«Туган тел» җыены пленар утырышы узды
Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышы узды. Чарада төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 800 укытучы катнашты. Форум туган телләрне саклау, үстерү һәм яшь буынга аны тапшыру мәсьәләләренә багышланган мөһим мәйданчыкка әверелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
– 175 милләт вәкиле яшәүче Татарстанда динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, Сабантуйларын матур итеп үткәреп, менә шулай күпмилләтле республикада яшәүче халкыбызга без бик рәхмәтле, – диде ул.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләү сүзләрен җиткерде.
Форум барышында туган телләрне саклау һәм үстерүдә мәгариф системасының әһәмияте дә аерым ассызыкланды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында әлеге юнәлештә системалы эш алып барылуын билгеләп үтте.
Телне саклау мәсьәләсендә әлифбаның роле дә игътибар үзәгендә булды.
«Әлифбабызны милли-мәдәни мирас дәрәҗәсенә күтәрү Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен аеруча әһәмияткә ия. Ул безгә телне өйрәтүдә ышанычлы терәк булачак,
– дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Форум кысаларында укытучыларның һөнәри казанышлары да югары бәяләнде. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучысы – 2025» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе – Казан шәһәре 146 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Марат кызы Мөхәммәтова. Ул яшь укытучылар өчен ачылган мөмкинлекләр, һөнәри бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Яшь белгечләргә карата өметләр дә зур.
«Яшь туган тел укытучысы мәктәпкә яңа сулыш өрә торган йолдыз кебек. Ул – укыту процессына яңалык кертүче, дәресләрне заманча оештыручы белгеч».
Форум катнашучылары фикеренчә, мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр тудыру һәм милли мәгарифне үстерү өчен ныклы нигез булып тора. Туган телне саклау ул – бары тик укытучылар гына түгел, ә бөтен җәмгыять алдында торган мөһим бурыч.





Комментарийлар