Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналист абыстайны искә алдылар

Юкка гына гомерне аккан су, искән җил белән чагыштырмыйлар. Әле генә абыстай-журналистыбыз Әлмирә апа Әдиятуллинаның өчесен уздырган идек. Инде менә бүген «Ярдәм» мәчете мәрхүмәбезнең җидесен үткәрде....

Юкка гына гомерне аккан су, искән җил белән чагыштырмыйлар. Әле генә абыстай-журналистыбыз Әлмирә апа Әдиятуллинаның өчесен уздырган идек. Инде менә бүген «Ярдәм» мәчете мәрхүмәбезнең җидесен үткәрде.

   Өчесендә булдык ич инде, дисәк тә, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, җидесенә журналистларны аерым-атап чакырабыз, дигәч, ничек бармыйсың?! Сөбханалла, Әлмирә апаның энесе, сеңлесе, кызы Миләүшә белән янәшә мәҗлестә мәрхүмәбезнең «Азат хатын» журналында бергә эшләгән каләмдәшләре, «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» бәйгесен оештыруда катнашкан аркадашлары, Кәмәрия Хәмидуллина кебек мәгариф ветераннары катнашты. 

  Журналист Вәсилә Рәхимова мәҗлес залының бер почмагында Ә. Әдиятуллина нәшер иткән «Мөслимә» газетасының экспозициясен оештырган икән. Ул гына да түгел. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин тәкъдиме  белән мәшһүр абыстай-журналистыбыз ядкарен яд итеп Әлмирә ханым турында истәлекләр китабы нәшер ителәчәк. Журналист-абыстай турындагы истәлекләрне Вәсилә Рәхимованың электрон почтасына (v.rahimova@gmail.com)  юллавыгызны сорыйбыз. Аңлашылганча, әлеге китап-истәлекне туплау, бастыру чыгымнарын үз өстенә Мансур хәзрәт алачак.

Әлмирә ханымның аркадашы, ахирәте, журналист Мөслимә Шәфыйкның тәкъдиме дә бик урынлы. Татарстан Журналистлар берлеге бинасының бер залында мөселман журналистлар  экспозициясе булдырырга, элеге эшне Әлмирә ханымның тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле сәхифәләрне җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итүдән башларга кирәк, дип исәпли ул.
Рәшит МИНҺAҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ