Логотип Магариф уку
Цитата:

Жириновский мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләрен кертергә тәкъдим иткән

Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләрен кертергә тәкъдим иткән.«Атнага бер генә лекция кирәк, анда балалар белгечкә сораулар бирә алалар», - дип бе...

Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләрен кертергә тәкъдим иткән.
«Атнага бер генә лекция кирәк, анда балалар белгечкә сораулар бирә алалар», - дип белдерә  сәясәтче.
ЛДПР ның матбугат хезмәте Жириновскийның «Илнең сексологлары ассоциациясе оештырылырга тиеш, балалар белән бу темалар турында фикер алышырга, ниндидер популяр брошюралар чыгарырга кирәктер. Министрлар, бездә укытучылар юк, диләр. Әзерләгез, педвузлар бар бит», - дигән фикерләрен җиткерә.
Депутат фикеренчә, җенси тәрбия буенча дәресләр мәктәп программасында барлыкка килсә, планлаштырылмаган йөклелекләр һәм венерик авырулар азрак булачак.
Шулай ук парламентарий, Россия — Европада гаилә психологиясе һәм җенес белеме дәресләре булмаган, ә балалар кеше тәне турында җитәрлек мәгълүмат алмаучы бердәнбер ил, дип искәрткән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ