Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр мәктәпкә театр

2023 ел ахырына Татарстанның барлык гомуми белем бирү оешмаларында Мәктәп театрлары эшли башлаячак. Бу хакта бүген Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә министр Илсур Һадиуллин хәбәр ит...

2023 ел ахырына Татарстанның барлык гомуми белем бирү оешмаларында Мәктәп театрлары эшли башлаячак. Бу хакта бүген Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә министр Илсур Һадиуллин хәбәр итте. "Быел театр педагогикасын үстерү буенча федераль проектка старт бирелде. Хәзерге вакытта иң күп театр үзәкләре Актаныш, Арча, Буа, Түбән Кама районнарында, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә эшли", — дип сөйләде Илсур Һадиуллин.
Шуларның берсе Яшел Үзән районында, А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей базасында эшләп килә. Бүген балалар август киңәшмәсе кунаклары алдында да чыгыш ясадылар. Биредә бу эшкә бик җентекләп карыйлар: һәр әкияткә костюмнар сайланган, әкиятләрдән өземтәләр салынган баннерлар һәм әсәргә күчү мөмкинлеге булган qr-кодлар эшләнгән.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ