Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәзер "Мәгариф" сайты аша татар журналларын укып була

Татар телле басмаларны яратып укыган, әмма почта бүлекчәсенә барып, милли матбугатны яздырып алырга җае булмаганнар өчен "Мәгариф" журналының рәсми сайты менә дигән мөмкинлекләр ача.Хәзер безнең сайт...

Татар телле басмаларны яратып укыган, әмма почта бүлекчәсенә барып, милли матбугатны яздырып алырга җае булмаганнар өчен "Мәгариф" журналының рәсми сайты менә дигән мөмкинлекләр ача.


Хәзер безнең сайт аша "Электронная подписка" бүлегендә "Мәгариф", "Мәгариф. Татар теле", "Гаилә һәм мәктәп" журналларыннан тыш, "Идел", "Сөембикә", "Ялкын", "Безнең мирас" журналларының электрон версияләренә язылып була. Беренчедән, электрон версияләргә язылу, басма матбугатка караганда, 25 процентка арзангарак төшә. Икенчедән, почтага барып, каталоглар актарып, чират торып вакыт әрәм булмый. Өченчедән, электрон версияләрне планшет, ноутбуклар аша укырга мөмкин. Юлда йөргәндә, бу бик уңайлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ