Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы музее – чор  көзгесе

 Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы мәктәбендә халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды. «Бу музей яшь буынга 24 сәгать буе сүзсез  дәрес биреп торачак»  – аның...

 Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы мәктәбендә халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды. «Бу музей яшь буынга 24 сәгать буе сүзсез  дәрес биреп торачак»  – аның миссиясе шулай билгеләнде. Биредә бер Равил Фәйзуллин гына түгел, ә аның даирәсе, ул яшәгән, иҗат иткән  60 ел эчендәге әдәби-мәдәни, иҗтимагый хәрәкәт үзәгендә кайнаган Нәкый Исәнбәт, Мөхәммәт Мәһдиев, Сибгат  Хәким, Мостай Кәрим, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Бакый Урманче, Фирдәвес Хәйруллина, Асия Хәйруллина, Вафирә Гыйззәтуллина кебек бик күп шәхесләрне барлыйсың, шул дәвернең  рухын тойгандай буласың.

КАЗЫЙ НИГӘ БОРЧЫЛА?
– Музей-салонның шагыйрь туган авылда, 2003 елдан  Равил Фәйзуллин исемен йөртүче мәктәптә ачылуы аеруча зур әһәмияткә ия. Балалар аз булу сәбәпле, әкренләп мәктәпләр ябыла барган бер чорда музейханә ачылу киләчәккә өмет уята. Ул безгә тагын да яхшырак эшләргә, балаларга Равил абыйлары кебек тырышып укырга өндәп  торачак, – ди мәктәп директоры Нияз Ильяс улы Гарипов. Директорның чыгышында борчылу авазлары яңгырап китүне аңларга була. Равил Фәйзуллиннар укыганда, авылның агач мәктәбендә 300 ләп бала  булса, 1999 елда салынган ике катлы бинада бүгенге көндә нибары 25 бала белем ала.
– Беренче класста – бер, икенчедә – бер, өченчедә – бер бала. Киләчәктә Равил Фәйзуллинга алмашка кемнәр килә? – дип, Татарстан мөфтиятенең  баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та әлеге хәлгә борчылуын белдерде. – Яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар, ниш-ләп соң авылда кеше калмый?! Намаз саен, авылда яшьләр калсын иде, дип дога кылам. Мине борчыган тагын бер әйбер бар: мәктәпләребез музейга әверелмәсен иде. Хәйран җирләрдә булабыз, ни аяныч, мәктәпләр музейга әйләнеп бара.
– Мәктәп ябылмасын өчен, музейны шушында керттеләр дә инде, – Җәлил хәзрәтнең сүзенә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның  җавабы бу.
КӨРӘШТЕРЕП КИЛЕШТЕРҮ
– Фикердәшләр ярдәм итмәсә, кеше бер ялгызы бернәрсә дә эшли алмый,  – диде
шагыйрь үзе. –  Музей кору –  коры бер энтузиазмда гына башкарыла торган гамәл түгел.
Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровның ныклы сүзе һәм җаваплыкны  Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, Балык Бистәсе районының якташлык җәмгыяте рәисе Нурия Хашимовага тапшыруы нәтиҗәсендә эш көйле барган. Архитектор Светлана Алаева һәм музей эше остасы Фәридә Мортазина  бер-берсенең фикеренә колак салып эшләгәннәр. Билгеле инде, район башлыгы Радик Исламов та  үз  теләкләрен җиткереп торгандыр.
Нурия Миңнәхмәтовна: «Халык шагыйрьләре белән эшләү бер дә җиңел түгел. Равил абый бик таләпчән. Ә төзүченең үз кагыйдәләре, архитекторның үз таләбе, музейның да үз кануннары. Менә шуларны килештереп  кара син. Шуңа да кайчакта җиңелчә генә ачуланышкан чаклар да булгалады»,  – дип, нәни генә серне ачып салды.
Музей  мәктәпнең беренче катындагы ике сыйныф бүлмәсен берләштереп эшләнгән. Билгеле, мәйданы зур яки кечкенә булуы артык әһәмиятле түгел, бу очракта музейның концепциясенең дөрес  эшләнүе мөһим. Аның өчен җаваплы Фәридә Гафиулла кызы Мортазина Г.Р.Державин исемендәге Лаеш төбәге музее директоры,  27 ел буе шушы игелекле эштә кайный. Тәҗрибәле белгеч зур булмаган мәйданга зур мәгънә салган.
ЭКСПОНАТЛАР НИ СӨЙЛИ?
Биредә очраклы әйбер күрмисең. Һәр нәрсәдә мантыйк булуы ярылып ята. Керә-керешкә Фәйзуллиннарның тугыз буынын ачыклаган нәсел шәҗәрәсе,  фотолар, кызыклы документлар, әдипнең шәхси әйберләре. Менә ул язучылар белән Новосибирск шәһәрендә. Икенче бер фотода олы улы Алмазның гаиләсе белән Мәскәүдә. Әдәбият-сәнгать әһелләре даирәсендә матур бер традициягә әверелгән «Фәйзуллин йөзүләре»нең дә үз тарихы, үз урыны бар. Түрдә – эш өстәле. Дистә еллар буе шагыйрьнең күңелендә туганны түкми-чәчми барлый барган язу машинкасы. Киштәдәге китапларны да өстәл янында  утырган көйгә артка борылып кына аласы. Үзенекеләр дә, каләмдәшләре култамга салып бүләк иткәннәре дә шунда. Иҗат гомерендә ничәләп  китап чыгарганын олпат әдип үзе дә тәгаен генә әйтә алмастыр кебек. Шул ук вакытта  язучыны башка төбәкләрдә, чит илләрдә  дә беләләр, укыйлар дип һич икеләнмичә әйтерлегебез бар: 17 китабы төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Шунда ук булачак шагыйрьнең иҗат чишмәсе ни рәвешле «бәреп чыгуын» күреп тә  таң каласың. 1954 елда үзе чыгарган тәүге кулъязма китабы чишә безгә ул серне: «Дүртенче классны «отлично»га тәмамладым. Бишенче классны да «отлично»га укырга тырышам. Мин шагыйрь булырга хыялланам. Һәм шулай итеп, мин беренче мәртәбә «Чаңгы шуганда» исемле кечкенә шигырь яздым», – ди ул анда. Нәни шагыйрьнең «Яшь ленинчы» газетасына юллаган шигырьләре  җавапсыз калмаган. Казаннан  Шәүкәт Галиев имзасы белән «Энем, булдырасың!» дигән җавап хатларын да берне генә алмагандыр ул.
Иҗат гомеренең 30 елдан  артыгын (шуның 25 елын баш мөхәррир вазифасында)  «Казан утлары»на багышлаган әдипнең  иңгә-иң куеп эшләгән каләмдәшләренә дә аерым урын бирелгән. «Теләгәнчә актив иҗат итә алмасам да, файдалы еллар булды анда эшләгән чор», – дип искә ала аны Р.Фәйзуллин. «Казан утлары»ның юбилее уңаеннан басманың бөтен архивын актарып, тарихын барлап,  аны бер эзгә салып, нәшер ителгән «Сурәтләрдә рухи йөзебез» дигән китап та журналның элеккеге мөхәррире   тырышлыгыннан башка  гына чыга алмас иде.
Музейда хәтта тәрәзәне каплап торган жалюзига да эш табылган – андагы «Вакыт» шигырен язган  Равилгә нибары 15 яшь булган дип кем әйтер?!
Дөнья күргән аксакал узган гомеренә нәтиҗә ясый, диярсең: «Алай үтелгән вакыт.../Болай үтелгән вакыт.../Яшәп үтелгән вакыт,/ яшьнәп үтелгән вакыт, /
бүтәннәр бәхете өчен сарыф ителгән вакыт!»/
Вакыт дигәннән, рәссам Эрот Зарипов кулы белән башкарылган ике эш  музейга керүченең игътибарын әллә кайдан ук җәлеп итә. Аның берсе шигърият  күгенә ашкан кош калыбына урнаштырылган фотоколлаж булса, икенчесе, ком сәгате рәвешендә ясалып, ком урынына аккан иҗади гомерне фотолар, шигырьләр аша бәян итә. Куен дәфтәреннән кайсысын икешәр, кайсысын дүртәр юл итеп кисеп алынган ул шигырьләр астына  1968, 1970, 1980 еллар дип куелганнары да бар.
Сынчы-рәссам Әхсән Фәтхетдинов белән дә «җеннәре килешкән» аларның. Әледән-әле очрашып, аралашып торуларына карамастан, Түбән Камадан шагыйрь дусты янына Казанга – Аккош күленә килгәндә, «вакыт булганда иркенләп укыр» дигәндәй, дәфтәр-дәфтәр хатлар  язып алып килә торган була рәссам. Нинди генә темага кагылса да,  ана телебезнең киләчәге өчен борчылумы, күңелләрне айкаган  татар моңы турында уйланумы, әти-әни канаты астында үткән үсмер чакны сагынумы, яки инде аларны соңгы юлга озату мәрасимендә хәс-
рәтләнүме – барысы да тирән фәлсәфәгә корылып, мәсьәләнең асылына төшәргә тырышып, күңелендәгесен  ачып салган  хатлар. Дәфтәрләр саны ишәя башлагач, Равил ага тарафыннан:  «Боларны туплап китап итеп чыгарсак», – дигән фикер дә кузгалып алгалый ике арада. Тик адәм баласының гомере чикле,  Әхсән ага исән чагында тормышка ашмый кала бу ният. Дустының вафатына 10 ел дигәндә, вәгъдә -иман, дип, Р.Фәйзуллин  узган ел «Әхсән хатлары» дигән китапны бастырып, дөньяга чыгарды.  Шагыйрьнең Ә. Фәтхетдинов тарафыннан катнаш техникада башкарган портреты, дәфтәр тутырып язган хатлары, вафатыннан соң чыккан әлеге китабы музейда шушы гомерлек иҗади дуслыкның истәлеге буларак  урын алган.
Җыеп кына әйткәндә, экспонатлар аша сигез айлык чагыннан күзәтә башлыйбыз Р.Фәйзуллинны. 1944 елда гаилә белән төшкән фотоны музей ачылышына килгән кунаклар кабат-кабат килеп карады хәтта. Бер уйлаганда, сугыш чорында фото кайгысы да, аны эшләрдәй кешесе дә юк сыман. Баксаң, Лаеш районының Масловка авылында яшәгән берәү шулай авылдан авылга фотога төшереп  йөри торган булган. Аның фотолары, Фәридә Мортазина әйтүенә караганда, музейчылар кулына юк-юк та эләгә икән. Бергәләп фотога төшәргә сәбәбе дә булгандыр. «Әти, Сталинград  фронтыннан яраланып кайтканнан  соң, җиде айлап дәваланырга мәҗбүр булган. Пуля, бер җирдән кереп, икенче җирдән чыккан. Минем тууыма да әтинең шул кайтуы сәбәп»,– дип, әлеге фотоның тарихына туктала Равил ага.
ТЕЛ САГЫНДА ТОРУЧЫ УЧАК
Марат Әхмәтов Р.Фәйзуллинны: «Ана карыныннан ук шагыйрь булып туган», –  дип, аның  талантына олы бәя бирде.  22 яшьлек Равилнең СССР  Язучылар берлегенә кабул  ителүе үзе үк бер феномен була (ил күләмендә иң яшь!), нәкъ ун елдан  ул инде Г.Тукай исемендәге Дәүләт  бүләгенә ия. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та: «Равил Фәйзуллин –  әдәбиятка  ишекне тибеп  кергән каләм әһеле, – дип белдерде. – Ул килгәч, шигъриятнең формасы, юнәлешләре, рухы үзгәрде. Шигърияттә Р.Фәйзуллин җитәкләгән буын ул затлы буын булып тарихка кереп калачак. Новаторлык поэзиясе белән  үз артыннан бик күп яшьләрне ияртте. Мин үземне дә аның мөрите-шәкерте итеп саныйм. Шушындый музей ачылу шагыйрь шәхесенең дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Бу – бик күп районнарга, мәктәпләргә үрнәк булырлык гамәл». Зиннур Мансуров әйтүенчә, «Фәйзуллин йөзүләре» быел Татар бугазына ук барып җитәсе булган икән. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов исә: «Агыйдел елгасында бергә  агарга вәгъдә куешкан идек»,– дип, бу чараның географиясен алай ук бик ерак китмичә генә киңәйтергә тәкъдим итте һәм Уфа якларына чакырды. «Татар әдәбиятында гына түгел, киңрәк планда үз урынын тапкан олы шәхес буларак, Р.Фәйзуллинга багышланган шундый музей ачылу ул табигый. Башкортстанда аның иҗаты буенча гыйльми хезмәтләр язган галимнәр дә бар»,– ди ут күршебез Айгиз.
Авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Харис Гайнетдин улы Мусинның  тәкъдиме дә күңелгә сары май булып ятарлык. Ул Казан аграр университетының урман һәм экология факультеты студентлары белән авылда Равил Фәйзуллин исемендәге сквер ясамакчы икән. Казан шәһәрендә Горький паркы бар, Чехов скверы бар, ни өчен әле татар язучыларына сквер булмаска тиеш, дигән ният белән тотынганнар алар бу эшкә. Әзерлек инде күптән башланган. Студентлар белән кайтып булачак скверның эскизларын ясаганнар, имән кәлшәләре үстерәләр. Бердәнбер шартлары:  беренче үсентене (ә ул һичшиксез имән агачы булачак!) Равил абый үзе утыртырга тиеш.
 ***
Ни генә булмасын, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйткәнчә, мондый  музей ачылу ул – шагыйрьгә зур хөрмәт билгесе. Авыл өчен дә, район өчен дә зур вакыйга һәм шул ук вакытта авылның рухын күтәрә торган чара, чөнки авылның төше, төп нигезе –  мәктәп.
– Шушында куелган әйберләр – күпмедер дәрәҗәдә минем җир йөзендә яшәвемнең бер билгесе. Мин шуңа бик куанам. Монда кергән бала битараф кала алмас. Кемдер кемгәдер охшарга тырыша,  яшәү идеалы итеп ала аны. Бу – һәркем, һәр буын өчен кирәк булган күркәм гадәт. Бәлкем, минем фикерем беркатлырак булып та тоелыр. Бу музей-салон мәктәпкә һәм, иң беренче чиратта, яшьләргә игътибарны арттырачак,  дип уйлыйм. Әлбәттә, мондагы экспонатлар яңарып, тулыланып торачак, – дип вәгъдә итә Равил Фәйзуллин.– Бу урын телебез сагында торучы бер кечкенә учак булыр, Аллаһ боерса! Биредә күп урын миңа бирелсә дә, гомумән алганда әлеге музей-салон  әдәбиятыбызның соңгы 60 еллык тарихын күпмедер дәрәҗәдә үз эченә алган.

Расиха Фәизова


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ