Логотип Магариф уку
Цитата:

Һəр бала – талант иясе

Һәр баланың күңел төпкелендә нәни көмеш кыңгыраулар яшерелгән. Алар күңелле һәм игелекле  итеп чыңласын, бала дөньясы шатлык һәм кояш белән тулсын өчен, бу кыңгырауларны эзләп табарга, аларга каг...

Һәр баланың күңел төпкелендә нәни көмеш кыңгыраулар яшерелгән.


Алар күңелле һәм игелекле  итеп чыңласын, бала дөньясы шатлык һәм кояш белән тулсын өчен,


бу кыңгырауларны эзләп табарга, аларга кагылырга кирәк.


В.А.Сухомлинский


.Василий Александрович Сухомлинскийның бу сүзләре һәр балада ниндидер сәләт, талант чаткылары барлыгына ишарә, минемчә. Нәрсә соң ул сәләт? Танылган психолог В.А. Крутецкий: “Сәләт - ул кешенең эшчәнлек таләпләренә җавап бирүче һәм шул эшчәнлекнең уңышлы үтәлешенең шарты булып торучы индивидуаль психологик үзенчәлеге,”- ди.  Җәмгыять белеме фәнендә: “Сәләт – кешенең нәрсә булса да эшли белүендә, нинди дә булса шөгыльгә яисә һөнәргә хирыслыгында чагылыш тапкан шәхси үзенчәлеге,”- дип аңлатыла. Хәзерге заман фәне “сәләтлелеккә” кеше психикасының системалы һәм яшәү дәверендә үсә торган, аңа бер яки берничә эшчәнлек төрендә бүтәннәргә караганда югарырак (гадәти булмаган, гаҗәеп) нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган сыйфаты дигән дә билгеләмә бирә.
Кешеләр төрле-төрле, берсе икенчесенә тәңгәл килгән кеше юк. Һәр кешегә билгеле бер сәләт бирелә, әмма бар кеше дә талантка һәм даһилыкка ия була дип әйтә алмыйбыз. Яңалыгы, камиллеге һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булуы белән аерылып торган ниләр булса да иҗат итәргә мөмкинлек бирә торган сәләтләр җыелмасы талант дип атала. Даһилык – талант үсешенең иң югары баскычы. Бар кешелек өчен әһәмиятле берәр нәрсә иҗат икән кешене даһи дип атыйлар. Сəлəт ул ‒ тормыш дəвамында психик сыйфатның системалы үсүе; кешенең, башкалар белəн чагыштырганда, бер яки берничə төр эшчəнлектə югарырак нəтиҗəлəргə ирешүе, минемчә.
Сəлəтле бала теге яки бу эшчəнлек төрендə күренекле казанышлары белəн арылып тора. Бүгенге көндə сəлəтле балаларны ачыклау һəм алар белəн эшлəү ‒ мəгарифнең актуаль бурычы. Балаларның акыл үсеше, фикерлəү дəрəҗəсе, психик һəм рухи дөньясы төрле-төрле. Кемдер ‒ интеллектуаль, кемдер ‒ эмоциональ, кемдер физик яктан көчле, кайбер балаларда əхлакый-ихтыяри көч өстенлек итə. Психолог-галим Ирина Владимировна Дубровина хезмәтләреннән күренгәнчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесен –зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен –аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр, өченчесен исә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә. Психологлар сәләтле балаларга хас түбәндәге үзенчәлекләрне күрсәтәләр: югары дәрәҗәдәге фикерләү һәм интеллект, танып белүгә ихтыяҗ, бик яхшы хәтер, яхшы үскән сөйләм, сүзлек запасының күп булуы. Һəр балага шəхси якын килеп эшлəгəндə генə, аның үзенə генə хас булган үсеш дəрəҗəсе үзенчəлеклəрен, табигый мөмкинлеклəрен билгелəргə һəм сəлəтен ачарга мөмкин. Без баланың сəлəтен никадəр тизрəк күреп алабыз, үстерəбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгəн уңышларга ирешə алабыз һəм ул берничə өлкəдə үзенең талантын күрсəтə ала. Сəлəт, тумыштан килə торган сыйфат буларак та, үзенə юлны үзе ярып барырга мөмкин. К.Насыйри "Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин,аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора", - дигән.   Əмма шул ук вакытта тирə-юньдəге шартлар, мохит, тəрбия һəм укыту барышында туган эмоциональ-психологик эшчəнлек, физик һəм интеллектуаль əзерлек баладагы сəлəтнең үсешенə турыдан-туры тəэсир итə.   Димәк, бала никадәр бер эш белән никадәр җитди һәм эзлекле шөгыльләнсә, сәләте шулкадәр тиз ачыла, кызыксынучанлыгы тиз арта.
Сəлəтле баланың мөстəкыйль эшчəнлеге, ялгышлары-табышлары өлкəннəрнең теләктəшлек шартларында барырга тиеш. һəртөрле сəлəт иясе янында остаз, педагог булуы шарт. Әйтергә кирәк, һәр кешедә нинди дә булса сәләт “яшеренгән”. Кемдер сөйләргә оста, кемдер рәсем ясарга, кемдер музыкага һәвәс. Бөтен сәләтле бала да Ломоносов, Гагарин һәм башка күренекле шәхесләр дәрәҗәсенә җитмәскә дә мөмкин. Әмма  алар  үз мәктәбенең, я булмаса, авылының данын таныта алыр. Бик күп кенә шәхесләрнең авыл мәктәбендә, мохитендә тәрбияләнеп, талант орлыкларының нәкъ шул тирәлектә шытып чыгып, үсеп китүенә бер шигебез юк. Андый талантлы кешеләрнең саны бихисап: җөмһүриятебез Президентлары Минтимер Шәрип, Рөстәм Нургали уллары, Сара апа Садыйкова һәм башкалар. Авылдашыбыз Фивзат Миңлебай улы Гайсин — физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре, гади авыл баласы  югыйсә.
 Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин. Чыннан да, бүген һәр баланың сәләтен үстерү өчен мөмкинлекләр чиксез. Кайбер балалар, үзлегеннән рәсем ясарга өйрәнеп, мәктәп, район, республика күләмендә алдынгы урыннар яуларга мөмкин (мисал буларак, мәктәбебез укучысын атый алам, 6  нчы сыйныфка кадәр, укучыбыз беркайда да катнашмыйча, дәрескә килеп, укучыга тиешле таләпләрне үтәп йөрсә, көннәрдән бер көнне рәсем укытучысы, укучы кызның рәсемнәр ясау осталыгын ачыклап, аны мактап-үсендереп җибәрүе, аңа рәсемнәрне тагын да күбрәк, камилрәк ясарга этәргеч бирә. Бүгенге көндә Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумында белем ала. Ә кем белә, бәлки, бу укучыбыз киләчәктә танылган рәссам булып китәр). Кемнәрдер теге яки бу фән белән кызыксынып, төрле олимпиада, бәйгеләрдә катнашып, җиңүче дәрәҗәсенә җитә. Кайсылары, үзләренең кумиры итеп, спортсменнарга охшау теләге белән, теге яки бу түгәрәкләргә йөри башлый. Ә инде, остазы гел мактап, булдыра алмастай урыннарын аңлатып торса, бала үзендә булган сәләтне үстерүне дәвам итәчәк. Ян Амос Коменский  әйтүенчә: “Балаларда белемгә, укуга булган омтылышны барлык мөмкин булган ысуллар белән үстерергә кирәк.” Моның өчен, безгә, укытучыларга, заман талəбенә тугры калып, баланың табигать тарафыннан бирелгəн сəлəтен үстереп, аны иҗади шəхес итеп тəрбиялəү  шарт. Чөнки, талантлы яшьлəр – җəмгыятьнең төп байлыгы.

Гөлнар Мәхмүтгәрәй кызы Заһидуллина,


Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ