Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә автобуста Казанга килергә мөмкинме?

Әлбәттә, килергә мөмкин. Әмма... кайберәүләргә игътибарсызлыклары аркасында сират күперен кичәргә дә туры килүе бар. Шундый аңлашылмаучанлык очракларын булдырмау һәм бу көннәрдә Казанга сәфәргә җыенга...

Әлбәттә, килергә мөмкин. Әмма... кайберәүләргә игътибарсызлыклары аркасында сират күперен кичәргә дә туры килүе бар. Шундый аңлашылмаучанлык очракларын булдырмау һәм бу көннәрдә Казанга сәфәргә җыенганнарга төшендерү максатыннан бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә республикабызның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белгечләре катнашында узган матбугат конференциясендә нәкъ менә  шул хакта журналистларга мәгълүмат җиткерелде.
X58A2731
фото:http://www.tatar-inform.ru

Чыннан да, Россия Президенты Указы нигезендә футбол буенча дөнья чемпионаты үтәсе унбер шәһәрдә, шул исәптән Казанда, быелның 1 июненнән 17 июленә кадәр көчәйтелгән иминлек чаралары гамәлдә, ягъни кайбер төр транспорт чараларына, аерым алганда автобусларга башкалабызга керү чикләнә. Тик бу Казандагы дүрт автовокзалдан китүче регуляр маршрут  автобусларына кагылмый. Әйтик, Чаллыдан яки Нурлаттан килүче маршрут автобусларына утырганнар бернинди тоткарлыксыз Казан автовокзалына кадәр  бара алачак. Ә инде «заказной», вахта, «экскурсионный» автобуслар, индивидуаль эшмәкәрләр карамагындагы микроавтобусларга җентекле тикшерү узарга туры киләчәк. Автобуслар Казанга бары тик өч яктан – Мамадыш тракты, Оренбург тракты һәм Горький шоссесы аша гына үтә ала. Ә анда – контроль-тикшерү пунктлары, документларыңны, автобусыңның төзеклеген җиде кат энә күзеннән тикшерәчәкләр. Хәтта яннарында этләре дә булачак.  Автобус «ЭРА-ГЛОНАСС» системасына караган аппаратура белән җиһазланганмы, автобус йөртүченең белдерү хаты – уведомлениесе бармы? Әгәр дә шул таләпләргә җавап бирми икөн, автобуска Казанга керәсе урынга кире борылып китәргә туры киләчәк.  Шуңа да микроавтобусларга утырып йөрергә гадәтләнгәннәр чемпинат барган көннәрдә андый автобус диспетчерларыннан: «Автобусыгызның Казанга кереп йөрергә рөхсәт кәгазе бармы?» – дип сорарга онытмасыннар иде.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ