 12 мең сум акча тотканнар. Мин әнисе белән сөйләштем. «Бер-берләрен яраталар икән, комачауламыйк», – ди ул. Менә шуннан соң, өйгә кайтып, дуслыкның җенси мөнәсәбәтләргә күчү ихтималы, аның аяныч хәлләргә төшерү мөмкинлеге турында сөйләп бирдем. Кыз әнисе булу бер дә җиңел түгел.
Башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Гомәрова хәзерге балаларның хислелегенә шакката.
– Моңарчы мин укыткан сабыйлар дүртенчегә җиткәч кенә ярату, мәхәббәт турында телгә алалар иде. Ә хәзер бар да башкача. Хәтта әти белән әни болай итә, тегеләй итә диючесе дә бар. Димәк, гаиләдә бу мәсьәләдә эчке культура җитми. Өлкәннәр балаларының күргән-
ишеткәннәрен киптергеч кебек сеңдереп баруларын исәпкә алмыйлар. Телевизордан нәрсә генә күрсәтмиләр бит! Күпчелек ата-ананың интим күренешләрне күрсәтә торган каналларга код кую башларына да килми. Балага игътибар җитми, – дип сөйли укытучы.
Сөйләү оят түгел,
сөйләмәү – җинаять
Табиблар исә бу мәсьәләдә бердәм кискен фикердә тора: мәктәпләрдә, факультатив рәвешендә генә булса да, җенси тәрбия дәресләре кертелергә, медицина күзәтүләре алып барылырга тиеш.
 – Элек мәктәпкә табиблар килә дип тора идек. Хәзер бу әйбер бетте. Әти-әни рөхсәт итмәсә, баланы карап булмый, – дип сөйли табиб-гинеколог Нурия Гарипова. – Шулай булгач, без – гинекологлар берни эшли алмыйбыз. Рөхсәт булган баланы тикшерәбез, калганнарын – юк. Шушы гамәле белән ата-ана үзе баласына ирек бирә. Без укыганда, җенси тормыш белән иртә яши башлаганнарны табиблар ачыклап, аларга киңәшләрен бирә иде. Хәзерге яшьләр барысын да тиз татып карарга ашкына. Мин бигрәк тә кызларны сак булырга өндәр идем, чөнки яшьлектәге хаталары өчен киләчәктә аларга ир-атка караганда югарырак бәя белән түләргә туры киләчәк. Мисал өчен, тәртипсез җенси тормыш алып бару аркасында гонорея авыруы кичергән кызларның бик азы гына ана булу бәхетенә ирешә. Казанда ел саен йөздән артык яшүсмер кыз шул чирдән дәвалана.
Күп кенә ханымнар, кияүгә чыккач, безнең ишекне шакый. Балага узасылары бик килә дә, тик булдыра алмыйлар. Тикшерә башлагач, әллә ниләр беленә. Бик күпләрнең аналыгында җәрәхәт (эрозия) барлыгы күренә. Кайбер очракларда, хәтта 20-21 яшьлек-ләрдә дә яман шеш барлыгы ачыклана. Тәртипсез тормыш хатын-кызның аналыгын эштән чыгара. Муентыктагы җәрәхәтне вакытында дәваламасаң, ул яман чиргә әйләнеп куярга мөмкин. Иртә җенси тормыш башлаган кешеләр, балага узмас өчен, махсус төймәләр куллана. Моның киләчәктә бөтенләй кысыр калуга китерергә мөмкин икәнен уйлап тормыйлар. Кияүгә чыгып, матур көн итәр өчен, үсмер чакта җенси тормыш белән яшәргә ашыкмаска кирәк.
Күп кенә кешеләр баланы интернет боза дигән фикердә. Психолог Эльвира Сафина төп сәбәп – балага ата-ана тарафыннан игътибар җитмәү дип саный.
– Соңгы елларда ата-ананың тәрбиягә вакыты калмый. Бөтен кеше дөнья куа. Иртән чыгып киткән ана, арып-талып, кичкә кайтып керә. Бала көнозын күзәтүсез кала. Хәзерге заман кешесе интернетка бәйле. Бөтен нәрсәне шуннан күрә. Күргәч, эшләп карыйсы килә: азагын уйлаучы юк. Олыларча яшәргә тырышып, үзләренә игътибар җәлеп итмәкчеләр. Безнең халык бу хакта сөйләшергә ояла. Биш яшендә сабый мине кайдан алдылар дигән сорау бирә,
ә олыларның дөресен сөйлисе килми. Уйдырмалар уйлап табалар. Янәсе, кәбестә арасыннан алдык, ләкләк алып килде. Мондый сүзләр балада җенси мөнәсәбәтләр турында ялгыш фикер тудыра. Интернетта бер төрле күрсәтәләр, ата-ана бөтенләй башкача сөйли. Бала бу хакта дөресен әйтү өчен җитлегеп, үзе сүз кузгатса, иң дөресе – ул аңлый торган телдә дөресен сөйләп бирү.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны зур амәнәт итеп бирде. Гомумән, без – Раббыбыз, җәмгыять, кешеләр алдында сабыйларыбыз өчен җавап бирүче. Ата-ана авыру булып, баласына тәрбия бирә алмый икән, моның өчен хатын-кыз туганнар җаваплы. Чит илләрчә тәрбияләмичә, үз динебез кушканча яшәсәк иде. Җенси тәрбиягә килгәндә, бу хакта кызга –
ана, егеткә ата сөйләргә тиеш. Соңгы елларда югары сыйныфта укучы кызларның сафлыгын югалтуы турында ишетеп торабыз. Без – әти-әниләрнең төп бурычы – балаларга үз вакытында ярый-ярамыйны аңлату. Динебез никахка кадәр кулга-кул тотынуны да өнәми. Англия патшабикәсенең кулын чит ир-ат тоту тыела бит. Бу – этикет кына түгел. Ул – тирән мәгънәле гореф-гадәт, канун. Без аеруча кыз баланы сакларга тиешбез. Никахсыз үбешү, бергә йоклау зур гөнаһлардан санала. Шунысын да онытмыйк: бу гөнаһлар ата-анага, туганнарга да төшә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ