Түбән Камада перинаталь үзәк корпусын ачтылар
Түбән Камада, капиталь ремонттан соң, перинаталь үзәкнең Б корпусын ачу тантанасы узды, дип хәбәр итә «Реальное время».
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, үзәктә шәһәрдә яшәүче хатын-кызларга гына түгел, ә Кама Аръягының 20 районыннан килгән пациентларга да хезмәт күрсәтелә. Ел саен биредә 2 меңгә якын бала дөньяга килә.
Ремонт барышында үзәк заманча җиһазландырылган: бала тудыру заллары, палаталар, операция һәм диагностика кабинетлары яңартылган. Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан ремонт өчен 300 миллион сум һәм заманча медицина җиһазлары сатып алуга 70 миллион сум акча бүлеп бирелгән.





Комментарийлар