"Гаилә һәм мәктәп" журналының март саны (2026 ел)
«Гаилә һәм мәктәп» журналының март саны Мөхлисә Буби шигаре белән гүзәл затларыбызга багышланды.
- Горур татар кызы Өммегөлсем Камалова-Акчуринаның Чистайдагы дәвамчылары тарих барлый.
- Гомер буе үз куллары белән матурлык тудыручы оста Ләйлә Галимованың, аның шәкертләренең уңыш тарихы һәм фирганә брошкасы ясау буенча осталык дәресе иҗади дөньяга тарта.
- Нәфис гимнастикада спорт остасы исеменә лаек чемпион кызларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында әниләре сөйли.
- Спорт мәктәбендәге 145 җайдакның җидесе генә – малай, калганнар кызлар икән! Нәфис җайдаклар белән таныштырабыз.
- «Бичура төенчеге» сәхифәсендәге Убыр да хатын-кыз булып күз алдына килә.
- Барлык язмаларда тормыш үзе: алиментлар, җенси тәрбия, вирусларны аерырга өйрәнәбез, үпкәләүче әти-әниләр, смартфон тотып үскән балаларның сөйләм үзенчәлекләре турында сөйләшәбез.
- Тышлык геройлары Флүзә һәм Алмаз Миргаязовлар күптән түгел улларын өйләндереп, тормыштагы үзгәрешләр белән уртаклаша. Режиссёр Илдар Ягъфәров белән нәсел силсиләсен сүтәбез.
Язылыгыз, укыгыз! «Гаилә һәм мәктәп» - әтиләр һәм әниләр журналы!





Комментарийлар