Логотип Магариф уку
Цитата:

Ышаныч телефоны булышамы?

Әлбәттә, балаларның һәм өлкәннәрнең психологик сәламәтлеген кайгырткан, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә шылтыратып, киңәш сорап була торган ышаныч телефоны эшләп килүе – яхшы күренеш ул. Җәмгыятьнең ру...

Әлбәттә, балаларның һәм өлкәннәрнең психологик сәламәтлеген кайгырткан, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә шылтыратып, киңәш сорап була торган ышаныч телефоны эшләп килүе – яхшы күренеш ул. Җәмгыятьнең рухи, рухани саулыгы бүгенге тотрыксыз дөньяда аеруча мөһим. Пандемия, инфляция кебек афәтләр болай да шактый күп кешенең йокысын качырды, байтак кешенең баш авыртуына әйләнде.
Шушындый шартларда башкалабызда барлыкка килгән ышаныч телефоннары ничек эшли икән, дип Интернеттагы сайтларына кереп кызыксынырга булдым. “Телефон доверия в помощь детям и их родителям” дип җыйдым. Казандагы – өч, Чистайдагы бер телефон номеры чыкты. 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия телефоны да бар икән. Тора-бара сөйләшә, ачыклый торгач, Казан, Чистай телефоннарының хәзер әлеге дә баягы гомумроссия ышаныч телефонының филиаллары буларак эшләве ачыкланды.
Шуны да әйтми китә алмыйм: сайтны ачуга ышаныч телефонын ачып эшләтүчеләр өчен бик үк күңелле булмаган кайтавазларга юлыктым. Сайтта дүрт кайтаваз тора. Аларның бөтенесе дә тискәре. Берсендә, шалтыратам: йә алмыйлар, йә гел мәшгуль, дип язганнар. Икенчесендә, психологик ярдәм сорап шалтыраткан идем, үземә басым ясый, гаеп үзегездә түгелме, дип дәгъва белдерә башладылар. Кайтавазның өченчесен, дүртенчесендә дә уңай дип булмый. Мин әүвәл тәүлек буе эшли дигән 571-35-71 телефонына шылтыраттым. Шунда ук алдылар. Йомшак кына сөйләштеләр. Бер четерекле хәл килеп чыкты әле, дип хәйләләп тормадым. Психолог ханымга үземнең журналист икәнлегемне әйтеп, бер тәүлектә якынча күпме кеше мөрәҗәгать итә; олылар күбрәкме, балалар, яшьләрме; нинди мәсьәләләр ешрак борчый, дип сораштым. Психолог ханым, безгә тәгаен саннарны әйтергә ярамый, сәгать ничәдән ничәгә хәтле эшләвемне дә әйтә алмыйм, дип белдерде. Шулай да аның сөйләвеннән аңлашылганча, балалар, яшүсмерләр, әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар һәм тәрбиячеләр дә киңәш сорый икән. Олылар, кечкенәләр бер чама мөрәҗәгать итә. Кайсы беләндер биш-ун минут сөйләшү дә җитә, кемнедер сәгать буе үгетләргә туры килә, шул сәбәпле “пациентларның” саны төрле көнне төрлечә була, дип аңладым мин. Өлкәннәр гадәттә балаларын аңлап бетерә алмаудан зарлана, ягъни аталар һәм балалар конфликты. Яшүсмерләрне, яшьләрне борчучы проблемалар бихисап: яшьтәшләре, дуслары, йөргән кызлары яисә егетләре белән уртак тел таба алмаулары, мордар булу (үзеңә кул салу) уйлары килгәләү, мәктәп-вуздагы өлгереш кыенлыклары, җәрәхәтләнү, гомумән, сәламәтлек җитеп бетмәү, гаиләдә һәм якын-тирәдә рәхимсезлеккә, көтелмәгән вазгыятьләргә тап булулары...
Сөйләшүебезнең азагында, үз сайтыгызга игътибарлы булсагыз иде; әлеге кайтавазларны күргәч, мөгаен, байтак кеше сезгә мөрәҗәгать итеп торуның файдасы булмас, дип уйлыйдыр; бу тәкъдимемне җитәкчегезгә җиткерегез әле, дигән теләгемне дә белдердем мин.
Икенче мөрәҗәгать иткән номерым (522-55-81) ышаныч телефоны түгел, Чуйков урамындагы Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр комитеты каршында эшләүче “Доверие” балаларга һәм яшьләргә психологик һәм педагогик ярдәм үзәге булып чыкты.Казанда мондый үзәкләр сигез җирдә икән. “Без телефоннан киңәш бирмибез. Безнең үзәктә психологлар күзгә-күз карап сөйләшә. Ышаныч телефоннары аноним, ягъни анда шылтыраткач, үзеңнең кем, нинди кеше икәнеңне әйтү кирәкми. Сайтта күрсәтелгән Маргарита Подгородова элек, психолог буларак, Коләхмәтов урамындагы төп офиста ( тел. 512-43-80) эшли иде. Хәзер бездә җитәкче вазифасын башкара. Сорауларыгыз булса, үзегез килегез. Әле җитәкчебез килеп җитмәде. Мин психолог түгел, мөрәҗәгатьләрне язып алучы гына”, – дип аңлатты телефон чыбыгының теге очындагы ханым. Кызганыч, сөйләшкән ханымнарның берсе дә татарча белми икән. “Нинди телефонга шылтыратып, татарча сөйләшергә, киңәш алырга була!” – дип сорагач та, алар ләм-мим, берни җавап бирә алмады.
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: pixabay.com

P.S. Татарстанда, шөкер, татарча белүче белгечләре булган психология үзәкләре дә бар. Әйтик, “Сердәш” психология үзәгенең Казанда җиде бүлеге эшләп килә. Шуларның берсендә эшләүче, Годовиков урамында урнашкан бүлек хезмәткәре Әлфия Әгъләмова: “Безнең үзәк (тел. 571-15-80) берничә юнәлештә эшли. Без психологик, педагогик ярдәм күрсәтсәк, Себер трактындагы бүлегебез (279-55-80) психиатрия юнәлешендә булыша. Дөрес, телефоннан киңәш бирмибез. Безгә махсус килергә кирәк. Үзәгебезгә Казаннан гына түгел, якын-тирәдән, әйтик, Саба, Әтнә Апас районнарыннан да еш киләләр,” – дип аңлатты.


“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының берләштерелгән сайтында, 2016нчы елның 19 апрель санында әлеге темага багышланган  "Ышаныч телефоны ышанычлымы?” дигән шактый зур, әтрафлы язма урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ