«Әдәби лото» дидактик уены
Бу уен татар милли геройлары иҗаты белән таныштыру аша балаларда туган илгә карата мәхәббәт уяту максатын күздә тота.

Фәридә Хафизова,
Балтач районының 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: татар милли геройлары иҗаты белән таныштыру аша балаларда «Туган илгә карата мәхәббәт» кыйммәтенә нигез салу.
Белем бирү бурычы: балаларда Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әнәс Кари тормышлары Һәм иҗатлары турында күзаллау формалаштыру. Әсәрләр буенча сорауларга җавап бирү, эчтәлекләрен сөйли белү күнекмәләрен үстерү.
Үстерү бурычлары: балаларның сүз байлыгын баету һәм активлаштыру, гади диалог күнекмәләрен формалаштыру, күрү һәм ишетү сәләтләрен, игътибарны һәм хәтерне үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда күренекле фронтовик шагыйрьләрнең (язучыларның) иҗатына кызыксыну тәрбияләү. Туган якка карата горурлык хисе уяту.
Уен тасвирламасы:
Уен 5-7 яшьлек балалар өчен тәкъдим ителә. Уен рәсемле алты зур карточка һәм 18 кечкенә рәсемле карточкадан тәшкил. Өч зур карточкада алты рәсемле ячейка, өчесендә - ячейкаларда QR код төшерелгән. Рәсемнәрдә Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әнәс Кари әсәрләренә иллюстрацияләр сүрәтләнгән.
Уен кагыйдәләре:
Уенны берничә вариантта оештырып була.
Беренче вариант. Балаларга зур карточкалар таратыла. Шагыйрьнең (язучының) фотосүрәте капланган була. Балалар зур карточканың ячейкаларында сүрәтләнгән иллюстрацияләр нинди әсәргә караганын әйтеп чыгалар. Тәрбияче әсәр эчтәлеге буенча сораулар бирергә мөмкин. Балалар үзләренең карточкаларында сүрәтләнгән иллюстрацияләрне авторын ачыклагач, фотосүрәт ачыла. Кайсы бала беренче булып фотосүрәтне ача, шул җиңүче булып санала.
Икенче вариант. Уенда өч яисә алты бала катнаша ала. Уйнаучылар зур карталарны алалар. Алып баручы чиратлап кечкенә карталарны алып, башка уенда катнашучыларга күрсәтә. Күрсәтелгән карточкага ия булган катнашучы әсәр исемен һәм авторын әйтеп карточканы үзенә ала. Зур рәсемле карточканы беренче булып каплап бетергән бала (ике бала) җиңүче бу лып санала. Уен белән танышканда, алып баручы тәрбияче булырга мөмкин. Соңрак балалар мөстәкыйль рәвештә уйныйлар.
Өченче вариант. Балаларга рәсемле зур карточкалар таратыла. Кечкенә карточкалар өстәл уртасында. Тәрбияче үзенә QR код сүрәтләнгән карточкаларны ала. Ул телефон ярдәмендә QR кодны ачып, язучының (шагыйрьнең) әсәреннән бер өзек укый. Балалар өзек нинди әсәрдән икәнлеген танып, авторның исемен әйтергә тиеш булалар. Карточкасында укылган әсәргә караган иллюстрациясе булган бала туры килгән рәсемне өстәл уртасыннан ала һәм үзендә каплап куя. Ялгышмыйча җавап биргән бала җиңүче булып санала.
Кулланылган әдәбият:
- Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әтиәниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 201 — 560 б.
- «Куаныч» - «Радость познания» мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк белем программасы. Казан: Татар балалар нәшрияты, 2023. - 250 бит.
- Федеральная образовательная программа дошкольного образования. – М.: ТЦ Сфера, 202- 208 с.: табл. (Правовая библиотека образования).
- http://tatarmultfilm.ru/cartoons/zilantovy-skazk






Комментарийлар