Логотип Магариф уку
Цитата:

VII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында 500гә якын кеше катнаша

Казанның «Корстон» үзәгендә VII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышы башланып китте. Съезд эшчәнлегендә республика мәктәпләрендә белем бирүче татар теле укытучылары...

Казанның «Корстон» үзәгендә VII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышы башланып китте.


Съезд эшчәнлегендә республика мәктәпләрендә белем бирүче татар теле укытучылары, милли мәктәпләр җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары катнаша. Казан кунакларын Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сәламләде.


Бу минутларда педагогик съездның пленар утырышы бара. Зур һөнәри чарада катнашучыларны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.


Пленар утырыш барышында милли мәгариф  бурычлары, проблемалары һәм тәлапләре турында сөйләшәчәкләр. Татар телен саклап калу һәм үстерү методикалары тәкдим ителәчәк. Моннан тыш, югары уку йортларында милли кадрлар әзерләү турында бәян ителәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ