Журнал язмалары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Каһарманнар күңел түрендә
Казандагы 113 нче татар-рус мәктәбе ишегалдында Россия Герое Марат Әхмәтшинга куелган бюст ерактан ук үзенә тартып тора. Бу татар каһарманы ни өчен шушы мәйданда урын алган, аның мәктәп белән нинди бәйләнеше бар? Мәктәпкә беренче тапкыр килгән бала һәм ата-аналар күңелендә шундый сорау туа торгандыр. Шушы ук герой исемен йөрткән белем йорты Лаеш районы Атабай авылында да бар бит әле. Бер каһарманга шундый олы хөрмәт ни өчен бирелә икән дип тә уйлап куясың.
-
Мәчкәрәдә сәүдәгәр Үтәмешев мәчетенә кабаттан ай куелды
Кукмара районының Мәчкәрә авылы Совет чорына кадәр үк иң укымышлы һәм эшкә оста халык яшәгән төбәк буларак тарихка кереп калган. Алар арасында Үтәмешевләр укымышлы, оста сәүдәгәрләр һәм җитештерү тармагын үстерүдә зур өлеш керткән нәсел буларак аерым урын алып тора. Аларның нәселендә Габденнасыйр хәзрәт Курсави, күренекле язучы Чыңгыз Айтматов кебек шәхесләрне дә очратырга мөмкин. 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев авылда беренче Җәмигъ мәчетен төзетә. Кирпечтән, ике катлы итеп төзелгән Аллаһ йорты диварларыннан әле дә булса шул чорның сулышы сизелеп тора, бизәкләре дә сакланып калган. Совет чорында манарасы киселеп, үзе башка максатларда кулланылган бинага XXI гасырга аяк баскач, яңа сулыш өрергә тырышып караганнар. Әмма ахырга кадәр җиткерергә халыкның хәленнән килми, элеккеге кебек байлары да табылмый. Халкыбызның мәдәни архитектура һәйкәле булган бу мәчетне кабат тергезү эшенә 2022 елда ныклап торып керешәләр. Бу – хөкүмәт дәрәҗәсендәге мөһим эшкә әверелгән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мордваларда – Балтай бәйрәме
Без Россия халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган мәкаләләр циклын дәвам итәбез. Бу юлы укучыларыбыз өчен мордва халкының милли бәйрәме – Балтай турында язма әзерләдек. Кемнәр соң ул мордвалар? Мордвалар, башлыча, Мордовия Республикасында, Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче фин-угор халкы. Алар, нигездә, православие динен тота, ләкин хәзер дә алар арасында кайбер мәҗүси ышанулар, ырымнар һәм йолалар бар.
-
Гаилә – туганнар гына түгел, дуслар да ул!
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин күкрәктән чыккан бәрхет тавышка ия. Чын ирләр тавышы белән җырлаучы сәхнәдә һәм иҗатта гына түгел, ә гаилә башлыгы буларак та күпләргә үрнәк булып тора. Хатыны Юлия белән тормыш арбасын бергә җигелеп тарталар, бер-берләрен тулыландырып, өч бала тәрбиялиләр.
-
Сөмбелә өйрәсе куе була
Сөмбелә ул – көзге уңышны җыеп алганнан соң уздырыла торган халкыбызның борынгы бәйрәме. Безнең бабаларыбызда, игенчелек белән шөгыльләнгән башка халыклардагы кебек, Уңыш бәйрәме булган. Татарларда ул «Сөмбелә» дип йөртелгән.
-
«Мәгариф»леләр Яңа Кенәр мәктәбендә
Яңа Кенәр мәктәбендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәләхетдинов һәм «Мәгариф» журналы редакциясе журналистлары белән очрашу узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Семык бәйрәме
Без Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицияләренә багышланган язмалар сериясен дәвам итәбез. Җәй якынлаша, димәк, тиздән Татарстан Республикасында бәйрәмнәр вакыты җитә. Нәкъ менә русларның Каравон бәйрәменнән соң мари милләтенең Семык дип исемләнгән милли бәйрәме узачак. Быел «Семык» 15 июньдә Татарстанның Мамадыш районы, Зур Шыя авылында үтәр дип көтелә.
-
Урамда буран дулый
Татарстан кече һәм урта бизнес ассоциациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе, башкаручы директоры, ТР җәмәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркеме әгъзасы, «Rite Pro» IT компаниясен оештыручы һәм аны үстерүгә зур көч куйган шәхес иде ул. Алтынчы дистәне тутырып килүче, типсә тимер өзәрлек ир-егет – Наил Галиевне искә алу кичәсендә элеккеге хезмәттәшләре, якыннары аның белән бергәләп башкарган эшләрне, ул узган юлны олы сәхнәдән торып бәян иттеләр. Аның хөрмәтенә җырлар башкарылды. Кеше китә, җыры кала, дип язучы Мөхәммәт Мәһдиев Наил кебекләр турында әйткән. Ул нәкъ шундый затлардан булган. Махсус хәрби операциядә катнашып, 2024 елның 20 гыйнварында ак кар өстендә каны тамган Наил Камил улы хәзер җир куенында. Кыю ил сакчысын, альбомындагы фотосурәтләр һәм һәлак булганнан соң гаиләсенә тапшырылган «Батырлык» ордены хәтерләтә. Боларны беркайчан да күңелдән сызып ташлап булмый, буыннан-буынга күчә торган рәхмәт белән тулы хәтер сандыгы ул. Бу очрашуда шуны барлап утырабыз.
-
Мари йолалары ни сөйли?
Киләчәк буынны борынгылар тәҗрибәсенә, милли традицияләргә нигезләнеп тәрбияләргә кирәк дигән фикердә марилар. Форсатны да кулдан ычкындырмыйлар – фольклор, уен, әкият, хәтта махсус фестивальләр аша балаларны тарихка җәлеп итә беләләр.
-
Тамчыгөл: «Сәнгать аша телгә өйрәтәм»
«Сим, сим», «Йолдызлы җыр», «Кызыл карлар» кебек җырлары белән татар эстрадасында популярлык казанган җырчы Тамчыгөл сәхнәдән юкка чыгуын тамашачылар сизеп алгандыр. «Кая югалды?» дип кызыксынучы укучыларыбыз өчен Тамчыгөл Камаева эстрадада карьера төзүгә караганда, балаларга белем бирү омтылышы көчлерәк булуы турында сөйләде.
-
Питер татарлары
Татар аяк басмаган җир юктыр инде бу дөньяда. Төньяк башкала саналган Санкт-Петербург та искәрмә түгел. Питердагы татар яшьләренең ана телебезне, мәдәниятебезне саклап калу юлында башкарган эшләре байтак. Тәрбиянең бер ысулы шул түгелме?
-
Каюм Насыйри турында кызыклы 14 факт
«Гаилә һәм мәктәп» журналында яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Татар иҗтимагый фикерен формалаштыруда, милләтне алгарышка илтүдә, рухи үсешкә ирешүдә мәгърифәтчеләрнең урыны һәм өлеше биниһая зур. Без аларның күркәм эшчәнлеген, тормыш юлларын, иҗатлары һәм мирасларын ачыклап, замана укучысына ирештерүне кирәк таптык. Татар милләтендә алар күп булган. Без белгәннәре фәкать урта гасырлардан башлап кына билгеле. Милли җирлекне, атаклы шәхесләребезне оныттырмау максатыннан, әлеге сәхифәбез файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүгенге героебыз – галим, педагог, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри.
-
Мәктәпсез тормыш
Бүген тормышыбызны мәктәпсез күз алдына китерү кыен. 7 яше тулдымы, күпчелек балалар гыйлем йорты бусагасын атлап кереп, анда 9–11 елын уздыра. Әмма соңгы вакытта балага белем бирү функциясен дәүләт кулларына тапшырмыйча, әлеге бурычны үз өстенә алган ата-аналар күбәя. Күнегелгән гадәтләргә каршы чыгып, “гаиләдә белем алу” формасын сайлаучыларның елдан-ел артуына заманча карашлы ата-аналар сөенеп туя алмый. Мәгариф өлкәсе вәкилләре исә моңа шактый тискәре караш белдерә.
-
Каз өмәсе
Ноябрь аенда Мөслим районында дүртенче тапкыр Бөтенроссия «Каз өмәсе 2024» фестивале гөрли. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чарага каз йолку буенча гына түгел, чигү, сый әзерләү, мендәр тутыру, картина ясау, видеоролик төшерү һ.б. шундый күпкырлы талантларга ия осталар җыела. Фестиваль кысаларында шәҗәрәләр дә барлана. Ә бит барысы да гап-гади каздан башлана!
-
Очучыдан галимлеккә илткән юл
Котлыйбыз! 50 ел дәвамында педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова – «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы өчен дә көтеп алынган остаз. Ул – «Авыл укытучысы» бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе. Без аны олы юбилее белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иман байлыгы, имин, озын гомер телибез!