Логотип Магариф уку
Цитата:

Ветераннар яшьләрне шаккаттырырга әзерләнә

Татарстан ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының «Балкыш» республика фестиваленә әзерлекләр башланды. Бу хакта әлеге фестивальга багышланган матбугат конференциясендә ТР Ветераннар берл...

Татарстан ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының «Балкыш» республика фестиваленә әзерлекләр башланды. Бу хакта әлеге фестивальга багышланган матбугат конференциясендә ТР Ветераннар берлеге рәисе Хәбир Иштирәков сөйләде. «Бүгенге көндә районнарда февраль-март айларында үтәчәк 1 этапка әзерлекләр бара. Икенче этап март-апрель айларында үтә. Ә йомгаклау этабы – гала-концерт май һәм октябрь айларында булыр дип көтелә. Чөнки быелгы фестиваль комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланачак, - дип белдерде ул.


WhatsApp Image 2017-12-21 at 12.21.05


Бу чараның максаты – күпмилләтле Татарстанда яшәүче өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу,  аны актив озын гомер, рухи үсеш өчен шартлар булдыруга юнәлдерү.


«Балкыш» фестивалендә республиканың һәр районы, һәр шәһәре катнаша ала. Чарада катнашучыларның саны елдан-ел арта. Мәсәлән, 2016 елда чарада 12 меңнән артык кеше катнашкан. Катнашучылар составы төрле: биредә татарлар, руслар да, чувашлар, марилар да, удмурт, мордва, украиннар да бар. Аларның репертуары халык җырларына һәм гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган музыкаль әсәрләргә бай.


«Фестивальдә төрле яшьтәге пенсионерлар катнаша. Бу исә чараның өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк булуын күрсәтә. Чөнки пенсиягә чыккач та, кеше шундук үз-үзенә бикләнмичә, иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнеп яшәргә тиеш», - дип, Хәбир Гәзиз улы «Балкыш» фестиваленең өлкән буын вәкилләре өчен файдалы чара булуын билгеләп үтте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ