31 июль 2026 яңалыклары
-
Казанда Россия остаз-мәгърифәтчеләре форумы узачак
3 августтан 5 августка кадәр Казан Укытучылар Йортында Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең масштаблы форумы узачак. Чарага илнең 55 төбәгеннән 100 делегат җыелачак. Россия халыклары бердәмлеге елында форумның төп темасы цифрлы мохит шартларында педагогның мәгърифәтчелек эшчәнлеге булачак.
-
Татарстан командасы - «Профессионаллар» чемпионаты финалында
Татарстан командасы Калугада узачак «Профессионаллар» чемпионаты финалында 11 компетенция буенча ярышачак.
-
БДИны телдән
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 2030 елга тарих фәненнән БДИның телдән тапшыру моделен кертергә җыена.




