Укучылар туган телләр буенча республика олимпиадасында катнаша
«Дуслык» үзәгендә туган телләр буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы бара. Укучылар чуваш, мари һәм мордва телләре буенча сынау тота. Олимпиадада 100дән артык укучының катнашуы көтелә. Нә...
«Дуслык» үзәгендә туган телләр буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы бара. Укучылар чуваш, мари һәм мордва телләре буенча сынау тота. Олимпиадада 100дән артык укучының катнашуы көтелә. Нәтиҗәләре бүген билгеле булачак.
28 декабргә кадәр белгечләр чит телләр буенча олимпиадада көч сынашучы балаларны укытыр дип көтелә. Татарстанның төрле районнарыннан булган укучылар бөтенроссия ярышларына әзерләнәчәк.
25-30 декабрдә 4-7 сыйныф укучылары өчен махсус смена оештырыла.
Комментарийлар