Логотип Магариф уку
Цитата:

«Зәңгәр кит» әле дә исән

Март аенда TikTok социаль челтәрендә балаларны һәм яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салырга өндәүче видеоязмалар таралуы турында мәгълүм булды. Аларны игътибарлы әниләр үз вакытында күреп алып, ничә балан...

Март аенда TikTok социаль челтәрендә балаларны һәм яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салырга өндәүче видеоязмалар таралуы турында мәгълүм булды. Аларны игътибарлы әниләр үз вакытында күреп алып, ничә баланың гомерен саклап калгандыр, билгесез. Шулай да куркыныч контент таратучыларны эзләүне РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алды. Бу хәл беренче тапкыр гына түгел  һәм соңгысы булырга да охшамаган, ди белгечләр. «Зәңгәр кит» шаукымыннан күпләр сабак алса да, балалар янәдән Интернет челтәре пәрәвезенә эләгеп тора. Моны булдырмас өчен нишләргә соң?

«Үлем төркеме»нә ничек каптыралар?
2016 елдан Россиядә социаль челтәрләрдә «үлем төркемнәре» барлыкка килә башлады. Аларны «оештыручылар», ябык төркемнәрдә балаларга уен рәвешендә биремнәр үтәргә тәкъдим итеп, ахыр чиктә гомерләрен өзү максатын тота, дип билгеләнде белгечләр тарафыннан. Ул чакта 20 дән артык баланың үлүе турында сөйләделәр. Тикшерү эшләре барса да, әлеге төркем администраторларын җавапка тарту мөмкин булмаган эш иде, чөнки балалар, «уен» таләпләрен үтәп, соңгы биремне үтәр (үз-үзләрен үтерү) алдыннан аккаунттагы бөтен язышу тарихын сөртергә өлгергәннәр иде.
Шуны да аңларга кирәк: «үлем төркемнәре» ул – балалар һәм яшүсмерләр психикасына йогынты ясаучы, җентекләп уйланылган, профессиональ алымнар системасы. Бала белән сөйләшүләрне куратор алып бара, биремнәрне дә ул яза. Беренче бирем – иртән иртүк торырга. Төгәл сәгате дә бар: 4.20. Кырык көн дәвамында иртәнге дүрттә уянган баланың организмы тиешенчә ял итми, чөнки бу вакытта баш мие функцияләрен торгызучы тиз йокы фазасы бүленә. Куратор өчен бу бик кулай – йокысызлыктан бала курку хисен югалта. Икенче алым –
 негатив, ягъни тискәре эмоция-
ләр белән «туендыру». Балаларны киеренкелек тудыручы куркыныч видеоязмалар карарга, психоделик музыка тыңларга этәрәләр. Андый көйләр, кеше организмы биоритм-
нары белән туры килмәгәнгә, яшүсмерне депрессия халәтенә илтә. Өченче алым – рәсемнәр. Куркыныч эчтәлекле һәр төркемнең үз логотибы бар. Еш кына анда кара, кызыл төсләрдәге дини символикалар кулланыла. Бала исә үзен ниндидер мөһим ритуалда катнашучы итеп тоя, биремнәрне үтәп, үзенең көч-куәтен дәлилли дип уйлый.
Аннан тыш, ата-аналарга өлкәннәргә балаларны депрессив контентлы төркемнәргә кушу механизмнарына да төшенү кирәк. Ул бүрәнкә (воронка) принцибы буенча бара. Һәркайсыбыз, Интернетта утырганда, моңсу музыка, кино, китап, фотолар урнаштырылган төркемнәргә, рекламага юлыгып тора. Аның эчендә тагын да төшенкерәк халәттәге төркемнәргә сылтамалар бирелә. Шулай эзләнә торгач, ябык, кырыс контентлы, үлем белән бәйле квестлар урнаштырылган пабликларга килеп чыгасың. Алар, әлбәттә, заманча тренд, сәнгатькә бәйле мәйданчыклар итеп тәкъдим ителә. Бу төркемнәргә, гадәттә, балалар уеннар һәм мессенд-
жерлар аша килеп эләгә.
Үз башыңнан кичерү
Б. районында яшәүче Гөлинә Һ.
 (әңгәмәдәшнең соравы буенча исемнәр һәм яшәү урыны үзгәртелде. – Авт.)  социаль челтәрләрдә кем белән аралашуын вакытында  күреп алып  кына  кызын тозактан коткаруга ирешкән.
– 14 яшьлек кызымны «үлем төркеме»ннән чыгару очраклы гына булды.  Интернетта «Зәңгәр кит» кебек куркыныч уеннар, төркемнәр турында укыган идем. Шуңа күрә үзебездәге хәлне бик тиз шәйләп алдым, – дип искә төшерә ул вакыйгаларны. – Көннәрдән бер көнне кызымның телефонында кит төшерелгән рәсем күрдем. Үзенә белдертмичә генә телефонын алып карасам, күзем бер сәер генә төркемгә төште: анда шундый ук яшүсмерләр башка сыймаслык биремнәр турында фикер алыша иде. Иртән иртүк уянып, куркыныч фильмнар карарга, кул тиресен кискәләргә, югары катка менеп, биеклектән курку хисен йөгәнләргә... Бик курыктым, чынлап. Соңгы араларда кызым үз-үзенә бикләнгән, алдый һәм өйгә соңарып кайта башлаган иде, мин аны үсмерлектәге күчеш чоры белән генә бәйләп йөрдем. Телефондагы рәсемне күргәч, аның сөйләшеп утырганда, киләчәк турында уйланасым килми, дип әйткәннәре дә искә төште. 
Әни кеше, кызының телефонын урынына куеп, аңа: «Экранга килгән СМС-хатны күреп алдым, сөйләшик әле», – дип, янына утырт-
кан. «Кызым башта, бу барысы да уен-көлке генә, чын түгел, дип акланды. Әллә проблемаларың бармы, дип сорагач уйга калды. Миңа әйтәсең килмәсә, психологка бара алабыз, дидем. Ул ризалашты. Мин, билгеле, хәл алай ук  булыр дип уйламаган идем. Психологка барып кайткач, ул миңа үзенең тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләре өчен кайгыруы, сыйныфташлары белән аңлашылмаучанлыклар тууы турында сөйләде. «Синең проблемаларың болай да күп, борчыйсым килмәде», – ди.  Икәүләшеп елаштык. Аннан кат-кат: «Үзеңә кул салу турында уйларың булдымы?» – дип сорадым. Юк, дигәч, җиңел сулап куйдым». 
Статистика буенча, илебездәге 95 процент яшүсмернең һәм 43 процент  кече яшьтәге мәктәп укучысының социаль челтәрләрдә шәхси битләре бар. Роскомнадзор китергән саннарга караганда, Интернет челтәрендә ел саен 100 меңнән артык закон кысаларына сыймаучы мәгълүмат тарату очрагы табылып тора. Зарарлы контент артуына коронавирус пандемиясе дә йогынты ясады – балалар Интернетта күбрәк утыра, яңа профильләр ача башлады. 
Социаль челтәрләрне тикшерүчеләр бармы соң? Әлбәттә, Роскомнадзор идарәсе, басма матбугат белән беррәттән, электрон мәгълүмат чараларын да тикшереп тора. Массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлмәгән сайтлар да «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турындагы» 149 нчы Федераль закон тарафыннан күзәтеп барыла.
– Әлеге закон таләпләренә буйсынып, Россиядә тарату тыелган мәгълүматны бастыручы сайтларның, доменнарның бердәм реестры булдырылды. Анда тыелган, шул исәптән үз-үзеңә кул салу ысуллары һәм аңа чакырулар таратучы мәгълүмат урнаштырган сайтлар туплана. Өстәвенә тыелган мәгълүматка юлыккан дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар, шулай ук гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен электрон форма да бар. Барлык канун бозу очраклары Роскомнадзор һәм Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан анализлана, тикшерелә. Канун бозу расланса, сайттагы мәгълүмат чикләнә. 2020 елда Татарстанның Роскомнадзор идарәсе тарафыннан үз-үзеңә кул салу алымнары турында 5 хәбәр ачыкланды. Әлеге сайт адреслары бердәм реестрга юлланылды, – дип белдерделәр Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә.
Агымдагы елның 1 февраленнән социаль челтәрләр куркыныч контентны үзләре эзләп, блокка куеп юк итәргә тиеш. Бу үз-үзеңә кул салу алымнарын күрсәтүче һәм аңа өндәүче язмалар, балигъ булмаганнарны куркыныч хәлдә калдырырга мөмкин булган чакыруларга карый. Әлеге язмалар сөртелмәгән очракта, социаль челтәр һәм видеохостинг җитәкчеләре зур күләмдәге штрафка тартылачак.
Бердәнбер саклану
чарасы

Интернетта бала куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәр әти-әни өчен актуаль. Үзизоляция вакытында без баланы челтәрдән тулысынча чикләп булмавын күрдек. Бүгенге дөньяда Интернет  белем чыганагы, укучы белән укытучы арасындагы элемтә чарасы буларак кулланыла һәм аның әһәмиятен кире кагып булмый. Шулай булгач, Интернетта утыручы баланың иминлеген ничек сакларга соң?
– Соңгы вакытта мәктәпләр алдына яңа бурыч куелды. Алар, онлайн аралашуның психологик тәэсирен өйрәнеп, аның тискәре  йогынтысын киметү  һәм укучының шәхси иминлеген тәэмин итүчегә юнәлтелгән психологик ярдәм күрсәтү программалары булдырырга тиешләр, – ди психолог Лилия Сабитова. – Балаларның Интернеттагы иминлеге гаиләдәге үзара мөнәсәбәткә дә бәйле. Олыларга беренче адым ясап, бала белән Интернет үзенчәлекләре, зарары турында сөйләшергә кирәк. Яшүсмерләр, еш кына әти-әниләре орышыр дип, проблемалары белән уртаклашырга курка яисә, киресенчә, үзләренең бәйсезлеген күрсәтергә тели. Куркыныч хәлләрне булдырмауда бердәнбер саклану чарасы – олылар белән балалар арасындагы ышанычка корылган мөнәсәбәт. Балагызның шөгыльләре белән кызыксыныгыз, уңышлары өчен мактагыз, авырлыклар килеп чыкса, ярдәм итәргә ашыгыгыз. Интернет турында сөйләшүләр алып барыгыз: челтәрдә нишләргә, күпме вакыт утырырга ярый, гаджетларны кайда һәм кай-чан куллану урынлы, нинди мәгълүматны урнаштырырга мөмкин, нәрсә турында, киресенчә, язарга ярамый?
Белгечләр әйтүенчә, соцчелтәрдә балалар яшьтәшләреннән калышмас өчен генә теркәлә, аларның моңа әллә ни ихтыяҗлары юк. Әгәр дә аккаунтны бетерергә таләп итсәгез, ул яшерен рәвештә икенчесен ачарга мөмкин. Моны булдырмас өчен, бала белән ипләп кенә сөйләшеп, аккаунтның яшеренлеген (приватность) көйләргә ярдәм итегез. Күпчелек балалар ышанучан була, үзләре турында теләсә кайсы мәгълүматны сөйләп бирергә мөмкин – яшерен аккаунт исә белмәгән кешеләр белән аралашуны чикли.
– Әти-әниләргә балаларының интернет-җинаятьчеләр кармагына эләгүе турында әйтеп торучы берничә билге бар. Беренчедән, баланың тынгысызлыгы, төшенкелеге, ахыр чиктә мәктәпкә барасы килмәве. Икенчесе – Интернетка кермәү, димәк, аны анда нәрсәдер борчый, куркыта. Өченче билге –
 яңа СМС-хатлар алганда дулкынлану. Хат килү турында белдергән тавышка борчылу гадәти хәл түгел. Куркыныч контент белән, гадәттә, яшүсмерләр очраша. Үз-үзенә кул салучылар да – күбесенчә 14–15 яшьлекләр. Бу чорга күңел төшенкелеге, борчылу, агрессия хас, шулай ук Интернеттагы куркыныч контент та начар йогынты ясый. Хәтәр төркемгә кемгәдер үпкәләгән, гаиләсендә мөнәсәбәтләр катлаулы булган, җавапсыз мәхәббәткә юлыккан һәм ялгызлык кичерүче, дөньяга ачулы, башкаларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә теләүче балалар керә. Әти-әни баланың проблемаларына, борчуларына һәрвакыт җитди карарга тиеш. Үз үрнәгегездә стресслы, борчулы мизгелләрне уңай хәл итү тәҗрибәсен күрсәтергә тырышыгыз! Хис-кичерешләр белән бәйле әңгәмәләрне даими рәвештә алып барыгыз. Киләчәк турында даими рәвештә сөйләшеп, бала белән бергәләшеп алдагы планнар белән уртаклашыгыз, – дип киңәш итә Лилия ханым.
Лилия САДРЕТДИНОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ