Логотип Магариф уку
Цитата:

«YouTube»да – татар шәхесләре

Татар журналистлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына һәрвакыт сер капчыклары тулып торган замана «улларын» чакырырга ярата. Бу юлы аларга кунакка Татар энциклопедиясе һәм төбәкн...

Татар журналистлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына һәрвакыт сер капчыклары тулып торган замана «улларын» чакырырга ярата. Бу юлы аларга кунакка Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, галим Искәндәр Гыйләҗев килде. Аның «сер капчыгы», чынлап та, зурдан иде. Тирән белемле галимнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар телле  «YouTube» каналында күренекле татар шәхесләренә багышланган видеороликлар белән катнаша башлавы турындагы бәяне каләм әһелләрендә чынлап та кызыксындыру  тудырды.

— Бу эшебезне һич тә тик торганнан мөгез чыгару өчен башламадык, - дип башлап китте ул сүзен. — Институт үзенең көндәлек эшен дәвам иттерә. Басма һәм электрон энциклопедияләр чыгаруны дәвам иттерәбез. Беркөнне шулай утырып сөйләштек тә, «Нигә әле хезмәтебезне тагын да кызыклырак итеп оештырмаска», – дигән фикергә килдек. Эшне аю да, бүре дә эшли, дигәндәй, болай эшләү кызыграк килеп чыга бит. Милләтебездә исемнәре фидакяр хезмәтләре белән тарихта уелып калган  шәхесләр күп. Җитмәсә, халык хәзер китап укырга  бик атлыгып тормый. Укыса да, кыска хәбәрләрне генә үз итә. Шушы хакта тагын бер кат уйлашып, Интернетка кереп оялаган укучыларыбызның хәтерен уяту өчен, күренекле шәхесләребез турында артык нечкәлекләренә бирелмичә генә, тормышларындагы мөһим детальләрен генә атап,  5–7 шәр минутлык  мәгълүмат биреп барырга булдык. Укучының башына импульс биреп, кызыксыну уятырлык булсын ул.
Иҗади һәм техник мөмкинлекләребезгә карап, атнасына бер ролик чыгарып барырга булдык. Проектның кураторы итеп хезмәткәребез Булат Хәмидуллинны билгеләдек, аңа Илшат Хәлиуллин ярдәм итә. Беренче тапшыруыбыз Бакый Урманче тормышына багышланган иде. Аннан соң да дистәләгән видеороликларыбыз җылы куллар белән «YouTubе» каналына куелды. Хәзер теләгән һәркем  әлеге каналга кереп, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Илһам Шакиров, Харис Якупов кебек шәхесләребез турында видеороликлар белән таныша ала. Киләсе атнадагы хезмәтебез мәгърифәтче Каюм Насыйри турында.

Материал күп дип, институт кәнәфиләренә терәлеп утырып кына эшләргә җыенмыйбыз. Һәркем роликларның җанлы, иҗади тонда килеп чыгуын тели, шунлыктан кирәккәндә төрле шәһәрләрдәге музейларга барып чыгарга да авырыксынмыйбыз.
Галимнең кызыклы әңгәмәсе журналистларда кызыклы сораулар да уятты. Фоторәссамнар, әйтик, мондый видеоларда фотостендлардан файдаланылмауларыннан зарланып алды. Кайберәүләр күренекле спортчылар турында бер дә сүз булмавын әйтеп узды.
Искәндәр Гыйләҗев һәр видеоролик милләтебезгә хезмәт иткән шәхесләр генә күздә тотып язылачагын белдерде, очрашуга килгән каләм әһелләренә рәхмәт әйтте.
                                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ