Марат Әхмәтов «Тукай йолдызлыгы» конкурсында җиңүчеләрне котлады
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Конкурска йөздән артык гариза кабул ителгән.
Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады. Ул үз чыгышында татар халкының рухи байлыгына һәм мәгърифәт традицияләренә басым ясады, Тукай мирасына тугрылык саклауның әһәмиятен билгеләп үтте.
«Поэма» һәм «Шигырьләр шәлкеме» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителде. «Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә беренче урынны Ләйсән Гатина яулады, икенче урынга Айрат Суфиянов лаек булды, өченче урынны Рәмис Аймәт алды. «Поэма» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом Лилия Гыйбадуллинага тапшырылды, икенче урын Лениза Вәлиевага, өченче урын Хәбир Ибраһимга бирелде.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин чыгыш ясады. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиягә әлеге конкурсны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.





Комментарийлар