Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларны җимлек ясарга өйрәтәбез

Көз дә акрынлап кышка авыша. Агачлар да алтын-сары күлмәкләрен салды. Беренче карлар да явып үтте. Җылы якта кышлаучы кошлар инде күптән ул тарафка кузгалды. Ә менә кышны туган якларында уздыручы кошл...

Көз дә акрынлап кышка авыша. Агачлар да алтын-сары күлмәкләрен салды. Беренче карлар да явып үтте. Җылы якта кышлаучы кошлар инде күптән ул тарафка кузгалды. Ә менә кышны туган якларында уздыручы кошлар (песнәкләр, купшы чыпчыклар, карабүрекләр, күкшәләр, чечетлар, урман чыпчыклары һ.б.) авылларга, кеше яши торган җирләргә килә башлады. Чөнки урманнарда-кырларда аларга инде ризык табу кыенлаша. Әлеге кошларга игътибар йөзеннән 12 ноябрьдә экологик бәйрәм – Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебезнең төрле почмакларында яшәүче ватандашларыбыз кошларны каршыларга әзерләнә: төрледән-төрле җимлекләр ясый, канатлы дусларыбызны сыйлар өчен ризыклар барлый.


Бу көн күптән түгел генә үткәрелә башласа да, ул үзенең тарихы белән элекке заманнарга барып тоташа. Халык сынамышлары буенча, нәкъ менә шушы вакытка песнәкләр, якынлашып килгән суыкларны сизеп, урманнардан кеше яши торган җирләргә күчеп килә һәм ярдәм өмет итә икән.


Күпчелек мәктәпләрдә дә хәзерге вакытта хезмәт укытучылары укучыларына җимлек ясау дәресләре үткәрәдер, мөгаен. Безнең журналны укучыбыз, хезмәт дәресе укытучысы Илсур әфәнде дә җимлек ясау буенча сезгә үзенең мастер-классын тәкъдим итә.


WhatsApp Image 2017-11-08 at 21.41.52 WhatsApp Image 2017-11-08 at 21.41.52 (1) WhatsApp Image 2017-11-08 at 21.41.51 WhatsApp Image 2017-11-08 at 21.41.51 (1)WhatsApp Image 2017-11-08 at 21.41.45


 Җимлекләрнең ниндиләрен генә ясамыйлар хәзер. Аларны кул астында булган гади генә әйберләрдән дә (тартма, шешә һ.б.) ясарга мөмкин.


Ф
Фото: ya-superpuper.com Фото: ya-superpuper.com

Мондый җимлекләрне әзерләү кыен түгел,  аларны балаларыгыз белән бергәләп ясарга мөмкин. Халык әйтмешли, “Эшләгәне кошларга булса, өйрәнгәне үзенә булыр”...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ! Мэктэптэн ой эше биргэннэр иде, идеягезне кулланырга булыр эле. Автор: Лилия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ