Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең яңа санында: татар теле язмышы, 100 еллык мәктәп, Питрәч районы мәгарифе

Әле кайчан гына яңа елга планнар корып, өметләр баглап 2017 елны башлаган идек, инде журналыбызның быелгы соңгы санын типографиягә тапшырдык.«Мәгариф» журналының декабрь санын баш мөхәррир С.Таишеваны...

Әле кайчан гына яңа елга планнар корып, өметләр баглап 2017 елны башлаган идек, инде журналыбызның быелгы соңгы санын типографиягә тапшырдык.


«Мәгариф» журналының декабрь санын баш мөхәррир С.Таишеваның кереш сүзе ачып җибәрә.


Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, 100 еллык юбилеен билгеләп үткән Шәле мәктәбенең директоры Минзифа Хасанова белән әңгәмәләр басмада лаеклы урын алганнар.IMG_6059-2


«Татар теле: кичә, бүген, иртәгә - теле юкның иле бармы?!» тупламасы  2017 елда татар телен укыту тирәсендәге вазгыятькә күзәтү булып тора.  Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә 3 февральдә «Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты» буенча узган республика  киңәшмәсе елны ачып җибәрсә, 29 ноябрьдә Дәүләт Советы утырышында татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турындагы карар белән елны төгәллибез. Менә шушы ике дата арасында татар телен укыту буенча ниндирәк игътибарга лаеклы вакыйгалар булган, тупламага барысы да кергән.


«Мәгариф» журналының декабрь санында, мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган иң көчле дәрес эшкәртмәләре урын ала. Шулар арасыннан Чирмешән районы, Чирмешән лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гакилә Нуртдинованың шагыйрь Зөлфәт иҗатын өйрәнүгә багышланган XI сыйныфлар өчен татар әдәбияты дәресе, Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризәлә Сәлахованың Туфан Миңнуллинның драматургиясенә багышланган дәрестән тыш эшчәнлек өчен эшкәртмәсен, Мамадыш районы Урта Кирмән  урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты Ринат Хәйруллинның күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап әзерләгән “Мәрҗанидә – кунакта” дип исемләнгән кичә сценарие аерым урын алып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ