Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар арасында оештырылучы «Яшел бишек» бәйгесенә эшләр кабул итәбез!

Балаларда әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү, аларда табигатьнең бөтенлеге турында к...

Балаларда әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү, аларда табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру максатын күз уңында тотып, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә оештырылган «Яшел бишек» класстан тыш чаралар сценарийлары конкурсында катнашырга чакыра.


yashel-bishek-483x500 (1)


Конкурс Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче педагогик хезмәткәрләр өчен агымдагы елның 30 нчы июненә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгегә табигать белеме, әйләнә-тирә дөнья, биология, экология, география фәннәреннән заманча дәрес эшкәртмәләрен «Яшел бишек» тамгасы белән 420066 Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт; а/т 47 адресы буенча яки magarif-konkurs@bk.ru электрон почтасы аша юлларга кирәк. Эшләр бары тик magarif-uku.ru порталында урнаштырылган гариза һәм «Мәгариф» журналының басма вариантына яисә электрон версиясенә 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.


Конкурста I, II һәм III дәрәҗә дипломга ия булучыларга Конкурсны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Аларның язмалары «Мәгариф» журналының август санында һәм magarif-uku.ru порталындагы  онлайн-җыентыкта урын алачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ