Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа елга бүләк белән» бәйгесе нәтиҗәләре игълан ителде

«Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь санында игълан ителгән «Яңа елга бүләк белән» бәйгесендә катнашкан һәм бәхет елмайган укучыларыбызны котладык. Редакциягә йөздән артык квитанция килде. Алдан хәбәр...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь санында игълан ителгән «Яңа елга бүләк белән» бәйгесендә катнашкан һәм бәхет елмайган укучыларыбызны котладык. Редакциягә йөздән артык квитанция килде. Алдан хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне 15 гыйнвар көнне туры эфирда Инстаграм челтәрендә журналыбызның рәсми төркемендә билгеләдек. Иң кызыгы шул: барабан әйләндереп ачыкланган дүрт бүләк иясенең өчесе Балтач районында яшәүче укучыларыбыз булып чыкты. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Балтач – журналыбызга языла торган иң актив районнарның берсе булып тора.
1маг 2маг 3маг
Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә: Балтачтан Галиева Ләйлә Рәдиф кызы – миксерга, Исрафилова Раиля Мөхәммәтфатыйх кызы – электр чәйнегенә, Хөсәенова Айгөл Марсель кызы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Ә иң төп бүләк – блендерны Казанның 18 гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы Нәсыйбуллина Гөлфия Рөстәм кызы кулланачак.
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Ә калган укучыларыбызга, күңелләрен төшермичә, журнал битләрендә игълан ителгән башка бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ