Логотип Магариф уку
Цитата:

“Зирәк бала”га “Зирәк остаз” кушылды

Татарстан укытучысының төп ярдәмчеләре булган “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының сайтлары magarif-uku.ru порталына берләштерелде. Хәзер инде сез, хөрмәтле коллегалар, шушы уртак электрон р...

Татарстан укытучысының төп ярдәмчеләре булган “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының сайтлары magarif-uku.ru порталына берләштерелде. Хәзер инде сез, хөрмәтле коллегалар, шушы уртак электрон ресурста берьюлы ике журналның яңалыклары, мәкаләләре һәм башка файдалы мәгълүмат белән таныша, татар басмаларының электрон версияләренә языла аласыз.


зирәк бала


Мәктәп укучылары һәм аларның җитәкчеләре яратып өлгергән “Зирәк бала” бәйгеләр марафоны да magarif-uku.ru порталына күчә. Шуның белән беррәттән укытучылар өчен дә “Зирәк остаз” бәйгеләр марафоны старт ала. Педагогларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан оештырылган “Зирәк остаз бәйгеләре мөгаллимнәребезнең төрле номинацияләр буенча иҗади эшләрен кабул итәчәк һәм бәяләячәк: "Әдәби иҗат һәм журналистика", "Рәсем", "Кул эшләнмәләре" (фотолар кабул ителә), "Вокаль һәм музыкаль иҗат" (видеоязмалар кабул ителә"), "Хореография  (видео кабул ителә)" "Актер осталыгы" (видеоязмалар җибәрелә), "Костюм", "Компьютер графикасы", "Сайт (блог)", "Робототехника һәм моделирование", "Проектлар, тикшеренүләр", "Профориентация", "Фото сәнгате", "Видео", "Дини культура", "Кроссворд", "Бакчачылык", "Биналарны, кишәрлекләрне җиһазландыру, ямьләндерү" (фотолар) һ.б.. Һәр катнашучыга электрон почтасына электрон документлар җибәрелә: номинацияләрдә җиңүче һәм лауреатлар – электрон дипломнар, катнашучылар электрон мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Катнашучы электрон документының басма дубликатына да заказ бирә ала.


logotype_zirek ostaz


“Зирәк бала”ның элекке кагыйдәләре буенча, конкурста катнашу бушлай иде, ләкин анда “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылучылар бер генә тапкыр катнаша алды. “Зирәк бала” һәм “Зирәк остаз” конкурсларының яңа шартлары буенча андый чикләү юк. Катнашучыларга хәзер бары тик кертем (оргвзнос) түләргә кирәк: "Зирәк бала"да - 130,00 сум (катнашу турында ике электрон документ җибәрелә), "Зирәк остаз"да - 100,00 сум (конкурста катнашу турында документ).


Түләү сайтта электрон формада (банк картасы, телефон яки электрон акчалар белән) башкарылгач та, сез бәйге сәхифәсенә эләгәсез һәм иҗади эшегезне редакциябезгә җибәрә аласыз. Кулланучыларга өстәмә уңайлыклар тудыру максатында, катнашучыларга үз анкеталарын һәм конкурс материалларын сайт аша гына да юллау мөмкинлеге тудырылды.


"Зирәк остаз" конкурсы турында тулырак


"Зирәк бала" конкурсы турында тулырак


Сораулар булса, е-mail: zirekbala@mail.ru буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ