Логотип Магариф уку
Цитата:

Юлдус үстергән йолдыз

«Санктъ-Петербургъ Опера» театры солисты Ярамир Низаметдинов һәм аның әнисе Изольда ханым белән Казан үзәгендәге шәрык рестораннарының берсендә утырабыз. Алдагы кичтә без Салих Сәйдәшев исемендәге Зур...

«Санктъ-Петербургъ Опера» театры солисты Ярамир Низаметдинов һәм аның әнисе Изольда ханым белән Казан үзәгендәге шәрык рестораннарының берсендә утырабыз. Алдагы кичтә без Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында җырчының тамашачы чәчәкләргә күмгән концертын караган идек. Татар халык җырлары, композиторларның классик әсәрләре, татар, рус, итальян операларыннан арияләр Ярамир башкаруында  иң югары кимәлдә яңгырады.
 
«БУЛАЧАГЫҢ КАЗАНДА, БАЛАМ»
Студиядә җыр яздырып, бераз тоткарланган Ярамир килгәнче, Изольда Нәҗиб кызы  белән без  Юлдус авылы  урамнарын кат-кат «урап», булачак җырчы белән бәйле балачак истәлекләрен берәм-берәм барлап чыгарга  өлгергән идек инде. Егетен («улым» диясе урында үзләренчә  «егетем» дип сөйләшә Изольда ханым), гап-гади бер авыл баласын   җыр сәнгатенең иң югары мөнбәренә  күтәрерлек  алшартлар  нәкъ менә шул  рус авыллары чолганышында үзен татар авылы  буларак саклап яшәүче Юлдустан  башлана да инде. 
Ерак дип тормаган Изольда ханым, улының Казандагы иң зиннәтле сәнгать йортларының берсендә узачак юбилей  тамашасына (үзенә 35 яшь, иҗатына 10 ел) чакыру алуга, Курган өлкәсеннән үк килеп җиткән.  Шул арада аңа:  «Улы шундый триумф ясады,  әнисе нишләп сирәк  елмая икән соң?»–  дип сүз  җиткерергә дә өлгергәннәр. «Күрәсең, табигатем шундый сабыр. Гәрчә мин үзем бик хисле, шатлансам да елый торган йомшак күңелле кеше», – дип, мөлаем гына  елмаеп куя ул. 
 Ярамирга исемне әтисе сайлаган булып чыкты. Күрәсең, үзе хоккей җене кагылган кеше буларак, улына да шундый язмыш теләве булгандыр – хоккей тарихында  иң нәтиҗәле уенчыларның берсе  Ярамир Ягрның (Чехословакия)  исеменә тукталган. Тәпи йөри башлауга,  бозга басмый малай, теле ачылуга, үзенчә көйли,  өч яшеннән җырлый башлый. Шул чакта аның магнитофон тасмасына яздырып алган җырларын гаиләдә әлегәчә кадерләп саклыйлар икән. Булачак җырчының, шәһәр балалары кебек, музыка мәктәпләрендә уку мөмкинлеге булмаган. Хәер, бик теләсәләр дә, анда бирә алмаган булырлар иде, чөнки Юлдус авылы районнан – 50, өлкә  үзәгеннән  100 чакрым ераклыкта. (Бу авылны да, Изольда ханымны да  без җырчының  «Әнкәйләргә» дигән клибында  күрәбез.)

 – Нәселебездә җыр-моңга бер генә битараф кеше дә юк. Моң безнең җаныбызда. Әти-әнием дә районда узган чараларда халкыбызның борынгы җырларын башкара торган иделәр. Үзем дә җыр дәресләрендә балаларны гитарада уйнап җырлатам, –  ди туган авылында 40 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче ханым. – 9–10 нчы сыйныфта укыганда, Ярамир  мәктәптә «Юлдус» дигән вокаль-инструменталь ансамбль оештырды. Без укыган чорда да булып алган иде шундый ансамбль. Ярамир мин сөйләгәннәрне күңеленә салып куйганмы, әйтми-нитми генә элеккеге клуб мөдирен табып, могҗиза белән исән калган шул гитараларга кабат җан кертте. Дискотека, бәйрәмнәрнең үзәгендә булды алар.
  Нәкъ шул вакытта ул, «Урал сандугачы» кебек зур фестивальләрдә  катнашып, беренче урыннар яулый. Фестивальгә жюри рәисе булып килгән Татарстанның халык артисты, композитор Вил Усманов: «Киләчәктә синнән менә дигән җырчы чыгачак», –  дигәч, канатлар үсеп киткәндәй була  егеткә.  Җитмәсә, Татарстан делегациясе белән Юлдус авылы мәктәбенә  килгән  Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев тә: «Мәктәпне тәмамлауга, Казанга киләсең. Иң талантлы җыр-
чылар – төбәкләрдә. Театр бүлегенә керсәң, җырлый торган артистлар алтын бәясе бездә», –  дип әйткәч, егетнең күңеле тәмам кузгала. Зур концерт залы сәхнәсенә чәчәк тотып менгәч, Миңгол абый ул фатихасын кабаттан искә төшерде. Олпат җырчы белән очрашканнан соң, Ярамир өйдә өзми-куймый: «Казанга китәм»,–  дип сөйләнә башлый.  Әнисе, билгеле, коелып төшә: авылдан беркая чыкмаган баланы ничек курыкмыйча, берүзен әллә кайларга җибәрмәк кирәк. «Егетем, ашыкма, торып тор, әйдә, башта монда укы, язган булса, анысы да ерак китмәс», – дип, хәлне йомшартмак була. Әйтүен әйтә дә соң,   баламның юлына аркылы төштем, ахры, дип үз-үзен битәрләп тә куя. Шулай икеләнә торгач, Курган өлкәсе  Шадрин шәһәренең дәүләт педагогия университетының физкультура һәм социаль куркынычсызлык факультетына укыр-
га керә егет. 

–Педуниверситетның өченче курсында укыганда, SMASH  дуэты  репертуарындагы «Молитва» җырын дискка яздырып, аны үлем түшәгендә яткан Гөлфара картнәсенә (карт әнисенә) тыңлатты. Шунда әнием егетемнең кулыннан тотты да: «Синең булачагың Казанда, балам, иҗатыңны быргыма (ташлама)», – диде. Ярамир шуны дәү әнисенең васыяте буларак кабул иткәндер. Армиядән ул инде Казанга йөз тотып кайтты.
БЕЗ БЕРГӘ БУЛГАНДА КӨЧЛЕ
– Менә шундый максатчан, үҗәт бала тәрбияләүнең рецептын безнең журнал укучылары белән дә уртак-
лашыгыз инде, – дим Изольда ханымга.
– Минем  бер кыз, бер ул. Нәселебездә укытучылар, мәктәп директорлары  бик күп.   Кызым – педагог-психолог. Балаларым алтын. Вакыт-вакыт аларга әти дә, әни дә, педагог-тәрбияче дә булырга туры килде. Нинди генә булмасыннар,  балаларны яратырга кирәк. Әни кеше шул балалар дип яши. Без шатлык булса да, кайгы килсә дә бергә. Нинди генә шуклык эшләсәләр дә, мин аларны беркайчан да орышмадым, әмма ничек итсәң яхшырак буласын  мисаллар китерә-китерә аңлатыр идем. Эшеңне башлагансың икән, ярты юлда калдырма, дип өйрәттем. Концертлар әзерләгәндә кайчак Ярамир әле дә: «Очына барып чыга алмам кебек, һай,бик катлаулы бит», –  дип, икеле-микелерәк шалтыратса, аны рухландырырга тырышам. Балам, безнең девиз ничек әле, дим. Үзем үк җавап та бирәм: «Башлаган эшне ярты юлда ташламаска!» Балаларым кечкенәдән эш рәтенә өйрәнеп, акчаның ничек табылуын белеп үстеләр. Авыл җирендә артык акча юк, бергәләшеп капчык-капчык агач күркәсе җыеп  тапшырган чаклар да була иде. Туганлык хисе булу, нәсел-нәсәбеңне белү тиеш. Бу яктан Ярамир нәселебезнең тамырларын белә һәм шуның белән горурланып яши.  Ул  – безнең аяклы энциклопедия. Бүгенге көндә авылга кайтса да, Казанда булса  да безне туплаучы, ярдәм итеп, берләштереп торучы да ул.  Казандагы концертына да төрле шәһәрләрдә яшәүче  15 ләп туганыбыз кайсысы поезд, кайсысы  самолёт белән килеп төште. Без бергә булганда гына көчле. Менә шуны аңлаган кешегә уңыш үзеннән-үзе килә.
 СПРИНТЕР
Ярамирның Казанда укыган елларын кыска дистанциядә яуланган рекордлар белән чагыштырсам, һич кенә дә арттыру булмас.  Берничә ай эчендә атлый йөгерә дигәндәй, «тугыз өйнең түбәсе аша» сикереп узарга өлгерә ул. Сентябрь аенда Казан мәдәният институтының театр бүлегенә укырга кергән һәм үзенә сәхнә теленнән гайре вокал дәресләре кирәген тиз төшенгән тенор тавышлы егетебез октябрь, ноябрьдә инде вокал бүлеге студенты булып куя. Декабрьдә исә укытучысы Россиянең халык артисты Венера Әхәтовна Ганиева янына кереп: «Мин институттан китәм, консерваториягә әзерлек төркеменә  алдылар», – дигән хәбәрен җиткерә. «Анда бит әле подгруппа гына, ике ел укыганнан соң имтиханнарны тапшыра алмасаң, монда кире кайта алмассың бит», – дип, уеннан кире кайтарырга маташсалар да тәвәккәлли егет. «Керә алмасам,  авылга кайтып, колхозны күтәрермен. Эштән курыккан юк», – дип, үз сүзендә кала.  Гыйнвар ахыры– февраль башы ул инде консерваториядә. Дүрт ай укыгач, сиңа  имтиханнарны тапшырсаң да була, ике ел укырга кирәк тә булмас, диләр укытучылары. Шулай итеп, июнь аенда башкалар белән беррәттән керү имтиханнары тапшыра ул.
– Булачак сабакташларым бөтенесе музыка училищесы тәмамлап килгән. Имтиханда: «Педуниверситетның спорт бүлеген тәмамладым, җиңел атлетика буенча спорт осталыгына кандидат,  10 ел буе 42 чак-
рымлы дистанцияле  марафонда йөгердем», – дип таныштырдым үзем белән.  «Син монда ник  килдең соң?» – диюләрен уен-көлкегә борып: «Йөгереп арыдым, җырлыйсым килә, Зилә Даяновна», – дип шаярттым.  Яшереп тормыйм, имтиханда сольфеджио, гармония ишесен  күчереп алдым. Вокалда инде син нәрсәгә сәләтле булуыңны үзең исбат итәсең...
 Шунысы бар: икенче югары белем булгач, уку  түләүле. Ашарга-эчәргә дә,  фатир өчен  түләргә дә – һәммәсенә акча кирәк.  
– Аллаһка рәхмәтлемен, минем бәхеттән юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды.  Казанга килүемнең беренче көннәреннән үк (2012 ел бу)  мин  үземне авылымда йөргән кебек хис иттем. Биредә  телебезнең матурлыгын тойдым, чөнки  кая карама, камил әдәби телдә сөйләшәләр. Татарча язылган игъланнарны, урам исемнәрен  күреп күңелем тулды. Шәһәре ят булса да, мохите үз  – болар бөтенесе җаныма  ниндидер җиңеллек бирә иде. Казанга тәүге кат аяк басуым бүгенгедәй исемдә. Маршрут автобусында барам, кайда булса да төшеп калырмын да белдерүләр укыштырырмын, фатир эзләрмен,  дим.   Шунда янәшәмдә утырган бер олы гына яшьтәге ханым: «Сез кайдан?» – дип дәшмәсенме. Сөйләшеп киттек. «Мин берүзем генә яшим. Миңа кил»,– ди бу. Шулай итеп, рәхмәт яугыры, Лилия апада өч ел яшәдем. Бер белмәгән кеше бит!   Хәзер инде икенче дәү әнием кебек ул миңа.   Консерваториягә күчүемә исә Фердинанд абый Сәлахов  сәбәпче.  «Мондый академик тавыш белән сиңа мәдәният институтында йөрергә түгел,  консерваториягә барырга кирәк»,–  дип,  юлны   ул күрсәтте. Музыкаль белеме булмаганнар өчен әзерлек курслары булуын да аннан  белдем...
Ф. Сәлахов белән аларны  Халыкара яшьләр форумы таныштыра. Казанга китәсен белгәч, якташлары  Ярамирдан Татарстанда узачак  Халыкара яшьләр форумында Курган өлкәсе вәкиле буларак катнашуын сорыйлар. Фердинанд  Абдуллович әлеге чараның режиссёры була. Ярамир анда концертта чыгыш ясый, соңрак Татарстанның халык җырчысыннан берничә вокал дәресе дә ала.
«Безнең тембрлар туры килә», –  дип, дуэт җырларга да Ф. Сәлахов аңа үзе тәкъдим итә. «Бер аваз» дуэты белән 2012–2019 елларда кайларда гына чыгыш ясамый алар. 2016  елда дуэт өчен  «Бергәләшик, бергә яшик», «Җаным җырда», «Әнкәйләргә» дигән программалар төзеп, Казанда гына да биш-алты концерт бирәләр.   Зур концерт залында аларның икесе башкаруында башкорт халык җыры «Уел»ны тамашачы биска җырлатты.
–Ул концертлар, бер яктан, мине акчасызлыктан коткарып килсә, икенче яктан, чыгышлар ешайгач, әкренләп дәресләремне тозлый башладым.Билгеле инде,  бу укытучым – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара   Хәйретдиновага бер дә ошамый иде.  
  «Аңлагыз инде, укуга да түлисе бар бит, яшәргә дә кирәк», – дип акланам инде үземчә. Җитмәсә, өч айлык әҗәтем  җыелды,  түли дә алмыйм...
ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
Иллә дә тәвәккәл егет булып чыга Ярамир. Консерваторияне тәмамларга язган булса, кайчан да булса бер бетәр, юк икән  юк  дип, беренче курс ахырында академик ял ала. 2014 елның апрелендә, ул инде  беренче курс студенты буларак, Казан  филармониясендә аншлаг  белән тәүге сольный концертын бирә. Акча эшләү  түгел,  ә халык алдына чыгу, күренү  максат итеп куела. Монда да бөтен оештыру эшләрен Фердинанд Абдуллович Сәлахов үз өстенә ала. Күзенә карап: «Классик музыкага килүче булмаячак. Халык  классиканы яратмый. Яначаксың», –  диючеләр  дә табылмый түгел. «Миндә үчләшү юк,    кечкенәдән сабыр булырга өйрәнгәнмен.  Шуңа да кемнең хак, кемнең нахак икәнен вакыт күрсәтер,  дим андый чакларда. Ә инде артыгын кыланып, турыдан-туры  мыскыл итәләр икән,  андыйлар белән шундук араны өзәм.  Безнең эштә башкача булмый да. Мине һөнәрем тәрбияли, мин үз максатыма барам. Тамашачы классиканы яратмый,  аңламый дияргә ярамый. Аңлый. Көйне ничек язылган, шулай кешенең җанына үтеп керерлек итеп башкара алмыйсың икән  – тамашачы гаепле түгел», – дигән фикердә ул.
Кыенлык белән булса да, бара торгач, спонсорлар табылып,  укуга түләү мәсьәләсе дә уңай хәл ителә. Ә менә консерваториягә ничек итеп  кире кайтуын  әлегәчә беркемгә дә  сөйләгәне булмаган Ярамирның.  Аның бу хакта сез беренче булып ишетәсез, диюе үзенә күрә  бер интрига иде.    
–  Килдем. Тик укытучымның кабат мине аласы килми генә бит.  «Бар, бар, кит мин синең белән шөгыльләнмим», – ди. Мин аның саен: «Клара Әкрамовна,  яңадан дәрес калдырмаячакмын, акча мәсьәләсе хәл ителде, зинһар алыгыз», – дип ялынам. Зилә Даяновна да әйтеп карады – юк.
Шуннан  берничә укытучының исемен атыйлар.  РФның атказанган артисты, элек Екатеринбург опера һәм балет театрында эшләгән Раида Игъламовна Ермохинаны сайлый Ярамир.
– Раида Игъламовнаның язмаларын тыңлап, аның югары ноталарны ничек алуын ишеттем, вокал мәктәбенең дәрәҗәсен тойдым. Опера сәхнәсендә катлаулы партияләр башкаручы сопрано тавышлы гаҗәеп җырчы ул. Шулар өстенә бу мәктәп миңа таныш, чөнки ул да Фердинанд Сәлахов белән бергә Зөләйха Хисмәтуллинада укыган. Ул мине берсүзсез алды, моны бик сирәкләр өлешенә тия торган бәхетле очрак дип саныйм. Без шундук аның белән, әни һәм ул кебек, уртак тел таптык. Студент өчен бу бик мөһим. Укытучың янына барганда курыкмыйча, стресс кичермичә генә баруның нәрсә икәнен белгән студентлар мине аңлар дип уйлыйм.  «Ярамиркай, әйдә инде, матурым, синең тавышың бер дигән бит, ул нотаны менә болайрак итеп ал әле», – дип торучың булганда, билгеле инде, дәресләргә атлап түгел, йөгерә-йөгерә барасың...
  Шулай итеп, дүрт ел уку дәверендә бик кирәк булса да бер генә дәресен дә калдырмый егет.  Петербургка килүгә, коллегалары:   «Кемдә укыдың? Мәктәбең бик көчле», –   дип юкка гына әйтмәгән инде аңа.
 ЯВЫЗ ИВАН  ПЕТЕРБУРГКА ЮЛ АЧА
Икенче курста укыганда ук, язмаларын күтәреп, Муса Җәлил исемендәге опера балет театрының «служебный» ишек төбен аз таптамый булачак җырчы. «Тыңлап карагыз әле, зинһар. Сездә эшлисем килә», – дип, ярты еллап йөргәннән соң, кемдер «иртәрәк әле» дисә дә, 3 нче курста опера һәм балет театрына солист-стажёр, ягъни зур булмаган партияләр башкаручы итеп алалар егетне.  Шаляпин фестиваленә дә юлны ача  аңа ул партияләр.
Театрда Ренат Харис либреттосына Резеда Ахиярованың «Сөембикә»сен куярга җыенгач,  Санкт-Петербургтан килгән дирижёр Владимир  Рылов Явыз Иван  партиясе өчен театрдагы тенорларны  тыңлап карый. Исемлектә барлыгы биш кеше, Ярамирдан кала бөтенесе дә  тәҗрибәлеләр. Шуларның икесен сайлап алырга тиешләр. Я.Низаметдиновны  тыңлагач: «Шикарно! Явыз Иван өчен бер дигән материал, ул тавыш, ул буй-сын, фактура, бөтенесе туры килә», – ди дирижёр.  Әмма буеңның 190 см лы булуы гына хәл итми әле моны. Репетицияләрдә үзеңне күрсәтәсе, комиссия алдында партияне тапшырасы бар. Приказда исеме булгач,  бу эшне башкарырга әзер булырга тиешлеген, өстендә җаваплылык торуын   аңлый Ярамир. Шуңа да тамаша залына кереп, иң арткы рәткә утыра да репетицияләр барышын дикъкать белән карый, диктофонга яздырып ала. Режиссёр эш барышында мезансценаны – сәхнәдә ни рәвешле йөрергә, нинди хәрәкәтләр ясарга  –  һәммәсен аңлата. Бара торгач, Ярамирга да репетиция билгелиләр, һәм ул партиясен, бөтенесен шаккатырып, нәкъ менә режиссёр теләгәнчә  башкарып чыга. Партияләрне тапшыру көне дә озак көттерми. Премьерада кем чыгыш ясаячак? Нәтиҗәдә Явыз Иван партиясен Ахмед Агади премьераның – беренче, Ярамир Низаметдинов икенче көнендә башкарачагы тәгаенләнә. Нәкъ менә опера сәхнәсендәге карьерасының исәп башы булып торган әлеге премьерадан соң 5 нче курс студенты Ярамир Низаметдиновны «Санктъ-Петербургъ Опера» театрына эшкә чакыралар.
Моңа кадәр бөтен нәрсәне сәгате-минуты белән хәл итәргә күнеккән Ярамир  капыл гына ясалган бу тәкъдимгә әзер булмый, күрәсең. «Миңа уйларга вакыт кирәк. Мөмкинме?» – дип икеләнеп кала. Моңа  нәкъ бер ел вакыты китә егетнең. Уйланырсың да. Юк-юк та Изольда ханым да: «Әле кайчан гына  Казан, үз татарым, татар җыры дип җан атып, «Уел», «Гөлҗамал», «Олы юлның тузаны»н, «Сандугач»ларны җырлап йөргән бала бит син, хәзер бөтенләй  рус арасына  китеп барасыңмы?» – дип куйгалый.
Татар арасында яшәүнең ләззәтен тоеп, иркен итеп, үз дигәнчә, татарча яши  башлаган чагы гына бит аның.
– Кем өчендер ул, бәлкем, гадәти нәрсәдер, ә безнең кебек гомер буе Татарстаннан читтә яшәүчеләргә бу бик мөһим. Монда чыннан да рәхәт! Без бит татарча аудио- һәм  видеокассеталарны да, түбәтәй, тәсбих кебек әйберләрне дә Сабантуйлар вакытында Татарстаннан килүчеләрдән генә сатып ала идек. Татар әдәбияты белән дә шул ук хәл...
 Казан дип «ах» иттем дә, хәзер шуны калдырып китәмме  дип өзгәләнә ул. Җитмәсә, 4–5 нче курсларда ипотекага фатир алып җибәрә. Үз татарым янында,  үз өем, үз көем, дип яшисе дә яшисе генә.  Шуның өстенә хәләле Асия дә авырлы... Чит-ят шәһәрдә ни буласын, ни көтәсен бер Аллаһ белә...
Шулай да плюс, минусларын барлый торгач, мәсьәлә элек-электән классик сәнгатьнең бишеге саналган  Петербург  файдасына хәл итеп куела.    «Аллаһы Тәгалә шундый мөмкинлек биргән икән, опера сәнгатенә хезмәт итәргә тиешмен, башка җирдә яшәп тә , Рудольф Нуриев, Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина  кебек, үз татарыңны күтәреп, дөньяга танытып    була»,–  дигән  фикергә килә ул һәм ялгышмый. Бүгенге көндә Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреа-
ты Ярамир Низаметдинов – театрның әйдәп баручы солисты. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казаныш-
лары өчен ике тапкыр Санкт-Петербург хөкүмәтенең  Дәүләт премиясенә лаек. Театрның репертуарын тотучы спектакльләрдәге төп партияләр саны да елдан-ел  арта бара, алар арасында Дж.Вердиның «Риголетто» операсында герцог Мантуанский, В.Беллининың  «Норма»сында  Поллион, П.И.Чайковскийның  «Евгений Онегин»ында  Ленский, «Черевички»енда  Вакула, Ж.Бизеның «Иван 4»ендә  Игорь,  Дж.Вердиның «Травиата»сында  Альфред  (шунда ук Гастон) һ.б.
Петербургта яшәүче кызым Гүзәл әле күптән түгел генә,  Ярамир Низаметдиновның  концертыннан кайткач: «Әнием, без булдырабыз», – дип горурланып утырдым. Киң диапазонлы, үзенә генә хас тембрлы тавышы белән таң калдырды. 12 әсәр башкарды, шуның җидесе татарча! Зал аягүрә басып бик озаклап алкышлады үзен. Ә бит тамаша залының яртысы башка милләт кешеләре иде», – дип шалтыратты.  Афәрин! Хәзер аны классик музыкада тәрбияләнгән төньяк башкалада гына түгел, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Төркия кебек  илләр  дә  аяк өсте торып  алкышлый. Менә шундый бәхетле йолдыз астында туган Юлдус егете ул!

Расиха ФАИЗОВА


Фотолар Я.НИЗАМЕТДИНОВНЫҢ гаилә архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ