Логотип Магариф уку
Цитата:

Т. Миңнуллин ис. укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясе нәтиҗәләре билгеле булачак

26-27 мартта Казанда укытучылар һәм укучылар өчен күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин исемендәге конференция узачак. Конференция секцияләрендә чыгыш ясаучы укучылар, укытучылар һәм китапханәчел...

26-27 мартта Казанда укытучылар һәм укучылар өчен күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин исемендәге конференция узачак. Конференция секцияләрендә чыгыш ясаучы укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр исемлеге Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең сайтында һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайтында 14 мартта урнаштырылачак. 


Bez-nazvaniya


Чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Конференциядә 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Аларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә яшь категорияләре буенча кабул ителә (5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар). 


Конференция кысаларында дүрт номинация каралган:


1. Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән»,


 Журналистика. «Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала». 


2. Драматургия. «Театр яктылыкка, нурга илтә!..» Сәхнәләштерү.


3. Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш»,


4. «Утырып уйлар уйладым» (Укытучылар һәм китапханәчеләр номинациясе).


Бөтендөнья татар конгрессы сайтында конференциянең нигезләмәсе урнаштырылган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ