17 апрель 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов «Тукай йолдызлыгы» конкурсында җиңүчеләрне котлады
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Конкурска йөздән артык гариза кабул ителгән.
-
Насыйри һәм Фәхреддин лауреатлары
Быелгы Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддинов исемендәге республика премияләре лауреатлары билгеле булды.
-
«Барда гимназиясе егете Нәргиз Монасыйпов Габдулла Тукай иҗатына багышланган интеллектуаль уен әзерләде
Пермь краеның Барда округында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе укучысы Нәргиз Монасыйпов үзенең активлыгы һәм милли мәдәнияткә булган кызыксынуы белән аерылып тора. 11 нче сыйныфта белем алучы егет татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен әзерләгән.
-
«Туган тел» җыены пленар утырышы узды
Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышы узды. Чарада төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 800 укытучы катнашты. Форум туган телләрне саклау, үстерү һәм яшь буынга аны тапшыру мәсьәләләренә багышланган мөһим мәйданчыкка әверелде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Янгынга каршы режим
25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә.
-
Казанда «Дөньякүләм «Туган тел» җыены» уза
15–17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә «Дөньякүләм «Туган тел» җыены» уза. Бу зур чарада төрле төбәкләрдән сигез йөзләп кунак катнаша. Җыенга Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан, Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән дә делегатлар килделәр.




