Логотип Магариф уку
Цитата:

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Казанда үткән Туган тел форумында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүләкләде.Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә 1600...

Казанда үткән Туган тел форумында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүләкләде.IMG_0336


Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә 1600 дән артык иҗади эш кабул иткәннәр. Аеруча Казан, Арча, Балтач, Аксубай һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Моннан тыш, бәйгедә Россиянең 14 төбәгендә яшәүче укучылар да катнашкан.


Гран-при иясе булып Чистай шәһәре укучысы —Илүсә Гатауллина. «Илһам»да беренче урынны Таңсылу Хафизова (Актаныш), Эльмира Хәбибуллина (Балык Бистәсе), Ләйлә Алимбикова (Аксубай), Гүзәл Мәҗитова (Балтач), Нияз Хөснуллин (Казан), Рамазан Әхмәдуллин (Казан), Зәлия Гыйниятова (Саба), Рәзил Сәмигуллин (Казан), Эльвина Иванова (Балтач), Алия Сабирова (Арча) яуладылар.


Искәртеп үтик, бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ