Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру әлегә мөмкин булмаячак

Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеге турында сөйләргә иртәрәк. Бу хакта бүген Республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгендә узган 2016 ел йомгакларына багышланган матбугат кон...

Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеге турында сөйләргә иртәрәк. Бу хакта бүген Республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгендә узган 2016 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.


 

Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру әлегә мөмкин булмаячак. «Бу сорау буенча мөрәҗәгатьләр күп килде, суд процесслары да булды», - дип белдерде ул.


Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов та Энгель Фәттаховның сүзен җөпләп, бу сорауның еш бирелүен билгеләп узды. «Минемчә, безгә бөтен игътибарны бу сорауга юнәлдерү кирәкми. 9 нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру хокукы бар. Заманында, 2009 елда, БДИ татар телендә булып карады, әмма анда сораулар күп иде. Аларның берсе – шушы документларның бөтен ил вузларында кабул ителүе. Ә ул вакытта алар Татарстан территориясендә генә кабул ителә иде. Укучыларыбызның көндәшлеккә сәләтлелеген киметәбез булып чыга», - дип белдерде Илдар Мөхәммәтов.



Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә федераль үзәк белән эш, һичшиксез, дәвам иттереләчәк. Ә хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр алдында милли мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханны туган телендә тапшыра алу бурычы куела, ди ул. «Без моңа технологик яктан әзер. Бүген заявкалар җыела, бу балаларны әзерләү эше алып барыла, БДИ өчен каралган барлык 8 предмет буенча биремнәрнең ачык базасы формалаштырыла. Һәр предмет буенча быелгы демо-версияләрдән кала, тагын 1 әр мең төрле типтагы биремнәр булачак. Шуңа күрә хәзер төп бурыч – мәктәпләрнең дөрес итеп заявкалар җыеп, балаларны татар телендә төп имтиханны бирүгә әзерләү. Шактый күп бала төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга әзер булганын аңлагач, аннары соң инде татар телендә бердәм дәүләт имтиханы турында да сүз алып барып булачак. Әмма бу катлаулы бурыч, ул берничә тапкыр күтәрелде, ләкин федераль үзәк белән әле ахыргача эшләп бетерелмәгән», - дип белдерде Илдар Мөхәммәтов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ