Логотип Магариф уку
Цитата:

Язгы нигъмәтләрдән кызыклы һәм файдалы рецептлар

Нарат серкәсе һәм күркәсе, тузганак һәм язгы табигать биргән башка күп кенә байлыклардан оста кулланучылар нинди генә кайнатмалар ясамый. Иң мөһиме – төп ингредиентларны вакытында җыеп алу, дип, киңәш...

Нарат серкәсе һәм күркәсе, тузганак һәм язгы табигать биргән башка күп кенә байлыклардан оста кулланучылар нинди генә кайнатмалар ясамый. Иң мөһиме – төп ингредиентларны вакытында җыеп алу, дип, киңәш бирәләр алар. Уңан хуҗабикәләрнең кызыклы һәм файдалы рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез, дуслар!
Нарат серкәсеннән крем-бал (Алисә Сабирова рецепты).
Нарат серкәләрен коела башлаганчы җыеп алып, кояш астында бер-ике көн тотабыз. Кипкәч, иләк аша чыгарабыз һәм, 1:10 нисбәтеннән язгы бал белән кушып, әйбәтләп болгатабыз. Крем-балны банкага тутырып, суыткычта саклыйбыз.

Тузганактан кайнатма (Гүзәл Мәрданова рецепты).
0,5 кг сары тузганак чәчәгенә (сары таҗлары гына кирәк) 2 л су һәм 2 апельсин турап салабыз да, кайнарга куябыз. Кайнап чыккач, 15 минут тотабыз да, газ утын сүндерәбез. Бер тәүлек суытабыз. Сыеклыкны сөзеп, аңа 1 литрга 800 гр нисбәтеннән шикәр салабыз һәм шушы массаны, капкач белән капламыйча гына, кайнатырга куябыз. Башта бик болганчык булып тоелган сыеклык, кайный-кайный үтә күренмәлегә әйләнә. 45 минуттан 1 лимон турап салабыз да, яңадан 15 минут кайнатабыз. Соңыннан, әзер стириль банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз.
Нарат күркәсеннән компот (Гөлнара Галимуллина рецептлары).
Нарат күркәләрен әйбәтләп юабыз һәм кайнар суда тотабыз. Әзер 3 л стириль банкага 20-25 штук яшел күркә (эре булса, азрак санда), 1,5 стакан шикәр (стакан ярым) һәм кайнап торган эссе су салып, капкач белән ябып куябыз.
Нарат күркәсеннән кайнатма.
1 кг яшь күркәне әйбәтләп юып, кичтән 850 мл суга салып калдырабыз. Иртән шул суны сөзеп алабыз да, 3 кг шикәр салып, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач, 5-10 минут тотабыз, соңыннан, күркәләрне өстәп, тагын 20 минут тотабыз һәм сүндерәбез. Кайнатма суынгач, капкач каплап, тагын 20 минут кайнатып алабыз. Шулай 3 тапкыр кабатлыйбыз.

Тәмле булсын!
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ