"Мәгариф" журналының март саны (2026 ел)
Яңа санның төп темалары:
- «Физмат алгарыш» проекты. Бу өлкәдә профильле булмаган уку йортлары өчен нәтиҗәле кораллар.
- Бердәм дәүләт имтиханы – рус теленнән төп үзгәрешләр. Әлеге фәннән имтихан комиссиясе рәисе фикерләре.
- Алдынгылар хәрәкәте – эксперт сүзе.
- Гарәп телен белү – заман таләбе. Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә гарәп телен икенче чит тел буларак кертү юнәлешендә эш башланды.
- Мультфильмнар ясау ярдәмендә туган телне өйрәнүгә мотивация үстерү.
- Бармак очларындагы дөнья: авторлык сенсомотор уеннары.
- Химия фәнен укытуда фәнни хезмәттәшлек.
- Татарстанның педагогик кластеры: «Укучыдан укытучыга» күчү формуласы.
- Актаныш районы мөгаллимнәре презентациясе.
- Фоат Галимуллинга 85 яшь.
- Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә турында сез белмәгән фактлар.
- «Мәгариф» журналы һәм Галимҗан Ибраһимов.
«Мәгариф» журналының март ае санында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга, кызыклы фикерләр белән танышырга мөмкин. Безнең белән булыгыз!





Комментарийлар